МИТИНГ: КЕМГӘ НИ КИРӘК?!

МИТИНГ: КЕМГӘ НИ КИРӘК?!

Узган җомгада Г. Камал исемендәге театр каршында узган 400ләп кешене җыйды. Җыенны оештыручылар, Татарстанда мөселманнарның хокукы кысыла, шуңа ризасызлык белдерәбез, ди. Әйтергә кирәк, митингта яңгыраган чыгышларда дини киеренкелек кенә түгел, милли мәсьәләләр дә үзәктә иде. Җыелган халык хакимиятне дин эшләренә, Диния нәзарәте эшенә тыкшынуда, 13 апрельдә сайлау Корылтаен Мөфтият уставын бозып үткәрүдә гаепли, шулай ук мәйдан Яңа Чишмә башлыгы Вячеслав Козловның әлегәчә эшеннән алынмавы өчен дә борчыла.

Динчеләргә ярдәмгә милләтчеләр килде:

– Безнең бу мәйданда әйтелгән фикерләребезне ил башлыклары колагына ирештерсәң иде, йә Раббым! Мөселманнарга карата золым кылмау­ларын, гадел гамәлләрен тормышка ашырсаң иде, йә Раббым, – дип догалы-мөрәҗәгать белән башланып китте митинг.

Әлеге җыенны оештырып йөрүче, Нурулла мәчете имам-хатыйбы, элекке мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллин митингка ТИҮ () вәкилләрен чакырды. Шуңа да, митинг үзенең дини-милли эчтәлектәге чыгышы белән истә калган:

– Бүген ислам дине үсә, Чечня, Дагыстан мисалларын китереп, аның үсешен туктатырга кирәк, диләр, – дип чыгыш ясый Габдулла Галиуллин. – Хәтта мөселманнарга чукынырга да тәкъдим булды. Шул вакытта гына Русиядә тынычлык була, имеш. Без бит килмешәкләр түгел! Милләтебезне саклар өчен тел, дәүләт, дин юллары буенча барабыз. Телебезне бетерергә бик тырышалар – чараларын да таптылар: мәктәпләрне ябалар. Дәүләтебезне бетерергә тырышалар, аңа да юл бар. Әгәр элек Президентны халык сайлаган булса, хәзер аны Мәскәүдән билгелиләр. Татар­стан дәүләтен бөтенләй бетерү теләге белән яналар, хәтта Президент сүзен дә юкка чыгармакчы булалар. Хәзер татар милләтен һәм дәүләтен саклап калуның бер генә юлы – дин калды.

Габдулла Галиуллин ислам диненә каршы көрәшнең ысулларын күрсәтүне дәвам итеп, коммунистлар вакытындагы 36-37 еллар килеп җитүенә ишарәләде. “Бөтен имамнарны, галимнәрне юк иттеләр. Бүген дә ислам дине үсешен туктатыр өчен абруйлы, белемле имамнарны вазыйфаларыннан ала башладылар. Татар халкы үсешен туктатыр өчен җаен таптылар”, – ди ул.

“Козлов эшеннән китсен!”

Җыенда милли мәгариф язмышына да зур игътибар бирелде. ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт Чаллының 29нчы татар гимназиясенә ябылу куркынычы янавын, (Идел буе) федераль университетында татар факторы кимүен, гомумән, КДУны татар милләтен юк итәр өчен КФУга әйләндерелүен бәян итте.

Бу җыенда Чаллыда яшәүче язучылар , Айдар Хәлим чыгыш ясарга тиеш булган. Әмма авырып китү сәбәпле, килә алмаганнар. ТИҮ рәисе Рафис Кашапов, мөселманнарга сәясәттә уянырга, милли мәгарифне сакларга өндәде. Әмма иң көчлесе: Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козловны эшеннән алу буенча үткәрелгән тавыш бирү манзарасы. Җыенда катнашучыларның күпчелеге Козловны эшеннән китүен яклап чыкты. Яңа Чишмә районы башлыгы белдерүләре, аның яулык ябуны тыярга маташуы дәүләтнең дин эшләренә тыгылуының бер дәлиле дип аңлатыла. Antiksenofobia.ru сәхифәсендә инде Козловка каршы протест 1 меңнән артык тавыш җыйды. Әмма динчеләр дә, милләтчеләр дә бу кешенең һаман да район башлыгы булып калуына аптырый. Алар фикеренчә, Татарстан дәүләте шушы гамәле белән үзенең чын йөзен ачып бирә.

Рәшидә абыстай да митингка килгән иде.

– Иншалла, безнең Президентларыбыз һәм башкалар да ислам диненә зәгыйфьлек китермәс, дип өмет итеп калам. Митингка чыгу минем өчен бер дәва булды, – дип сөйләде элекке мөфти Госман Исхакыйның әнисе Рәшидә абыстай Исхакый.

Элекке мөфти кайда?

Госман хәзрәт турында сүз чыккач, әйтергә кирәктер, ул мөфтилек вазыйфасыннан баш тартуга, чит илгә, гарәп илләренә очты. Хәзер исә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Кувейтта яшәп ята, Татарстанда Корыл­тайлар узып, тынычлык урнашкач кына кайтырга җыена ди.

Бүген кызык та, кызганыч та парадокс күзәтелә: Госман Исхакыйның мөфтилек вакытында аны да даими тәнкыйтьләп тордылар. Бигрәк тә, милли зыялылар өчен ул “милләтсез динче” рәвешен алып йөрде. Милли хәрәкәт өчен мөфти милли үзаңлы булырга тиеш иде. Менә шуңа ирешелде: – “милләтле мөфти”, әмма баксаң, элек шул ук Госман хәзрәтне тәнкыйтьләгән кешеләр: “Ул безнең чын мөфтиебез иде”, – кебегрәк фикер белдерә.

Нинди бәя бирергә дә белмим, әмма мантыйкка сыймаган гамәлләр ташу кебек арта бара. Шул ук районының элекке мөхтәсибе Фидәил Җәруллаһ та “Безнең гәҗит” газетасының интернет сәхифәсендә русча сөйләргә кирәк, дип белдерә. Белмим, Теләчедә русча кемгә кирәк икән?! Шул ук вакытта миллилекне инкарь итүче ваһһабчылыкны милләтчеләр яклап чыгып, үзләренә каршы киләләр.

Изображение удалено.

“13 апрельгә билгеләнгән Корылтайны үткәрмәскә!”

Җыелган халык, Габдулла Галиуллин тәкъдиме белән резолюция кабул итеп, республика хакимиятеннән мөселманнарның хокукларын яклауны һәм башка хата җибәрмәвен таләп итте. Беренчедән, дин әһелләренә каршы канунсыз эзәрлекләүне туктатырга һәм хакимиятнең дин эшләренә тыкшыну гадәтен бетерергә. Икенчедән, устав бозылу сәбәпле, 2011 елның 13 апрелендә узачак Корылтайга әзерлек эшләрен туктатырга. Өченчедән, гражданнарның конституцион хокукларын бозганы өчен, Яңа Чишмә район башлыгы Вячеслав Козловны эшеннән алырга. Дүртенчедән, үзләренең язмалары белән җәмгыятьтә милләт һәм динара нәфрәт тудыручы республиканың дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенә ерым игътибар бирергә.

Милләтчеләргә ярдәмгә динчеләр килми

Динчеләр оештырган митингның икенче көненә үк Казанда ТИҮ милли мәгарифне, аерым алганда, Чаллының 29нчы татар гимназиясе ябылу куркынычы алдында торуын яклап, Бауман урамының Шаляпин һәйкәле каршында митинг үткәрде.

Эчтәлек ягыннан, динчеләрдән ким дә, артык та булмаган бу җыенда ничек алга таба да каршылык алып барачаклары һәм киләчәктә Русиянең киләчәге хакында да чыгышлар булды.

Чаллының 29нчы татар гимназиясен тәмамлаган, хәзерге вакытта “Сорнай”, “Сәлам” ансамбле вәкиле Илгиз Шәйхразиев үзенең барлык классташлары белән дә каршылык белдерәчәген әйтте. Күпчелек каршылык чаралары Чаллының үзендә үтүен дә әйтергә кирәк. Аларда 700ләп кеше катнашты.

Язучы Зәки Зәйнуллин исә, әгәр милли сәясәт алга таба да алып барылмаса, 15 елдан булмаячак, дигән фикер белдерде. Ахырдан Президентына мөрәҗәгать кабул ителде, резолюциядә исә Чаллының 29нчы татар гимназиясен сакларга һәм мәгариф министры Андрей Фурсенконы эшеннән алырга дигән фикергә килделәр.

Иң кызыгы шул! Нәтиҗәдә, митинг оештырганда динчеләргә ярдәмгә мил­ләтчеләр килгән булса, ә милләтчеләр җыенында динчеләрнең берсенең дә эзе юк иде. Менә шулай икән, милләттәшем!

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

МИТИНГ: КЕМГӘ НИ КИРӘК?!, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии