«Өч көннән артык кунак булу – әдәпсезлек»

«Өч көннән артык кунак булу – әдәпсезлек»

Татар халкы элек-электән үзенең кунакчыллыгы белән аерылып торган. Кунак итү ислам динендә дә саваплы гамәлләрдән санала. Күпләр кунак килгәнен өнәп бетермәсә дә, кунакның дәрәҗәсе бик зур. Ни өчен шулай? Гомумән, кунак итү һәм кунак булуның нинди таләпләре бар? Бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән әңгәмә кордык.

– Рөстәм хәзрәт, мөселман кешесе өчен кунак кем ул?

– Рәсүлебез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә болай дигән: «Кем Кыямәт көненә һәм Раббыбыз Аллага ышана, кунакны хөрмәт итсен». Кунак – Аллаһының бүләге һәм бәрәкәте. Аның дәрәҗәсе турында язылган риваятьләр дә бик күп. Мәсәлән, кунак сөюче Ибраһим пәйгамбәр турында сөйләшик. Дөньяда иң беренче мәртәбә кунакларны кабул итү нәкъ менә Ибраһим галәйһиссәламнән башланган.

Ибраһим пәйгамбәр кунаклар килгәнен яраткан, кунак килмәгән көнне ашын да ашамас булган. Өйләдә пешкән ашны да кунакка дип саклаган. Әгәр ике-өч көн кунак килми торса:

– И, Раббым, миңа ни булды, ни килде – миңа кунак бирмәдең, – дия торган була.

Менә беркөнне кунак килә. Ибраһим галәйһиссәлам аңа:

– Син нинди дин тотасың? – дигән.

– Мин мәҗүси яһүдмен.

– Алай булса, сине кунак итү юк, синең динең башка икән.

Кунак өйдән чыгып барганда, Аллаһы Тәгаләдән: «Йә, Ибраһим! Син ни өчен ул бәндәне кунак итмәдең? Мин бит аны сиңа җибәреп, ризыгын синең кулыңда кылдым. Син аңа һич-ни бирмәдең!» – дип хәбәр килгән.

Ибраһим галәйһиссәлам торып, кунак артыннан йөгергән:

– Зинһар, борыл! – дигән, әмма кунак борылмаган. – Ике дөя бирәм! – дигән, кунак борылмаган. Ахырда: – Йөз дөя бирәм, зинһар, борыл! – дигән.

– Бу ни хәл инде? Башта кунак итмәдең, инде хәзер йөз дөя бирмәкче буласың? – дип аптыраган кунак.

– Аллаһы Тәгалә мине ачуланды, – дип җавап кайтарган Ибраһим галәйһиссәлам.

– Синең Тәңрең яхшы Алла икән. Дошман мәҗүси өчен хәтта дустын да ачулана, – дигән.

Моннан күренгәнчә, кунак килү зур дәрәҗә. Кунак өйгә килгәндә, йорттан кайгы-хәсрәт, пычрак, төрле зәхмәтләр китә. Шуңа күрә кунак итү бик саваплы эш. Әгәр йортка күптән кунак килгәне юк икән, бу очракта йортка бәрәкәт килми дип уйларга мөмкин.

– Кунак итү вакыты өч көн, диләр. Ни өчен өч кенә?

– Өч көн эчендә кунак кеше кунак була. Ә аннары ул кунак булудан туктый. Элек әти-әниләр дә: «Өч көн кунак булганнан соң, ул кешене эшләтеп була», дип әйтә иде. Кунакка игътибар, тәрбия, ризык кирәк. Чит кешенең гаиләдә өч көннән артык торуы хуҗага зыян сала. Әйтик, кунак булып, хуҗаларның эшен өч көнгә туктатып торырга да мөмкин. Бу – әдәпсезлек, билгеле.

– Кунак булсаң – тыйнак бул дип әйтәләр. Димәк, кунакка карата да таләпләр бар?

– Таләпләр бик күп. Кунак итүче кунакны яратса, яратмаса да тиешенчә кунак итәргә, хөрмәт белән каршы алырга тиеш. Кунак булганыннан канәгать калырга һәм хуҗаны борчымаска тиеш.

– Кунак килә дип, халык туй табыннары әзерли хәзер. Ә кемнеңдер андый мөмкинлеге булмаса нишләргә?

– Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) дә кунаклар килгән. Ул хатынына «нәрсә бар, шуны чыгар», дия торган була. Кайвакытта табынга куярга бернәрсәләре булмаган. Бу очракта Рәсүлебез кунакларны бер-ике хөрмә белән булса да сыйлаган. Юрганга карап, аякны сузу дигән әйтем бар халыкта. Шуннан чыгып эш итәргә кирәк. Табынга әллә нинди ризыклар тутыру, исраф итү кирәкмәс. Үзебез нәрсә ашыйбыз, шуны табынга чыгарыйк, шуны әзерлик.

– Кунакны каршы алганда, озатканда күрешү, үбешү гадәте бар. Бу мөселманнарга хасмы?

– Мөселманнарда мондый гадәт бар. Әлегә вирус булу сәбәпле, мәчеттә дә күрешмәскә киңәш итәләр. Әмма якын туганыбыз булганда күрешү, кочаклашу рөхсәт ителә. Әйтик, әби-бабаең, әти-әниең, бертуганнарың белән кочаклашу ярый. Ә туганнан туганнарың, аларның ирләре, хатыннары белән кочаклашу гөнаһ санала. Кунакка барганда да, дин кануннарын истән чыгармасак иде.

– Хушлашканда «күрешеп тормыйбыз» диләр. Бу мөселман гадәтеме?

– Бу күрше милләт гадәтедер, чөнки мөселманнар элек-электән күрешеп килгән, күрешеп киткән. Рәсүлебез (с.г.в.) дә һәрчак күрешкән. Әйтик, ике кеше бергә барып, юлларын агач киссә, ягъни бер кеше агачның бер ягыннан икенчесе икенче ягыннан үтә икән, күрешеп, «әссәләмүгаләйкүм» дип әйтсеннәр дигән. Саубуллашканда да хушлашу булырга тиеш.

– Элек кешенең иң зур кунагы күршесе булган. Хәзер якын туганнарын да кунак итмиләр. Бу нидән шулай икән?

– Күрше хакы – Алла хакы, дибез. Рәсүлебездән берәү: «Күрше ул күпме, ничә өй?», – дип сораган. «Уңга-сулга, артка-алга кырыгышар йорт», – дип җавап кайтарган. Моны бер авыл дип карарга мөмкин. Электән шулай булган. Якын туганың белмәгән әйберне дә күрше белгән. Хәзер кеше үзгәрде, кыргыйланды. Лифтта барганда да исәнләшмиләр, шәһәр фатирларында күршесенең кем икәнен белмиләр дә.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

ФИКЕР

Җырчы Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА:

– Мин кунакларны яратам. Аларга табын әзерләү процессы, кызыклы, җанлы әңгәмә – барысы да ошый. Бергә җыелып, гәпләшеп алу, тәмле ризыклардан авыз итү күңелгә рәхәтлек бирә. Кунакларны беркайчан да буш табын белән каршылаган юк. Алдан ук әзерләнәм, билгеле. Моннан тыш, үзем дә кунакка йөрергә яратам. Чакырган җиргә барабыз.

Шагыйрә Гөлүсә ШАҺБАН:

– Чакырган җиргә йөрергә тырышабыз. Анда буш кул белән бармыйбыз. Ләкин үзем кунак итәргә күбрәк яратам. Тыгыз эш вакытында килсәләр дә, эш булмаган вакытта килсәләр дә, кунак кунак булудан туктамый, аларга якты йөз күрсәтәбез. Безнең ишекнең бу ягына атлаган кеше кунакка әверелә. Ул үз кешебез була. Әгәр дә кунаклар алдан сөйләшеп килсәләр, әзерләнәм. Ул вакытта гөбәдия пешерәм, йорт токмачы җәеп аш куям, милли ризыклар әзерлим. Кунакларны яратабыз.

Җырчы Люция МУСИНА:

– Кунакларны кабул итәргә дә, кунакка йөрергә дә яратабыз. Бу табын артында аралашу чарасы бит. Телефоннан сөйләшкәнче бергә җыелып, бер чокыр чәй эчүгә ни тора. Кунаклар килгәндә, хуҗабикә өчен иң мөһиме – мул табын әзерләү.

РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге язма вирус сәбәпле киеренкелек туып өлгермәгән вакытта әзерләнгән иде. 30нчы марттан өйдә генә утыру кануны эшли башлады. Әлеге канунга буйсынсак иде. Афәт белән көрәшергә табибларга без бары тик менә шулай аралашмый торып, барлык саклану чараларын күреп кенә ярдәм итә алабыз. Битлекләрдән йөрик, якыннарыбыз белән әлегә телефон аша гына аралашыйк. Исән-имин булыйк. Аллаһы Тәгалә бу сынауларны җиңел кичерергә насыйп итсә иде.

Комментарии