Изге айда күркәм гамәлләр

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) үзенең хәдисендә: «Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса, һәм бу айның үтеп китүенә күңеле белән: «Яхшы айлар үтте», – дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр – ди.

Менә мин дә: «Айлар солтаны Рамазан да үтеп китте», – дип моңсуланып утырам. Тик аның тәэсире, изге нуры әле күңелләрне озак яктыртып, җылытып торыр. Җанга рәхәт биргән киләчәк көннәрнең иминлегенә ышаныч уяткан кайбер вакыйгалар белән сезне дә таныштырыйм әле.

Рамазанда ураза тотучылар елдан-ел арта, үтә шатлык – яшьләр күпләп иманга килә, Аллаһ кушканча яшәргә омтыла.

Рамазан – ураза, намаз, Коръән уку, хәйрия ае. Ураза – таң атканнан кояш батканчы ач тору ае гына түгел, ул кешенең бәдәни һәм рухи сәламәтлеген ныгыта. Үз-үзеңне контрольләү мөмкинлеге бирә. Иң кыены – үзеңнән хисап алу, үзеңне тәнкыйтьләп, төзәлергә тырышу. Ураза бу җәһәттән бәхәссез бер гыйбадәт. Авылда бөтен гаилә белән ураза тотучылар саны елдан-ел артуы да куанычлы хәл. Күп гаиләләрдә өлкәннәр белән балалар да ураза тотты.

Мондый күркәм үзгәрешләрдә 1998нче елдан мәктәпләрдә әхлак дәресләре укытуның, Габдрәис мулла, Флүрә абыстай, Зиннур мәэзиннең дә тырышлыгы, өлеше бар. Чөнки мәчеттә берничә еллар инде балалар һәм хатын-кызларны укыталар. Балалар Коръән һәм намаз бәйгеләрендә катнашып урыннар ала. Казанның «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаучылар саны да ишәя.

Намаз һәм ураза гаиләне бергә җыя. Балалар намаз укып ихтыяр көчен ныгыта, ураза тотып, тәравихка йөреп телефоннан, начар гамәлләрдән тыела. Бу айда урамда сүгенеп, алпан-тилпән йөрүчеләр дә күренми. Тәравих намазына йөрүче ир-егетләр, малайлар саны елдан-ел арту да куандыра. Тәравихта һәр дүрт рәкәгатьтән соң сәлам биреп, балаларның самими тавыш белән ихластан Аллаһы Тәгаләгә әйтелгән мактаулары авыл өстендә илаһи моң булып яңгырый. Мәчеткә йөрүче ханым-туташларның елдан-ел артуы киләчәк иман юлының ныклыгына дәлил. Чөнки: «Ирләргә ияргән дин капкага кадәр, хатын-кызга ияргән дин түргә кадәр керәчәк», – дигән гыйбарә бар.

Авылда күп гаиләләр тәравихка йөрүчеләргә сәдака таратты. Яшь эшмәкәр Данис Шәрипов дуслары белән күчтәнәч-пакетлар өләшеп намазга йөрүчеләрне зурлады. Һәр атна ифтарга җыйналдык. Коръән аятьләре, вәгазьләр тыңлап күңелләрне пакьләдек. Аллаһтан илләр-елларга тынычлык сорадык. Өметле яшь егетебез Наис Шәйхиев та тәравих намазын үткәрүдә катнашты. Балалар Коръән аятьләрен укып сокландырды.

Аллаһның Рәхмәте, Мәрхәмәте белән илләр тынычланып, кабат Рамазан уразаларын тоту насыйп булсын, сафларыбыз гел ишәйсен дигән теләкләр белән Шәүәл уразасына кердек.

Миңа рамазанның иң күркәм, иң истәлекле вакыйгасы – унынчы Республикакүләм ифтарга чакырылу булды. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 10 мең кешелек җәмәгать намазында катнашу үзе бер могҗиза иде! Моның өчен иң элек Республиканың баш казые Җәлил хәзрәткә, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөлфирә ханымга, юлдашым Мәгъмүрәгә һәм һич авырсынмыйча алып барып, алып кайткан Риназ улыма рәхмәт.

Ифтардан алган тәэсирләрне язып бетерергә сүзләр җитми. Мин һәр вакыйгадан позитив энергия алырга тырышам, негатив эзләп күңелемне каралтмыйм. Биредә һәр нәрсә җентекләп уйланган. Тәртип сакчылары һәм волонтерлар һәр үтенечеңә төпле җавап бирә, кирәк урынга озата. Көтү залында китаплар, милли киемнәр һәм ризыклар күргәзмәсе бар. Мөселман модасын күрсәтү тамашасын да карадык. Кергәндә чакыру билетындагы штрих-кодны тикшерәләр. Календарь һәм чиста су салынган пакетлар бирделәр. Намаз залына үтеп, икендене укыгач, көтә башладык. Ирләр һәм хатын-кызларның намаз уку урыны тасма белән бүленгән. Без нәкъ тасма янына урнаштык. Мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Җәлил хәзрәт, башка дәрәҗәле кунаклар, чыгыш ясаучылар моннан яхшы күренә. Бу Республикакүләм ифтар унынчысы, ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлана.

Менә чара башланды. Без олуг кунакларның вәгазь-чыгышларын йотылып тыңлыйбыз. Артистларның мөнәҗәт-җырларына хозурланабыз. Мөнәҗәтләр димәктән, Балтачта әүвәл әхлак укытучылары мәктәпләрдә мөнәҗәт бәйгесе оештырды, күптән түгел район мөхтәсибәте һәм сәнгать мәктәбе көче белән бай эчтәлекле мөнәҗәт һәм нәфис сүз осталары бәйгесе үтте. Ул башта онлайн форматта узып, финалга чыкканнар сәхнәдә чыгыш ясап, сәләтләре белән сокландырды, ә бүләкләр барлык катнашучыларга да бирелде. Балтачыбызда искиткеч талантлы балалар үсеп килә!

Авыз ачар сәгать сукты, авыз ачып, залдагы 10 мең халык ахшамга басты. Азан әйткәч, ахшам намазын укыдык. Барча халык бердәм сәҗдәгә китте. Илаһи минутлар! Аннан җай гына ифтар залына кузгалдык. Этеш-төртеш, каударлану юк. Ирләр – залның өске, хатын-кызлар аскы тарафында. Ифтарга әти-әниләр белән килгән балалар да шактый иде. Алар да үзләрен әдәпле тотты. Хөрмәтле җитәкчеләр янәшәсендә бер үк төрле нигъмәтләр белән ризыкландык.

Урамга чыксак, коеп яңгыр ява. Машина көткәндә шәп кенә чылансак та, авырмадык.

Рамазан аеның матур хатирәләре күңелдә озак сакланыр әле. Аллаһы Тәгалә хәерле гомер биреп, киләсе рамазан айлары тагын да бәрәкәтле, куанычлы булса иде. Әмин!

 Хаҗия Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

 Балтач районы, Шубан авылы

Комментарии