МӨФТИЯТКӘ АЧЫК ХАТ!

МӨФТИЯТКӘ АЧЫК ХАТ!

Бисмилләһир-рахманир-рахим.

Хөрмәтле Камил хәзрәт һәм мөфтият әгъзалары!

Без – Буа шәһәре мөселманнары – бүгенге көндә күңелебезне борчыган, динебез, милләтебез, үсеп килүче яшь буын өчен аяныч булган хәлне чишүдә ярдәм итүне сорап, шушы аша мөрәҗәгать итәбез. Аллаһы Тәгалә Сезгә дә, безгә дә туры юлны күрсәтеп, гаделлек белән уртак фикергә килә алырбыз, дип ышанабыз.

Безнең Буа шәһәре, элек-электән мәчетләре, мәдрәсәсе, уңган-тырыш халкы белән данлыклы. Күпләргә мәгълүм мәдрәсәдә тирән белем алып, югары әхлакка ия булган мөгаллимнәр хезмәт иттеләр һәм үзләре кебек үк алмаш тәрбияли алдылар. Тик Илдус Фәиз мәдрәсә җитәкчесе итеп Рәшит Маликовны билгеләгән көннән башлап хәлләр тискәре якка юнәлеш алды: укытучылар эштән сөрелсәләр, шәкертләр 10нан да артмый. «Көтүчесе нинди, көтүе дә шундый»га әйләнде. Кайчандыр гөрләп эшләп килгән мәдрәсә бүген буш. Рәшит Маликов тарафыннан бер яхшы якка үзгәреш, яңалык кертелмәде, алга китеш юк.

Килегез, тикшерегез, халык белән очрашып сөйләшегез – барысы да ачыкланыр. Милләтебезнең, динебезнең киләчәге – яшьләрдә. Мәчет-мәдрәсәләребез яшьләрне дингә өйрәтергә, укыту-тәрбия эшен башкаруга менә дигән итеп көйләнгән булырга тиеш. Бу эшнең нәтиҗәлелеге аның җитәкчесенең тырышлыгына, намусына, кальбенә бәйле. Үзе гыйлемсез булса да, укыта белүчеләрне табып, өйрәтергә тиеш ул. «Мулласына күрә мәхәлләсе», ди халык. Йөрми ул бүген мәчеткә, сәдакасын да бирми, байлар да ярдәм итүдән туктады. Шәкертләр ризыгы – бәрәңге череп ята.

Элек эшләп киткән мәдрәсә җитәкчеләре рөхсәте белән, мәдрәсә җирлегендә берничә буш бүлмәдә 4 ел дәвамында «мәктәпкәчә яшьтәге балаларны вакытлыча калдырып тору төркеме» уңышлы гына эшләп килде. Аның эшчәнлеге хакында мөфтияттә дә, президент аппаратында да, мәгариф министрлыгында да беләләр иде. Аңа бер кисәтү ясаучы яки ризасызлык белдерүче булмады. Бу төркем әти-әниләр, иганәчеләр һәм сәдака хисабына көн күрде. Уйнарга уенчык, шөгыльләнергә әсбаплар булдырылды, саф һавада уйнау һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык эшләнде. Мәдрәсә фондыннан бер сум да акча тотылмады! 3-7 яшькә кадәрле 30 бала шушында һәм әхлак тәрбиясе алды, укырга, язарга гына өйрәнеп калмыйча, Коръән сүрәләрен дә ятладылар. Нәни баланың дога ятлап кайтып, ата-анасын дәгъватлавы – Аллаһының рәхмәте! Буада күпләр балалары аша исламга килде. Баласын шушы төркемгә урнаштыру өчен бүген күпме гаилә урын көтә. Әмма Рәшиткә бу ошамый. Эшли башлаганының беренче көнендә үк, «Нәрсәгә бу төркем, туктатырга кирәк эшчәнлеген», дип каршы чыкты. Ата-аналарның хәләл акчасына сатып алынган һәр әйбергә (карават, урын-җир, стена сәгате һ.б.) мәдрәсә мөхерен сукты. «Тиясе булмагыз, бу – мәдрәсә мөлкәте!» – дип янады. Хәрәм белән хәләлне аерырга аңа бәлки мөфтият ярдәм итәр?! Ул алдымы соң боларны, ул оештырдымы бу төркемне?

Изображение удалено.

Илдус Фәиз Буа мәдрәсәсенә килгәч, бу төркемне күреп, шаклар катып: «Нигә кирәк сезгә бу балалар төркеме? Хәләл ашыйлар дисезме? Я, әйтегез, кайсыгыз хәләл ашап үскән?» – дип дулады. Бүгенге җәмгыятебездәге бөтен фаҗига – хәрәм ризык, әхлаксызлык, динсезлек, денсезлек нәтиҗәсе.

23 март көнне Буа мәдрәсәсендә мөселман кардәшләр бергә җыелып, «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны вакытлыча калдырып тору төркеме»нең эшчәнлеген алга таба дәвам итү хакында мәдрәсә җитәкчелеге белән фикер алышып, үзара килешү төзү өчен җыелыштык. Чөнки әлеге эшне дәвам итү өчен район хакимияте дә ризалык бирде. Бездән аны дөрес итеп закон нигезендә рәсмиләштерү генә таләп ителде. Ә моның өчен гариза язарга һәм Рәшит Маликовның ризалык белдереп кул куюы кирәк иде. Ул имзасын куюдан катгый рәвештә баш тартты: «Мөфтият рөхсәт бирми, кул куймаска кушты», – дип халык алдында чыгыш ясады. Бу чыннан да Сезнең тарафтан бирелгән фәрманмы, яки Сезнең исемгә яла ягу гынамы?

Камил хәзрәт! Татарстан бүгенге дөньяга мөселманнар арасында булып узган төрле җәнҗаллары белән дә танылды. Исламга, мөселманнарга карата халыкта каршылыклы фикерләр барлыкка килде. Дин белгечләренә, имамнарга ышану, аларга хөрмәт көннән-көн кими, юкка чыга бара. Инде Рәшит ишеләре Сезнең исемнән халык алдына чыгыш ясыйлар. Кирәкме мондый фетнә, җәнҗал чыгаручылар, динне пычратучылар? Килегез, тикшерегез һәм безгә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен ярдәм итегез!

Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп кылган изге эшләребез, иншәәАллаһ бу дөньяда да, ахирәттә дә үзебезгә әйләнеп кайтыр.

Гәүһәр ҖИҺАНША.

Буа шәһәре.

Редакциядән. Бу хатны алган көнне үк Буа халкының бу аһ-зарын мөфтияткә җиткердек. Икенче көнне үк голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров редакциягә шалтыратты һәм диния нәзарәтенең мөселман ата-аналарга, балаларга ярдәм итәчәген белдерде. «Бу бакча эшләүдән туктамас дип өметләнәбез, күз уңыннан ычкындырмыйбыз», – дип белдерде ул. Моны мөфтияттә уңай үзгәрешләр башланды дип бәялибез. Аллаһы боерса, Татарстаныбызда дин өлкәсендә янәдән тынычлык урнашыр дип өметләнәбез.

Комментарии