Донбасс мөселманнары: «Хәлләр бик авыр».

Донбасс мөселманнары: «Хәлләр бик авыр».

Донбасстагы көч куллану тарихы рус һәм украин халыкларының үзара низагы буларак кабул ителсә дә, бу төбәктә мөселманнар, аларның иминлеге һәм мәнфәгатьләре мәсьәләсе дә көнүзәк проблема булып кала.

Әлеге төбәктә мөселманнар башлыча татар милләтеннән. Милләттәшләребезнең хәзерге Украинага, бигрәк тә Донбасс төбәгенә килүе беренче тапкыр индустриализация борын төрткән чорда, ягъни 19нчы гасырның соңгы чирегендә булган дип санала. Идел буеннан, Пенза һәм Тамбов губернияләреннән һәм башка җирләрдән бу якка ташкүмер, тимер чыгару һәм башка өлкәдә эшләргә дип татарлар бик күп килгән. 1897нче елгы халык санын алу вакытында берничә өяздән торган Донбасс төбәгендә 15992 кеше туган теле итеп татар телен күрсәткән һәм бу ул вакыттагы халыкның 1,4 проценты булган. Кайбер, фәнни яктан расланмаган мәгълүмат буенча, эчкечелекне тыйган «мөселман дине» вәкилләрен бирегә инглиз эшмәкәре алып килгән.

Татарларның әлеге төбәккә икенче һәм аннан соңгы күпләп килүе әлеге дә баягы индустриализациянең чәчәк ату вакыты белән бәйле. Шахталар төзелүе, сугыштан соң сәнәгатьне күтәрү эшче куллар таләп иткән. Мәсәлән, 2001нче елда Донецк өлкәсендә 0,4 процент татар яшәгән. Бу өстә күрсәтелгән саннардан күпкә азрак булса да, татарлар сан буенча бишенче урында булган. Үзләрен татар дип язылучыларның азаюы күпмилләтле союз республикасында яшәгән татарларның катнаш никахлар төзүе сәбәпле дә булгандыр. Шулай да тарихи чыганаклар бу җирләрдә төрки халыкларның элек-электән яшәгәнлеге турында сөйли.

Якын үткәннән исә без Донбасс ягына шахталарда эшләргә татар ир-егетләренең китүен һәм шунда төпләнеп тә калуын беләбез. Татар әдәбиятының, фольклорының күп кенә үрнәкләрендә бу чагылыш тапкан. Шулай да күмер шахталарында эшләп көн күрүче милләттәшләребез тарихта гына калмаган, Донбасс төбәгендә яшәүче татарлар телләрен һәм диннәрен хәзер дә сакларга тырыша. Мәсәлән, 1994нче елда татар иганәчесе Әхәт Хафиз улы Брагин тарафыннан Донецк шәһәрендә мәһабәт мәчеткә нигез салынган, аның вафатыннан соң гыйбадәтханә «Әхәт-җәмигъ» дип исемләнгән һәм 1999нчы елда ачылган. Хәзер Донбасс төбәге татарларының лидеры буларак, Әхәт Брагинның энесе Рәшид Брагин танылган. Ул үзе Донецкида туган. Ә мәчетнең имам-хатыйбы – Рушан хәзрәт Таиров чыгышы белән Түбән Новгород якларыннан, хәзер ул Мәскәү Ислам институтында читтән торып укып, дини гыйлемен тирәнәйтә. Әле низагка кадәр Донбасс төбәгендә барлыгы 16 мәчет исәпләнгән, аларның сигезе – Донецкида һәм Донецк өлкәсендә, ә калган сигезе Луганскида һәм Луганск өлкәсендә булган. 2014нче елда Донецкиның Җәмигъ мәчете гөмбәзенә артиллерия снаряды төшүе турында билгеле булган иде, аннан соңгы елларда да бинаның төрле дәрәҗәдә зыян күрүе мәгълүм.

Фотолар vk.com сайтындагы «Мусульманская община Донецкой области» сәхифәсеннән алынды. Әлбәттә, мәчет хәзер мондый түгел инде...

Шушындый катлаулы вәзгыять шартларында дин вә кан кардәшләребез ничек яши икән? 21нче февраль көнне Донецк һәм Луганск халык республикаларының мөселман оешмалары вәкилләре Русия мөселманнары Диния нәзарәте пленумының чираттан тыш утырышында катнашты һәм андагы хәлләр турында сөйләде. Пленум исә мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең йөкләмәсе буенча онлайн режимда узды. Донбасстагы хәлләргә багышланган бу утырышны мөфтинең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов алып барды, Русиянең 59 төбәгеннән нәзарәтнең пленум әгъзалары катнашты. Алар Донбасстан Русиягә килүче качакларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча нәзарәт штабы эшчәнлеге белән танышты һәм Донецк, Горловка, Макеевка, Шахтерск, Снежное шәһәрләрендәге мөселман оешмалары вәкилләреннән, үз-игълан ителгән республикалардагы хәлләр турында хак мәгълүмат ишетте.

«Хәлләр бик авыр. Һәр көн иң начарын көтеп башлана. Имамнарның җилкәсенә безнең республикалар халкы өчен, мәхәллә кешеләре өчен зур җаваплылык салынды. ДНР һәм ЛНР халкына ярдәм итү штабы төзү турында карар кабул иттек», – диде Рәшид Брагин һәм теләктәшлек өчен нәзарәткә рәхмәтен ирештерде.

Макеевка мәчете имам-хатыйбы Мәүлетдин Әбүшаһманов хәлнең бигрәк тә чиктәш торак пунктларда хәвефле булуын әйтте. «Кешеләр гомерләре өчен курка, балалар бакчага һәм мәктәпкә барудан баш тарта. Вәгазьләребездә халыкны тынычландырырга омтылабыз, аларга рухи көч бирергә һәм безне бу казада ташламаячаклар дигән ышаныч уятырга тырышабыз. Низагның үзара килешеп, кан коймыйча гына хәл ителүе турында Аллаһы Тәгаләдән даими сорыйбыз», – дип сөйләде Мәүлетдин хәзрәт.

Снежное шәһәренең мөселман оешмасы вәкиле Рәшид Дубин да: «Безнең артта зур көч барлыгын белү һәм тою сынауларга каршы торырга ныклык бирә», – диде һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм Донбасс мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия булуын әйтте.

Мөфтинең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов: «Бу шартларда тынычлык турында сөйләү, тынычлыкка чакыру, тынычлык сорап догада булу, кан коюны тыныч юл белән туктату мөмкинлекләрен эзләү һәр дин эшлеклесенең бурычы», – дип, катнашучыларны динебезнең иң югары кыйммәтләренең берсенә өндәде.

Русия мөселманнарының Диния нәзарәте туплаган беренче гуманитар ярдәм Мәскәүдән Донбасска 22нче февральдә җибәрелде.

Чыганак: Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии