Ваһһаби шәкертләр кайта. Нишләргә?

мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Госман хәзрәт Исхакый ваһһаби-шәкертләрнең тиздән күпләп Ватаныбызга кайтуын һәм аларны арабызга кертергә кирәклеген белдерде. Бу янә Татарстанда ваһһабичылык мәсьәләсен күтәрүгә этәргеч булды. Җәмәгатьчелек моңа төрле бәя бирә.

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ИДЕОЛОГИЯСЕ

Исегезгә төшерәбез, 16-17 сентябрьдә Казанда узган Бөтенрусия дин әһелләре җыенында Госман хәзрәт ваһһабилык мәсьәләсен күтәрде. Аңа кадәр чыгыш ясаган Татарстан Президенты исә, мөселман татарларына, үз идеологиябез кирәклеген белдерде. Ләкин Татарстан мөфтие: “ дин гыйлемен белмәсә дә, күңеле белән идеология кирәклеген сизә. Әмма безгә, җәмәгать, яңаны уйлап чыгарырга кирәкми”, – дип, берникадәр җавап бирде.

Әйтергә кирәк, Госман хәзрәт бер яктан хуплауга лаек. Чөнки без яңа идеологиягә, чыннан да, мохтаҗ түгел. мөфтиләре белән Равил Гайнетдин әйткәнчә, ата-бабалардан килгән мирас төп идеология булырга тиеш. Ләкин, икенче яктан, Госман хәзрәт сүзләреннән күренгәнчә, ул ата-бабаларыбыз мирасын шартлы рәвештә генә күзаллый. “Хәнәфи мәзһәбеннән дә җиңелрәге юк. Әгәр эш кул күтәрүдә икән, күтәрмәгез, сакалда икән, кырыгыз. Ләкин без дәгъватны туктатырга тиеш түгел”, – дип, Госман хәзрәтнең белдерүе дә мәзһәбкә формаль яктан карауны күрсәтә. “Яңа идеология кирәкми” белән “ваһһаби идеологиясен ияртеп кайтучы шәкертләрне үз арабызга кертергә кирәк” дигән сүзләр, димәк, шуны аңлата: хәнәфит тә булсын, башка ислам идеологиясе дә хөкем сөрсен, әмма без барыбер бердәм мөселман булырга тиеш.

ГЫЙЛЕМЛЕЛӘР, ТИК КАРАШ БАШКА

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый сүзләренчә, бүген Татарстаннан, Русиядән Согуд Гарәбстанына, Катарга һәм башка шәһәрләрнең зур уку йортларына 5-10 елга укырга дип китүче егетләр күп. Якын киләчәктә алар әле тагын да күбрәк кайтачак.

– Алар 18-19 яшьтә китеп, 30 яшьтә кайта. 10 ел дәвамында шул идеологияне өйрәнәләр. Аларның монда бернинди гаебе юк. Чөнки биредән бернинди идеологиясез киттеләр һәм 10 ел дәвамында шушы идеологияне үзләренә сеңдерделәр, – дип сөйли мөфти. – Согуд Гарәбстанында укыганнарга сәләфит, Төркиядәгеләргә суфыйлар, Урта Азиядән кайтканнарга хиз-бет-тахрир дибез. Бу юнәлешләр Татарстанда, Русиядә дә юк түгел. Арабызда утыручылар арасында да алар бар. Мин Татарстан мөфтие булып 12 ел эшлим. Уйлап карагыз, читтә 10-12 ел буе укып, гарәп телен үз теле кебек белгән, фикһ белемнәрен, гарәбият, Коръән тәфсирләрен, хәдисләрне үзләштергән шәкерт кайтты икән, мин аны эшкә ничек кабул итмим, ди? Бер егетебез 12 ел буе фәкать хәдис белемен өйрәнде һәм докторлык яклау дәрәҗәсенә җитеп кайтты. “Син ваһһаби, сәләфи”, – дип, аны беркая кабул итмиләр. Аның белеме миңа караганда көчлерәк. Мин аңа шалтыратып: “Хәзрәт, теге яисә бу хәдисне миңа тап әле”, – дип мөрәҗәгать итәм, чөнки аның гарәбияты миңа караганда да яхшырак. Ләкин аның белән мин эшләргә тиеш. Мин дә, Сөләйман хәзрәт тә, Идрис хәзрәт тә Согуд Гарәбстанында укыдык. Бүген без беркая китә алмыйбыз, бу безнең Ватан, җәмәгать, аны сайламыйлар. Без барыбыз да ватанпәрвәр. Ләкин динне таратырга, дәгъват белән шөгыльләнергә телибез.

Госман Исхакый сүзләренчә, бүген дини яшьләр читтә укып кайткан шәкертләргә тартыла, шуңа дини төркемнәр барлыкка килергә мөмкин. Аларны имамлыктан, мөхтәсиблектән, казыйлыктан төшерү бик җиңел. Ләкин алар аерым җәмәгать булып җыела башласа, Аллаһы каршында аларга кем җаваплы була. Госман хәзрәт мөфти буларак алар өчен җаваплы булуын искә төшереп, ваһһаби карашлы шәкертләр белән бергә эшләргә кирәклеген ассызыклый.

ГАЛИМНӘР БАР, ЛӘКИН ҮЗЕБЕЗНЕКЕ ТҮГЕЛ

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын мөфтигә җавап буларак кабул итәргә кирәк. Дин гыйлемен әле өйрәнмәсә дә, сәясәтче буларак, бу мәсьәлә аны да борчуын белдерде.

Ул күптәннән килеп туган вәзгыятькә сәяси яктан бәя биреп, бу идеологиянең безнең җәмгыятькә туры килмәвен белдерде. Русия Федерациясендә, Татарстаныбызда, Башкортстанда Советлар заманында дин әһелләрен, галимнәрне әзерләмәделәр. Шуңа күрә мөселманнар чит илләрдә, бигрәк тә гарәп илләрендә укырга мәҗбүр булды. Бер милләтле халык арасында! Алар анда Коръәнне, гарәп телен бик яхшы үзләштереп кайта. Шуңа мөфти дә аларны ничек эшсез тотыйм, ди. Без Русия Федерациясе уртасында, күп милләтле, күп динле Татарстанда яшәүче халык. “Биш вакыт намазга басмасаң, мөселман түгел”, “суд шәригатьчә булырга тиеш” һәм башка четерекле мәсьәләләрне үз эченә алган дини идеология безгә туры килеп бетми.

– Мөфти үзе бу мәсьәләне күтәргәч, димәк, аның авырлыгы бар, мин аны сизәм. Аны китереп териләр, аның җавабы юк. Нишләп әле ул читтә белем алып кайткан шәкертне кабул итмәскә тиеш, ди. Хәтта минем мәгълүматлар бар, йөгерә-йөгерә эшкә кертә ул аларны. Әмма читтән кайтучы шәкертләрне бүгенге безнең вәзгыятькә, Идел буенда калыплашкан исламга, хәзерге тормышка кертеп җибәрер өчен, бер айлык, ике айлык, кирәк икән ярты еллык укыту эшләре белән шөгыльләнергә кирәк. Әгәр аларны бер фикергә китерә алсак, файда булыр иде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит әфәнде, мөфти хәзрәтләре һәм, аерым алганда, Русия ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшинга махсус мөрәҗәгать итеп, бу тәкъдимне җиткерде.

– Безнең элек-электән, гасырдан-гасырга ата-бабадан килгән хәнәфитчелек, җәдитчелек юлы бар. Башка диннәргә яхшы караш, бергә аңлашып яшәү өчен, иң кулай дини юлны безнең халык кабул иткән. Читтән өйрәнеп, укып кайткан дин әһелләренә үзебезнең ислам университетында берәр курс булдырыпмы, башка юл беләнме, аңлату эшен алып барсак, алар үз юнәлешләре белән генә баруны бүгенге мөселманнарны бүлеп таркатуга һәм дә мөселманнарга, бигрәк тә ислам диненә начарлык китерүләрен аңларлар иде. Миңа калса, киләчәк шунда гына.

“МӨСЕЛМАН” БАЙРАГЫ: ЧЫНМЫ, УЙДЫРМАМЫ?

Мөфти хәзрәтнең һәм бүген күпләрнең тәкъдим итәргә теләгән механизмы – ислам динен тотучылар нинди генә идеологик агымнарга бүленмәсен, мөселман булудан туктамый һәм шул караш белән бергә яши ала диюдән гыйбарәт. Сүз уңаеннан, бу караш татарлар мең елдан артык тоткан хәнәфи мәзһәбенә аваздаш. Хәнәфитчелектә халыкларның гореф-гадәтләре исәпкә алына. Шуңа да хәнәфи мәзһәбе башка халыкларның кыйммәтләренә толерантлыгы, түземлелеге белән карауда аерылып тора. Юкка гына әлеге мәзһәб мөселман дөньясында иң киң таралган хокукый мәктәп буларак киң колач җәймәгән.

Шуңа да эш Пәйгамбәребез сөннәтенә кергән мәзһәбтә, ата-бабаларыбыз тоткан диндә түгел. Башка идеология тарафдарлары, әйтик, ваһһабичылар нәкъ шулай уйлый микән? Тәкфирчелек, ягъни үзләренең тарафдарларыннан тыш, башкаларны “кәфер” дип бәян итү Татарстанда да, Русиядә дә, гомумән, мөселман өммәтендә дә тискәре нәтиҗәләр китерергә мөмкин һәм бүген без аның җимешләрен күрәбез дә. Шул ук Татарстанда башка диннәрнең, бигрәк тә исламның суфичылык, шигыйлык юнәлешләрен пычраткан медиа-продукцияләрнең нәкъ менә ваһһабилык белән агуланган төбәкләрдә иҗат ителеп, иҗтимагый тискәре шаукым булдыруы күп нәрсә турында сөйли.

Чишелешкә, нәкъ шул мәсьәлә кала. Төрле идеология тарафдарлары мөселман байрагы астында бергә тупланып яши аламы? Моңа җавап берникадәр әйтелде һәм ул анык сыман тоелса да, төп сорау исә ачык кала.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН

Мәчет ачудан ни мәгънә?

Республикабызда ел саен ничәмә-ничә кеше хаҗ кыла. Араларында: “Хаҗга өчәр тапкыр сәфәр кылдык”, – дип мактанучылары да җитәрлек. Бу кешеләр, шундый зур гамәл кылып, Аллаһы Тәгалә каршында бөек эш башкарды, анысы. Әмма шушы ук бәндәләр яшь буынга нәрсә өйрәтә икән соң? Менә алар хаҗ, андагы диндарлар турында авылларда сөйләсен, аңлату эшләре алып барсын иде. Аннары Диния нәзарәте дә яшь буынны бу өлкәдә тәрбияләү өлкәсендә бер эш тә эшләми. Алар мәчетләр төзи, диярсез. Юк. Бу өлкәдә олы түрәләр, хәлле кешеләр булыша. Аларга зур рәхмәт. Әмма мәчет ачып кына ни мәгънә? Анда дин дәресләрен укытучы мулла-мәэзиннәр, укырга йөрүчеләр бармы соң? Күп җирдә мәчетләр буш тора. Көтүнең дә көтүчесе була бит. Бу өлкәдә безнең Диния нәзарәте башлыклары ике тиенлек тә эшләми.

Менә, әйтик, “Татар радиосы”, “Яңа гасыр” радиосы көн-төн сөйли. Ник аларны дини максатта да файдаланмаска? Гел бер пластинканы әйләндерәләр: “Реклама”, “Сездән – сәлам, бездән җыр”… Кирәкле, гыйбрәтле әйберләр сөйләсеннәр иде. Телеэкраннарда да гел шәрәләр, кеше үтерү-талау очраклары, көчләү һәм башка шундый тискәре күренешләр генә күрсәтәләр. Дин дип тырышабыз инде югыйсә. Диния нәзарәте радио, телевидение белән дә тыгыз элемтәдә булып, агарту эшләре алып барсын иде.

Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.

Комментарии