«Өйләрегездән каберлек ясамагыз, Коръән укытыгыз»

«Өйләрегездән каберлек ясамагыз, Коръән укытыгыз»

Яшәргә йортың булу – иң зур нигъмәтләрнең берсе. Вакыт та, зур тырышлык та, акча да таләп итә ул. Йортны салып чыгып булыр, ә нигезнең тынычлыгын ничек сакларга? Ислам динендә моның берәр шарты бармы? Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, халыкта яңа йорт нигезенә үк Коръән аятьләре, дога язылган кәгазьләр салып калдыру гадәте бар. Бу дөресме?

– Болай эшләргә ярамый. Йорт төзегәндә күпләр нигезгә акча да салып калдыра. Имеш, болай эшләсәң – бай яшәячәксең. Дога салсаң – тынычлык килер. Байлык һәм йорттагы тынычлык бары тик Аллаһтан бирелә. Хикмәт нигезгә күмеп калдырылган догада түгел, ә көн саен тынычлык сорап укылган догада. Төзелешне башлаганда, өйгә тәүге кат аяк басканда, Коръән ашы уздырганда, Аллаһтан иминлек, муллык, тынычлык сорарга кирәк. Һәр эшне догадан башлау турында да онытмау хәерле.

– Ә Коръән ашын кайчан уздырырга? Күпләр бу эшкә йортта бер ел яшәгәч кенә алына.

– Кешенең мөмкинлегенә карап, билгеле. Кулыңнан килә икән, яңа йорт яки фатирда яши башлаганчы ук Коръән укытып кую хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә болай дигән: «Өйләрегезгә Коръән укытыгыз, өйләрегездән зиратлар, каберлек ясамагыз». Шуңа күрә, фатир сатып алдыгыз яки йорт салдыгыз икән, әле анда тормасагыз да, хәзрәтне чакырыгыз. Ул йортыгызга азан әйтсен, Коръән укып, дога кылсын. Аның өчен мул табыннар кору кирәкми.

– Яңа йортка күчкәндә иң беренче итеп мәче кертү гадәте бар. Дин буенча ул ничек булырга тиеш?

– Безнең халыкта андый ышанулар бихисап. Күрше регионнардан, күрше төбәкләрдән килгән гадәтләрне кулланабыз, төрле хорафатларга ышанабыз. Болар – безнең каныбызга сеңгән. Ислам динендә яңа йортка песи яки баш җан иясе кертү кебек гадәт юк.

– Ә шулай да, яңа өйгә иң беренче булып кем керергә тиеш?

– Иң беренче булып шушы йорт яки фатирны салган, сатып алган гаилә керә. «Бисмилләһир-рахманир-рахим, шушы яңа өйләремдә бәрәкәтләреңне, уңышларыңны бир, төрле кайгы-хәсрәттән, күз тиюләрдән, дошманнардан, сихерчеләрдән, җен-пәриләрдән сакла», – дигән сүзләр белән ишек бусагасын атласа, бу өйгә бәрәкәт иңәр. Гомумән, өйдә яши башлагач, өйнең бусагасын атлап чыкканда да, кайтып кергәндә дә шушы сүзләрне әйтү хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Өйдән чыкканда «Аятел-көрси» догасын укыгыз һәм Аллаһы Тәгалә сезгә аерым бер фәрештәне җибәрер, сезне көне буе саклап йөрер», – дигән.

– Ә йортка җиһазлар тезү буенча аерым таләпләр бармы? Әйтик, кешенең караваты кыйблага каршы карап торырга тиеш дигән сүзләр йөри бит.

– Әйе, аерым таләпләр бар. Без йокларга ятканда йөзебез кыйблага юнәлгән булырга тиеш. Урнашуына килгәндә, карават уң ягы белән кыйблага карап торсын, ягъни сез яткач та, йөзегез уңга борылгач, кыйблага карарлык булсын. Рәсүлебез, йоклауның иң хәерлесе уң якка ятуда, дигән. Иске гореф-гадәтләребез буенча йокы бүлмәсендә көзге булмау хәерлерәк. Әгәр дә бар икән, ул ябылырга тиеш. Дөрес, динебездә мондый тыюлар юк, әмма ул безнең гореф-гадәтләрдән килә.

– Яңа өйнең бәрәкәте булсын өчен нинди дога укырга кирәк?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә: «Әгәр берәр өйдә «Бәкара» сүрәсе укылса, шушы өйгә күрше булган 40 өйгә шайтан һәм иблис якын килә алмас», – дигән. Шуңа күрә нигезнең бәрәкәте булсын өчен үзегез дә догалар, шушы «Бәкара» сүрәсен укырга тырышыгыз. Яхшылык кылыгыз, намаз укыгыз, Коръән аятьләрен укырга, һичьюгы аудиоязмаларын тыңларга мөмкин.

– Күпләр елга бер тапкыр булса да Коръән ашы үткәрергә тырыша. Ә кемдер биш елга бер тапкыр да үткәрми. Аш мәҗлесе үткәрүнең тиешле саны юкмы?

– Һәрбер өйгә туганнарны, якыннарны җыеп Коръән мәҗлесе үткәрү – тиешле гамәл. Елга бер тапкыр булса да, йортка дога сеңдерергә кирәк. Дөрес, кемдер: «Елга бер тапкыр аш уздыра башласаң, акчаң калмас. Продукция кыйммәт, тегесе фәлән, монысы болай», – дип акланыр. Әмма туй табыны әзерләргә кирәкми. Аш пешер, табыныңа бәрәңге һәм итеңне куй – шул җитте. Аш мәҗлесләренә кеше ашарга дип түгел, савап алырга дип йөрергә тиеш. Хәзер туган көн, юбилей кебек күркәм даталарны да дога белән уздыручылар бар.

– Ә туган көннәрне аш мәҗлесе итеп үткәрү дөресме соң?

– Элегрәк 50 яшьтән узган, өлкәнрәк буын гына юбилей даталарын шулай аш мәҗлесе итеп билгеләп үтә иде. Хәзер яшьләр дә моңа тартыла. Бик күркәм һәм матур күренеш. Табын артында хәрәм ризык ашап, тыелган эчемлек кулланып утырганчы, шәригать кануннарына туры килгәнчә итеп үткәрү яхшырак.

– Өйдә бәрәкәт булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Өйгә бәрәкәт иңсен өчен намаз укырга, азан әйтергә, дога кылырга кирәк», – дигән. Ислам дине – бәхеткә юл ул. Безгә Аллаһы Тәгаләдән бөек нигъмәт – Коръән китабы иңдерелгән. Ул киштәләребездә ак тастымалга төрелгән хәлдә айлар, еллар буе кулга алынмыйча торырга тиеш түгел. Коръән уку йортка бәрәкәт һәм бәхет китерә. Дөреслектә, Коръән укылган йортта анда яшәүчеләр өчен иркенлек булачак, анда бәрәкәт артачак, бу йортка фәрештәләр иңәчәк, шайтаннар качачак. Ә Коръән укылмаган йортта анда яшәүчеләр өчен кысан булачак, аннан бәрәкәт югалачак, фәрештәләр китәчәк, бу йортка шайтаннар кереп урнашачак. Коръәннең «Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсен уку йортны шайтаннардан имин итә.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии