Корбан гаете мөбарәк булсын!

Корбан гаете мөбарәк булсын!

6нчы ноябрьдә дөньясында иң зур бәйрәмнәрнең берсен – гаетен билгеләп үтәчәкбез. Бу бәйрәмнең тарихы Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйльгә барып тоташа. Халыкта менә шундый риваять йөри. Ибраһим пәйгамбәр төш күрә. Төшне юраганнан соң шуны аңлый: ул йөз куйны Аллаһка итәргә тиеш. Ибраһим моны үти. Икенче тапкыр йоклаганда кабат төш күрә, монысында йөз үгезне Хак Тәгаләгә атап итәргә тиешлеген белә. Монысын да үти. Өченче төшендә исә үзенең улы Исмәгыйльне итеп чалырга тиеш икәнлеген аңлый. Улын итү ата өчен җиңелләрдән түгел. Өстәвенә, хатыны Һаҗәргә ни дип тә әйтергә белми. Ибраһим пәйгамбәр хәйләгә барырга уйлый. Һаҗәргә ул улын бик яхшы кеше янына кунакка алып барам дип аңлата. Хаҗәр Исмәгыйльне юындыра, өстенә яхшы киемнәр кидерә. Һаҗәр аларны озата чыга. Күрә: Ибраһим пәйгамбәр чалучылар кыяфәтендә, билендә – бау, шуңа үткен пычагын кыстырган. Ана куркып, иреннән сорый: «Син улыбызны кунакка алып барам, дип әйткән идең, әмма кыяфәтең бер дә андый җиргә бара торганга охшамаган. Сәбәбе нидә?» – ди.

– Юлда бер сарык алырмын, корбан китерергә ниятем бар, – дип җавап кайтара ул Һаҗәргә.

Тик ана күңелен алдап булмый, ул барыбер нидер сизенә. Улы белән ире Ибраһимны яшьле күзләре белән озатып кала.

Иблис пәйгамбәрнең ни эшләргә җыенганын белә иде. Шунлыктан Исмәгыйльне котыртырга кереште. Җәһәт кенә яхшы сыйфатлы бер адәм сурәтенә керде дә, Исмәгыйль янына килеп: «Атаң сине кунакка алып бармый, корбан итеп чалырга илтә», – дип колагына пышылдый башлады. Моңа каршы Исмәгыйль: «Минем әле аталарның үз улларын корбан итеп чалганнарын күргәнем юк. Әгәр инде әтием шулай кирәк таба икән һәм Аллабыз шуны теләсә, мин моңа риза», – дип җавап бирде. Иблис җиңелде, Исмәгыйльне җиңел генә үз ягына авыштыра алмасын аңлап алды һәм, хатыннарны аздыру ансатрак дип, Һаҗәр янына китте. Әмма Һаҗәр дә ныклык күрсәтте, аңа ышанмады. Иблис тагын Исмәгыйль янына килде һәм вәсвәсә кыла башлады. Исмәгыйль бу юлы атасына:

– Әти, минем янга килеп, монда берәү юк-бар сөйли, – дип зарланды.

Ибраһим пәйгамбәр:

– Шайтандыр ул, улым, аңа таш ат, юкка чыгар, – дигән киңәш бирде.

Исмәгыйль шулай эшләде дә, шайтан күз алдыннан юк булды. Шушы урыннан үткәндә таш ыргыту хаҗилар өчен мирас булып калды.

Аталы-уллы пәйгамбәрләр тау башына менеп җиттеләр. Ибраһим елап улына:

– Төшемдә сине корбан чалуда күрдем, максатымны ирештерергә килдем, – дип белдерде.

Исмәгыйль берсүзсез ризалашты. Ибраһим аны бау белән бәйләп, җиргә салды. Бугазына пычагын китерде һәм ышкып җибәрде:

– Бисмиллаһир-рахман-ир-рахим!

Исмәгыйль елмайды, әмма пычак кисмәс булды. Ибраһим пәйгамбәр икенче катында тагын да батырыбрак ышкыды. Әмма пычак бу юлы да суймады. Ибраһим пәйгамбәр өченче тапкырында тагын да катырак басып ышкыды. Бу юлы да пычак кисмәде, шуып кына йөрде. Ибраһимның ачуы килде, пычагын читкә ыргытты. Шунда бу пычак телгә килде:

– Син суярга теләрсең, әмма Аллаһы Тәгаләнең әмере бу түгел. Мин исә сиңа түгел, Аллаһка буйсынуны хак юлга саныйм, – диде.

Шул мизгелдә җиденче кат күк ачылды һәм:

– И Ибраһим, төшеңне расладың, минем өчен иң кадерле нәрсәңне дә китердең, инде тыңла: Исмәгыйльне сау-сәламәт калдыр, аның урынына куй чал! – дигән әмер килде.

Шунда ук Җәбраил галәйһис-сәлам бер сарык китерде. Бу куй, Адәм улы Һабилнең Аллага биргән корбаны булып, җәннәттә Исмәгыйль бәрабәренә ничәмә-ничә еллар буена махсус симертелгән иде. Ибраһим пәйгамбәр:

– Алладан башка илаһи зат юк, ул – безнең таянычыбыз, – диде, корбан сарыгын улы Исмәгыйльгә бирде, аны чалдылар.

Шуннан бирле корбанга куй яисә башка пар тояклы малны чалалар. Корбанның нинди булуы кешенең матди ягына да бәйле. Хәллерәк кешегә зур малны корбанга китерү дә зыян итми. Әмма корбан чалдың да бетте түгел, аның итен мохтаҗларга таратырга кирәк. Ятимнәргә, ярлыларга бирү саваплы санала. Быел, корбан сарыгының бәясе якынча 4500-5500 тирәсе булыр дип көтелә. Казандагы мәчетләрнең кайберләрендә генә корбан чалу мөмкинлеге булачак. Моның өчен мәчеткә алдан шалтыратып, чиратка язылырга кирәк. Сарыкның итен генә дә, тере килеш тә алып китү мөмкинлеге бар.

Гает көнне хатын-кызлар гадәттә таба ашы пешерә. Туган-тумачаларын, балаларын сыйлый. «Корбан сөяген теләсә кая атып калдырырга ярамый», – дия иде әбием. Гает көнне ачуланышырга, бер-береңә начар мөнәсәбәттә булырга да ярамый. Бер гаеттән икенче гаеткә кадәр шулай яшәячәксең дигән ышану яши халыкта.

Китергән корбаннарыгызны Хак Тәгалә кабул итеп, үзегезгә әҗерләрен насыйп итсен иде! Корбан гаете мөбарәк булсын, мөселман кардәшләр!

Лилия ЛОКМАНОВАКорбан гаете мөбарәк булсын! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии