ИСЛАМ ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЕ «ТАТАР ТЕЛЕН МАХСУС ӨЙРӘНДЕМ»

«Нурулла» мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев узган сандагы язмаларда телгә алынды. Биредә сүз Тимергали турында бармады, ул гаепләнмәде. Дин, , аерым алганда, «Нурулла»да русча сөйләнү куркынычы туу турында фикер әйтелде. Сүз дин, хакында барганда, шәхси мәнфәгатьләр алгы планга куелырга тиеш түгел.

Әмма Тимергали газетада басылган кайбер мәгълүматлар белән килешмәвен белдерде:

– Мин телле ислам ягында, русча вәгазьне күңелем кабул итми, – дип башлады ул сүзен. – Ташкенттан Татарстанга кайтканда телен белми идем, махсус өйрәндем. Ни өченме? Халыкка аңлаешлы вәгазь сөйләү өчен. Дини эшчәнлегем рус телендә дә дәвам итә ала иде. теленең диндә бер терәк булуын белмәгән булсам, рус теле дә җиткән булыр иде.

Мисал өчен, Кол Шәриф мәчетендә вәгазьнең русча сөйләнүен күз алдына китерә аласызмы? Анда да төрле милләт халкы йөри.

– Юк, килешмим. Анда күпчелек татар телен белә. Безнең мәчет шәһәр үзәгендә урнашкан, күпчелек татарча аңламый. Ләкин мин киләчәктә дә вәгазьне татарча сөйләячәкмен.

Минемчә, без барыбер уртак фикергә килергә тиеш. Киләчәктә “Нурулла” мәчетендә вәгазьләр бер атнада татарча, икенчесендә русча барачак.

Гомум бер тел – рус теле. Димәк, мәчетләрне руслашу көтә, ә татар телен өйрәнүеңнең файдасы юк булып чыга түгелме?

– Татар телен иң элек гаиләдә, мәктәптә, югары уку йортларыннан ук үстерергә кирәк. Шулай ук ислам турында бик күп китаплар рус телендә басыла хәзер. Татарча язучылар санаулы гына калды. Нишләп хәзрәтләребез китапларын рус телендә бастыра икән? Яңа мәгълүмат татарча басылса, кеше ирексездән шул телне өйрәнәчәк. Дәгъватта татар телен файдалану ләзем, аерым алганда, дөньяви университетларда, мәктәпләрдә дин нигезләрен аңлатканда туган телне кулланырга кирәк. Халык белән татарча аралашу булырга тиеш. Иртәгә ятим балалар йортына барам, анда русча сөйләргә туры килә, чөнки берсе дә татарча белми. Ләкин аларны мәчеткә чакырып, русча сөйләп, шунда ук татар телен катыштырып динне аңлатырга ниятлим. Әгәр телгә мәхәббәт уятып булса, алар үзләре үк өйрәнер. Максатыбыз – халык арасында вәгазьне татарча сөйләү. Хәдистә әйтелгәнчә: “Телне яратыгыз, телгә мәхәббәт салыгыз”. Хәзер таҗикларның күбесе минем белән татар телендә сөйләшергә тырыша, шул ук гарәп мөселманы Камәл Әл-Зант вәгазьләрне – русча, “Әл-Иман” мәчетендә ярты вәгазен татарча сөйләде. Шунысы гаҗәп: кайбер татар егетләре вәгазьне русча сөйләүне үтенә.

Аналитик белешмәдә “Нурулла” кара исемлеккә керде, бу мәгълүматларның дөреслеген узган санда Фәрит хәзрәт инкарь иткән иде. Сез дә моңа каршы төштегез.

– Безнең мәчеттә “сәләфит” дин әһелләре хезмәт итми. Гомумән, “сәләфчелек” дигән төшенчәне ул аналитик белешмә авторлары үзләре белә микән? Дөрес, безнең мәчеткә төрле мөселманнар килә. Ләкин ул аналитик белешмәдәге күп мәгълүмат белән килешеп булмый.

Алай гына түгел, кайбер сихер тудыручы имамнар бу исемлектә бөтенләй юк. Әйтик, Фәрит Сәлман “Догалар энциклопедиясе” исемле китап чыгарды. Ул хезмәт сихри галәмәтләр белән тулган. Анда хәрефләр, төрле саннар урын алган, гарәпчә Аллаһыны, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) инкарь итү әйтелә. Дингә хилафлык килә. Без бу хезмәтне Мөфтияткә экспертизага җибәрдек.

“ГАРӘПЛӘР, ТӨРЕКЛӘР ТЕЛЛӘРЕНӘ ХЫЯНӘТ ИТМИ”

Әңгәмәбезне “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин белән дәвам итәбез. Татарстандагы атаклы вәгазьче Мәхмүт хәзрәт Төркиядә укыган, Мәккәдә хаҗ кылган. Шуңа да чит илләрдәге, бигрәк тә мөселман дөньясы үзәге Мәккәдәге вәзгыять аңа яхшы таныш һәм аларны газета укучыларына җиткерү кирәктер.

– Узган санда язылган фикерләр белән тулысынча килешәм, – дип башлады ул сүзен. – Кешелек тарихында гарәп һәм төрек милләте ислам дине үсешенә нигез салучылардан санала. Гарәп дөньясын күз алдында тотканда, бөтен дөньядан мөселманнар хаҗ кылырга Мәккәгә агыла. Бүген дөньякүләм тел – инглиз теле. Бөтен дөньядан төрле милләт вәкилләре инглиз телен белә торып Мәккәгә агылганда, күпчелек телне аңласын дип, гарәпләр инглизчәгә күчми. Мәккәдә алар саф гарәпчә сөйли. Әгәр анда Татарстандагы вәзгыять күзәтелсә, Мәккәдә дә инглиз теле өстенлек итәр, бәлки, моның файдасы күбрәк тә булыр иде. Әмма Гарәп дөньясы моңа юл куймый. Коръәнне саф гарәпчә сөйлиләр, милләтләренә хыянәт итмиләр. Төркиянең зур җәмигъ мәчетләренә төрле милләт вәкилләре йөрүенә карамастан, җомга һәм зур бәйрәм вәгазьләре төрекчә сөйләнә. Моны мин Төркиядә укыган кеше буларак әйтәм.

Дин аша татар телен саклап калуда нинди юллар күрәсез?

– Кайберәүләр диндә милләт юк, дип уйлый. Бу, гомумән, дөрес сүз түгел. Диндә милләт бар, фанатизм юк. Дин һәрбер милләтне олылый, күтәрә, хөрмәтли. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Мин сезне халык-халык, милләт-милләт, төрле телдә, төрле төстә яраттым, шушы яратуымда хикмәт бар, бер-берегезне хөрмәт итегез”, – ди. Мин татар буларак рус милләтен, ә рус кешесе татарны хөрмәт итәргә тиеш. Бу – Коръән кушуы. Дин теле – гарәп теле дип, без гарәпләргә әйләнергә тиеш түгел. Бу, киресенчә, дингә, милләткә хыянәт була. Чөнки Аллаһы Тәгалә Үзе милләт-милләт итеп яраттым ди, ә без гарәпкә әверелү дәгъватын алып барсак, юлыбыз дөреслеккә туры килмәс иде. Бүгенге кайбер яшь мөселманнар диндә милләт юк, дигән ялгыш фикердә яши, шуңа татар булып та туган телен белми. Сине Аллаһы Тәгалә тәкъдир итеп татар милләтендә яраткан икән, телеңне сөй, тарихыңны өйрән, башка милләтләрне хөрмәт ит – бу мөселманның сыйфаты.

ИСЛАМ ТУРЫНДА – ТАТАРЧА!

Бүген мөселман порталлары тулысынча диярлек рус телендә эшли. Һәм соңгы яңалыкларның берсе: ниһаять, интернет сәхифәләрендә ислам диненә багышланган, татар телендә эшләүче яңа сайт булдырылды. Бу яңа проектны “Иман” мәркәзе тормышка ашырды. “Әгәр татарча сәхифәләр тотрыклы үсеш алганда татар дөньясының мөселман тормышы яктыртылмаса, сәер тоелыр иде. Хәзер шушы бушлыкны тутыру өчен тулаем махсуслашкан татарча сәхифә барлыкка килде”, – ди оештыручылар. Татар-мөселман сайтының адресы – MUSULMAN.SU дип атала. Биредә көндәлек яңалыклар, мәкаләләр блогы эшләп торачак, шулай ук вәгазь, дини шигырьләр, фото-видеотасмалар да сәхифә кулланучылар хозурына тәкъдим ителәчәк.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

РУС КӨЛКЕСЕ

Күптән түгел Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Көндезге ашка дип өйгә кайткач, хатын “Яңа гасыр” телеканалын кушкан. “Халкым моңы” иҗат фестивале бара. Татар халкының киләчәге, аның теле, язмышы турында сөйлиләр иде. Шунда бер хатын шамаилләр күрсәтә башлады. Шуларның берсенә аңлатма биргәндә, җөмләсен “например” сүзе белән башлады. Гомумән, телевизордан яки радиодан булсын, телебезне даими мәсхәрәләү бара. Бигрәк тә авылга, авыл хуҗалыгына багышланган тапшыруларны карый торган түгел. Җирлек башлыгы яки хуҗалык җитәкчесе сөйләп китсә, йөрәк кысылып килә дә гарьләнүдән берәр саллы сүз әйтеп, “әрҗә”не сүндереп куюдан башка чара калмый. “Өлкән дәдәй” теленнән кем күпме тели, шулкадәр сүз кыстыра ул татарча дип аталучы тапшыруларда. Бигрәк тә вазифаи зат түрәләр зур “үрнәк” күрсәтә. Аларның Казанда һәм башка шәһәрләрдә яши торганнары, төрле министрлыкта эшләүче “чиновник” дип йөртелүчеләре телебезне рус хезмәттәшләре алдында мәсхәрәли. Болар бит үзләрен “культуралы” катлауга кертүче төркем вәкилләре. 8-10 сыйныф белемле авыл агае кыстырсын да, ди, рус сүзен. Әлбәттә, үзебез туган телгә шундый мөнәсәбәттә булгач, башка милләтләргә аны өйрәнү таләбен куеп булмый, гәрчә ул дәүләт теле булып канунлаштырылса да. Телен хөрмәт итмәгән халыкның үзенә дә башка милләтләр тарафыннан ихтирамлы караш булмавы аңлашыла торгандыр. Хәзер бит авылда яшәүчеләр дә көн атамаларын белми: “понедельник”, “вторник”, “среда” диләр. Чөнки Совет чорында ук район үзәкләрендәге балалары өчен “элиталы” махсус рус сыйныфлары булдырдылар. Шәһәрнекеләр турында әйткән дә юк. Балык башыннан чери, диләр. Югарыдагылар эшне җиде көн исемебезне даими кулланудан башлап, ТР Дәүләт Советы сессияләрендә телебезгә тигез хокук бирмәсәләр, бу гасырда милләтебезнең юкка чыгуын көт тә тор.

Илдар хаҗи ЯХЪЯ,

Саба җәмигъ мәчете имам-хатыйбы.

Комментарии