Дин тотумы, әллә күңел бозыклыгымы?

Күбебезнең гаиләләренә катнаш мәсьәләсе кагылган бу заманда кайсы гына өлкәсендә нинди генә күңелсез хәлләр килеп чыкмасын, без аны бер үк дәрәҗәдәге кызыксыну, борчылу хисләре белән кабул итәбез, минемчә. Мәсәлән, «Пусси Райот» төркеменең чиркәүдәге «чыгыш»ыннан соң минем үземә дә кем белән генә сөйләшергә, аңлашырга туры килмәгәндер. Билгеле инде, ул сөйләшүләрнең һәркайсында да диярлек, әңгәмәдәшләремнең күбесе әлеге төркемне гаепләргә ашыктылар, чөнки күбебез өчен тирәннән уйлап, фикер йөртүгә караганда каршылыклы нәрсәләрне шулай хәл итү җиңелрәк. Шундый сөйләшүләрнең берсендә улымның да, чын күңелдән ышанып тоткан, хәзер инде вафат әбисен искә алып: «Әгәр шундый хәл мәчеттә булган булса, дәү әни аны ничек кичергән булыр иде икән? Мөгаен, ул да нык борчылган булыр иде бит», – диеп, минем фикеремнең үзенеке белән бертөрле булуына өметләнеп, кабат-кабат бу турыда сүз кузгатканы күңелемә уелып калды. Хәер, әңгәмәдәшләремә дә, улыма да җавабым күптән әзер иде инде, чөнки әниемнең тотуы, Аллаһыга ышануы ниндидер аерым бер хәлгә, кемнеңдер үзен кайда ничек тотуына һич бәйләнмәгән иде. Ул бары тик үз күңеленең чиста булуы өчен генә тырышты, изгелеген дә, гыйбадәтен дә шуның өчен генә кыла иде… Мәчеттә, чиркәүдә булган хәлләрне тотучылар түгел, мәчет, чиркәү үзләре хәл итәргә тиеш бит. Әниемнең дә фикере нәкъ шундый булганлыгына минем һич шигем юк.

Гомумән, чын күңелдән ышанып, дин тотучылар, минемчә, беркайчан да тавыш-гауга чыгарып, кирәкмәгәнгә тыкшынып йөрмиләр. Шундыйлардан мөселманнарны гына түгел, башка диндәге кешеләрнең дә бик күпләрен беләм. Әле бала чагымда Казанга яңа гына күченеп килгән әниемнең урыс милләтендәге күршебез белән аралашканын хәтерлим. Әнием яшь булса да, ул чакта ук, догаларын укып, сәдакасын биреп тора, ә күрше апа исә, әниемнән олырак, инде чиркәүгә дә йөри иде. Әнием бер авыз урысча, күрше апа бер авыз татарча белмиләр, шуңа карамастан, алар бер-берсен бик яхшы аңлыйлар иде. Бу нәрсә минем өчен һич аңлый алмаслык бер табышмак булган булса, әнием өчен гаҗәеп табигый, гадәти хәл иде. Озак еллар бергә яшәп, әнием аның белән урысча сөйләшергә өйрәнде. Күршебез дә, бәлки, сәясәт башка төрле булса, татарча сөйләшкән булыр иде, тик, нишлисең, заманы шундый иде бит… Әле иң әһәмиятлесе, әниемнең мөселманлыгында, күршебезнең христианлыгында аларның һич эше юк, ул турыда алар бары үзләре генә белә иде.

Бүген исә бөтенләй башка хәл. Дин тотучылар, чын-чынлап диннең нигезе белән танышырга, дини кануннарның ни икәнлегенә дә төшенергә өлгермиләр, бу турыда тизрәк бөтен кешегә белдерергә ашыгалар, хәтта, үзләренең дин тотуларын башкалар каршында өстенлек итеп күрсәтергә тырышалар. Ә катнаш никахлы гаиләләрдә инде бу нәрсә тагын да кискенрәк төс ала.

Мин белгән шундый гаиләләрнең берсендә ана кеше, кызын чукындырып, үзара үпкәләшү китереп чыгарган иде. Инде кызы үсеп җитеп, чибәр дә, акыллы да, «иң әһәмиятлесе», бай да булган татар егетен очратып, Кол Шәриф мәчетендә никахлашып кияүгә чыкты. Бүтән диндәге ана кеше дә, бер дә авырсынмыйча, ак яулыклар ябынып, мәчеттә өстәл әзерләп йөрде. Теге вакытта ашыгыбрак баласын чукындырганын онытмагандыр ул, билгеле, тик, бай егетләр көн саен очрап тормый бит! Күбрәк шул турыда уйланды бугай татар егетенә чыгып, үзе дә рәхәттә яшәп алган хатын. Ә теге чакта иренең туганнары ризалыгын алу турында ул уйлап та карамаган иде…

Мин, үзгәрешләр башлангач та, кешеләрнең кинәт кенә шулай дингә тартылуына шикләнеп карый идем, чөнки дин тоту ул чакта модага кереп баручы бер хәл булып китте. Шул мода артыннан куучылар һәм заманга яраклашучылар исәбенә динчеләр саны артты да бугай инде. Кызганыч, мин искә алып үткән кызның татар әбисе генә гүр иясе булып өлгерде, югыйсә хәзер ул шатланып, тынычланып киткән булыр иде. Тик, әлеге парларга һәм шуларга охшаш башкаларга карап, үз күңелемдә һаман да ниндидер борчулы шик йөри. Яшьләр кирәгеннән артык байлыкка, акчага омтылган бу заманда, тагын берәр сәбәп чыгып, мин искә алган кызның тормышында барысы да башка якка үзгәрмәсме икән? Җиңел генә никахлашырга риза булган чукындырылган һәм шуның аркасында, хәтта, исеме дә үзгәртелгән кыз, вакытлыча читкә куеп торган тәресен алып, яңадан муенына такмасмы икән соң? Дингә шундый җиңел карашы кызның күңел бозыклыгына таба юнәлеш алуы түгелме икән? Аның тормыш юлында монысыннан да «уңышлырак» башка диндәге ир-ат очрарга да мөмкин бит…

Әлфия ФАЗЛЫЕВА.

Комментарии