- 05.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №22 (30 май)
- Рубрика: Иманга юл
Алабуга шәһәрендәге «Җәмигъ» мәчетендә бер төркем мәктәп балаларының намаз укырга җыенуын күргәч, сөйләшеп алырга булдым. «Мин – Ансаф Климов, 1нче гимназия – Милли белем бирү үзәгенең 3нче «Б» сыйныфында укыйм, – дип сөйләп китте араларыннан берсе. – Мәчеткә балалар бакчасыннан ук әтием Абдулвәли һәм әнием Фәридә белән килә башладым. Алар уразага кергәч, мин дә читтә калмадым. Безнең сыйныфтан Сәлсәбил, Мәдинә, Исламия, Билаллар да бу изге гамәлгә кушылдылар. Сыйныф җитәкчебез Илмира Зиннатуллинаның бу изге ай турында безгә аңлатуы, җиткерә алуы сәбәп булгандыр инде… Мондагы өстәлләр тәм-томнардан сыгылып тора, ризыклары бик тәмле була. Тик безне икенче нәрсә дә борчый әле: көн дә 250-300 кешегә кайдан ризык табып бетерәләр икән, дип кенә баш ватабыз. Ак яулыклы апаларның һәм оештыручы агайларның көндәлек хезмәтенә кат-кат баш ияргә генә кала. Аларның хезмәтен ясап алып килгән рәсемнәребездә чагылдырырга тырыштык.
Әле бүген гимназия стадионында көндез минифутбол уйнаган идек, ышанмассыз, дистәгә якын туп кертә алдым. Әллә артык сыйлануның көче тидеме, әллә Аллаһның миңа үз рәхмәтен җиткерүнең бер төре булдымы бу?»
Авыз ачу вакыты якынлашкач, нәни дин әһелләрен фотосурәткә төшереп алырга булдым. Берәм-берәм исемнәрен атарга да онытмадылар. Ясин, Фәрит, Ансаф, Билал, Тимур, Ямин һәм Исмәгыйльләр. Табын артында район мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов үзләренә тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде. Июль аеннан 9-13 яшьлекләргә «Урман әкияте» ял итү базасында түләүле атналык савыктыру-ял итү чарасы оештырылачак. Балаларга үзара якыннан танышырга, ислам дине белән тирәннән кызыксынырга бөтен шартлар да каралачак. Кызыксынган кешегә тулы мәгълүмат мәчетләрдә бар.
Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,
Алабуга шәһәре

Комментарии