Коръән – Канун

Коръән – Канун

«И-и углыбыз, әгәр һәлак булырга теләмәсәң, иман китер. Аллаһның вәгъдәсе хак, Кыямәт булачак. Һәммә кешеләр терелеп каберләреннән чыгачак» (Әскаф сүрәсе, 17нче аять, Ногмани тәфсире).

Коръәннең кайсы аятен укысаң да, беренче чиратта намаз, икенче Кыямәт булачак, өченчесе – Җәннәт һәм Җәһәннәмнең хаклыгы.

Бернәрсә дә мәңгелек түгел. Бер Аллаһы Тәгалә генә мәңгелек. Ислам дине белән дөнья яралтылган, ислам дине белән дөнья бетәчәк. «Ислам дине сезгә биргән нигъмәтләремнең иң олысыдыр. Шөкер йөзеннән мине зекер итегез! Коръән белән вәгазьләнегез, әмеремне үтәгез, тыйганнардан тыелыгыз, шуны башкаларга да ирештерегез» (Бакара сүрәсе, 152нче аять, Ногмани тәфсире).

Барлык пәйгамбәрләргә дә өммәтләренә ирештерергә: Аллаһы Тәгаләне танырга, аннан гына куркырга, аңа гына сәҗдә кылырга. Мәчеткә килеп, бергә намаз укыгыз, ди. Мәчет – Аллаһы Тәгаләнең изге урыны. Авылларда мәчетләр бар, әмма буш. Мәчеткә килеп намаз укырга теләмиләр, әйтерсең хәзрәткә сәҗдә кылалар.

Чир-зәхмәте дә килеште, күбесе чирдән түгел, шикләнүдән, куркудан килмиме инде? Мәчеткә килергә курыкса, өендә укысын. Кулындагы телефонында уйнап утырса утыра, ашагач, кул күтәреп Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга кирәген аңларга теләми.

Ахырзаман килеп җитмәдеме икән? Табигать тә көйсезләнә. Кешеләр ник үпкәләгәнен, ник үпкәләткәнен белми. Кеше ник үлгәнен, ник үтергәнен белми. «Үпкәләшүне өч көннән артыкка сузмагыз, чир эчкә төшәр, ашый алмассыз» (Хәдис). Күршегә керергә ярамый, чирдән куркалар. «Күрше хакы – Аллаһ хакы» (Хәдис). Барыбер керешергә тырышабыз. Чирне бирүче дә (сынау өчен яки гөнаһыбыз өчен), сихәтлеген бирүче дә Аллаһы Тәгалә.

Иман белән үтәргә язсын. Ут, төрмә, ачлык газапларын, бала хәсрәтләрен күрсәтмәсен. Күргәннәргә күркәм сабырлыклар бирсен.

Кеше күзләренә карап, урыннарда озак ятудан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын. Үлгәндә дә бәхет бирсен, үлеп терелгәндә дә йөзебез кызарырлык булмасын. Балаларыбыз үзебезгә догачы булса иде.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии