- 05.04.2022
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2022, №12 (30 март)
- Рубрика: Иманга юл
Бары тик хатын-кызлар һәм балалар өчен. 27нче март көнне Казанның «Туган авылым» ресторанында узган хәләл-маркетның таләбе әнә шундый иде. 14нче тапкыр үткәрелә торган әлеге чара хатын-кызлар һәм балалар өчен ял итү урынына әверелде. Монда хәләл продукция генә сатып алырга түгел, вакытны да файдалы итеп үткәрергә мөмкин булды. Чарада без дә катнашып кайттык.
Көннең бераз яңгырлы булуына карамастан, «Туган авылым»а халык агыла. Ресторан ишеге төбенә килеп җиткәч, ир-атлар туктап, хатынын һәм балаларын эчкә кертеп җибәрә дә, үзләре Туган авылым комплексы территориясен әйләнергә китә. «Ярый әле ир-егет түгелмен, юкса мине дә кертмәсләр иде», – дигән уй белән, мин дә ресторан эченә юнәлдем.
Әлеге хәләл ярминкәне Русия мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе һәм «Туган авылым» милли комплексы оештыра.
«Очрашуларда һәркем ни белән шөгыльләнүе турында сөйли. Бу әйберләрне күрәсе, тотып карыйсы, ризыкларны ашап карыйсы да килә бит. Хәләл ярминкә оештыру идеясе шулай барлыкка килде», – дип сөйли ярминкәне оештыручыларның берсе Гүзәл Абдрафикова.
– Аллаһка шөкер, ярминкәдә катнашырга теләк белдерүчеләр күп. Бүген бирегә 30лап хатын-кыз эшмәкәр килде. Катнашучылар саны күп булса да, бер-берсен кабатлаган товарлар юк. Монда китаплар, милли чигүле киемнәр, сөлгеләр, кул эшләнмәләре, җиләк-җимешләр, натураль хәләл продукция һәм башкалар тәкъдим ителгән. Ярминкәгә Саба, Мәскәү, Чаллы, Уфа һәм башка төбәкләрдән килүчеләр бар. Аларның барысы да бушлай хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, ярминкәдә катнашучыларны яулык бәйләү, табиб белән әңгәмә һәм башка кызыклы мастер-класслар да көтә. Ризыкларның барысын да татып карау мөмкинлеге бар, – дип дәвам итте ул сүзен. – Монда килгән хатын-кызлар вакытны бушка әрәм итмичә ял итеп кайтып китәргә тиеш. Алар дөнья мәшәкате турында уйлап, тормышның матурлыгын күрмиләр, шуны исләренә төшерергә кирәк. Гүзәл затлар үзләрен иркен, ышанычлы һәм уңайлы хис итсен өчен биредә ир затларының булмавы мөһим. Ярминкәдә яулыклар, эчке киемнәр, табигый косметика, кул эшләнмәләре, калфак, түштамга, алкалар да сатыла.
Газета укучылары хәләл ярминкәләр белән яхшы таныш. Ел саен август аенда үткәрелә торган «Печән базары» турында язып торабыз. Әмма бу ярминкәнең төп үзенчәлеге бар: эшмәкәрләр алган табыш «Зәкәт» хәйрия фондына юнәләчәк. Моннан тыш, ярминкәдә 4800 сумлык товар сатып алсаң, сиңа бүләк тә бирелә. Товарларның бик очсыз булмавын исәпкә алсак, бирегә килгән берәүнең дә буш кул белән чыгып киткәне булмады. Алмыйм, дип кергән кеше дә, китап булса да тотып чыгып китте. Ярминкәнең беренче ноктасы булып урнашкан китап сатучылар яныннан тиз генә үтеп китеп булмый шул.
Монда балалар, өлкәннәр, урта яшьтәгеләр өчен дә китаплар тәкъдим ителә. «Сабантуй», «Салават күпере» журналларыннан тыш, «Күңелле әлифба», «Гарәпчә укырга өйрәнәм» ише китапларны очратырга мөмкин. Аларның барысы да балалар өчен кызыклы итеп эшләнелгән – төсләре һәм рәсемнәре күзгә ташланып тора.
Ярминкәнең төп өлешендә сату гөрли. Һәркем продукцияне авыз итеп карый. Әнә тегендә берәү яулык сайлап маташа, икенчесе – баллы ризыклардан авыз итә. Шунда юнәлдем.
Казанда яшәүче Эльмира ханым Мөбәрәкшина инде бишенче ел хәләл тортлар ясау белән шөгыльләнә. Декрет ялында беренче тапкыр ясаган тортын әле дә хәтерли ул. Башта дус-ишләргә, туган-тумача, күршегә пешерсә, хәзер исә күп кенә туй һәм никах мәҗлесләрен дә нәкъ менә ул әзерләгән тортлар бизи. «Сатып алучылар күп, зарланмыйм», – ди ул.
– Ассортимент зур. Торт, капкейк, «пирожное» кебек тәм-томнар да ясыйм. Ләкин соңгы арада ПП-тортлар сорап алучылар күбәйде. Дөрес итеп тукланучылар өчен махсус рәвештә шикәрсез пешерелә торган торт ул. Аны сораучылар күп, – дип елмая Эльмира.
Ә менә икенче бер ноктада кунакларны мөселман курчаклары сәламли. Аларның авторы – Байлар Сабасыннан килгән Эльвира Галиева. Кулдан ясалган курчаклар соңгы арада бик популярлашты. Аны сатып алучылар да, ясаучылар саны да артканнан-арта бара. Курчакны балалар гына түгел, өлкән яшьтәгеләр дә ярата икән. Баксаң, курчак уйнар өчен генә түгел, йортны, бүлмәне бизәр өчен дә кулланыла. Эльвира ясаган һәр курчакның үз исеме дә бар. Һәркайсына җанын да, тәнен дә биреп эшли ул.
– Һәр курчакта татар хатын-кызларының матурлыгын гәүдәләндерергә тырышам. Берсенә 19нчы гасыр азагы – 20нче гасыр башы татар хатын-кызларына хас сыйфатларны салдым. Ул аның киемендә чагылыш таба, – дип уртаклашты ул. Аның курчаклары аллергия бирми торган трикотаждан эшләнә, курчакны тышлау өчен холоффайбер кулланыла икән.
Ярминкәдә бары тик натураль продукция тәкъдим ителә. Йомырка дисеңме, каймак, сыер мае дисеңме – бар да бар. Теләгең булса, сыер сөтен генә түгел, кәҗә сөтен дә татып карый аласың. Монысын Казан янындагы Петровский бистәсеннән килгән Инцалия Хәйруллинна тәкъдим итә.


Инцалия ире Гадел белән әле бик яшьләр, 22не генә йомгаклыйлар. Моңа да карамастан, кәҗәләр үстереп, продукциясен шәһәр халкына сату белән шөгыльләнәләр.
– Иремнең туган көненә өч ел элек кәҗә бүләк иттеләр. Ул гастриттан интегә иде, шуңа да табиблар кәҗә сөте файдалы булыр дигән киңәш бирделәр. Бер ел эчендә кәҗәләр саны 30га җитте, – дип көлә Инцалия.
Кәҗәләренең күбесе – Заанен, ә берничәсе кушылган токымлы. Кайберәүләр кәҗәнең исен, сөтен яратмый. Сөттән дә, малның үзеннән дә ис килмәсен өчен аларны бәрән вакыттан ук дөрес тәрбияләү кирәк. Хәйруллиннар гаиләсе шулай эшли дә. Аларның продукциясен бер тапкыр сатып алган кеше кабат әйләнеп кайта. Күпләр: «Сөттән дә, майдан да бернинди ис тә, тәм дә килми», – дип шатландыра аларны. Хәйруллиннар кәҗәләренә кукуруз, люцерна, арпа, солы, ел әйләнәсе яшелчә ашата. Кәҗәләр өчен җәй аенда ук себеркеләр бәйләп куя. Хәзерге вакытта алар көнгә
Эшмәкәрләр арасында мөселман булмаган хатын-кызлар да бар. Мәскәүдән килгән Олеся Проскура – шундыйларның берсе. Ул үз кулы белән алка, йөзекләр ясый. Моның өчен натураль ташлар куллана. «Миңа монда булу бик ошый. Чакырулары өчен рәхмәт. Монда һәркем тигез, сатып алучылар күп. Бу тәҗрибә белән уртаклашу да дияр идем», – дип аңлата ул монда килүен.
Хәләл соклар, открытка, матур кием-салым, дини китаплар, яулык, бизәнгечләр, хәләл камыр ризыклары, казылык – барысын да ресторанның беренче катында узган ярминкәдә табарга мөмкин. Ләкин иң «тәмлесе» икенче катта көтә икән. Нәкъ монда кызыклы уеннар оештырыла. Әйтик, «Сабыйлар» үзәге балаларга шаурма, тәмле печенье ясау мөмкинлеге тудырды. Теләге булганнар балалар тренеры булып эшләүче Ләйлә Мәрдәнова белән берлектә бер сәгать дәвамында гимнастика белән шөгыльләнде. Шул арада җырчы Гүзәлем матур итеп яулык бәйләү серләре белән бүлеште. «Минем яулык бәйләгәнемә өч елдан артты. Хәзер яшьләр арасында да матур итеп яулык бөркәнеп йөрүчеләр күп – монысы сөендерә», – диде ул.
Мондагы тәм-томнардан авыз итмичә, матур һәм уңайлы яулык сатып алмыйча, татар хатын-кызларының нинди булырга тиешлеген аңламыйча бер генә кунак та китмәгәндер. Моннан тыш, тәҗрибәле табиб-терапевт Наилә ханым Төхватуллина чыгышын тыңлау мөмкинлегенә дә ия булдылар. Хәләл маркетка килүчеләр тарафыннан мохтаҗлар өчен кием җыю да оештырылды. Саваплы да, файдалы да, бай эчтәлекле әлеге ярминкә көтеп алына торган бәйрәм итеп кабул ителә. Нәкъ менә хәләл-маркетка дип Казанга якын урнашкан районнардан ук килгәннәр иде. Ул иртәнге 10нан кичке 7гә кадәр дәвам итсә дә, җитми калды, дип өйләренә таралучылар табылды.
Ярминкәнең тагын бер төп үзенчәлеге – Рамазан ае тематикасына зур урын бирелү. Оештыручылар берничә атна элек балалар өчен конкурс та игълан иткән. Рамазан ае – синең өчен нинди ай, дигән сорауга җавап итеп, рәсем ясап алып килгән һәр баланы бүләк көтте. Бу балаларны кызыксындыру һәм ошбу изге ай белән якыннан таныштыру мөмкинлеге дә.
Хәләл маркет инде 14нче тапкыр үткәрелсә дә, әлеге чаралар бер-берсен кабатламый. Оештыручылар аны гел файдалырак һәм күңеллерәк итеп үткәрергә тырыша... һәм моңа ирешә дә. Ярминкәгә килгән хатын-кызларның йөзендә балкыган елмаюдан бу бик аңлашыла. Өстәвенә, Рамазан аена кергәндә, шундый саваплы эшкә һәркем үз өлешен кертә ала – монысы үзе бер шатлык. Гүзәл Абдрафикова әйтмешли: «15нче хәләл ярминкәдә күрешергә насыйп булсын!».
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии