ИМАНЫГЫЗ КӨЧЛЕ БУЛСЫН

Аллаһ Сөбханә Тәгаләнең хөкемнәре кешеләр өчен фәкать файдага гына.

Әхмәд Әбү Давыд риваять кылган хәдис. Ул: «Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм һәрбер исертә торган һәм бәдәнгә зәгыйфьлек бирә торган нәрсәне кулланудан тыйды», – диде. Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) фәкать Бер Аллаһ С.Т.нең генә әмерләрен кешеләргә җиткергән. Бу хәдистән аракының гына түгел, наркотик һәм тәмәкенең дә адәм баласына хәрам икәнен, тыелганлыгын аңлыйбыз. Тәмәке тартучы мөселманнардан, нигә тәмәке тартасың, дип сорагач, Коръәндә тәмәке турында бернәрсә дә язылмаган дип җавап бирәләр. Алар – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең хәдисләрен инкарь итүчеләр. Аллаһ сакласын. Хәрам булган нәрсәне хәләл дип аңлатучы имансыз булыр дигән. Хәтта динсез кяферләр дә тәмәке савытының тышына: «Тәмәке кешенең бәдәненә зыянлы, үлемгә илтә», – дип язып куйганнар. Тагын нинди дәлилләр кирәк ул надан халыкка?

Хәдис. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: «Су игенне үстергән кебек, уен күңелдә монафыйклыкны үстерер». Боларга адәмнәргә уен уйнау һәм җыр җырлау керә. Үзегез дә сизәсездер, тәмәке тарткач һәм җыр тыңлагач, кешеләр үзләрен тынычланып калган кебек сизәләр, шулай булмаса да, шулай хис итәргә тырышалар. Бу – факт. Болар фәкать үз-үзеңне ялган ышандыру, шайтан вәсвәсәсе генә. Аллаһ С.Т. Коръәндә: «Сезнең күңелләрегез Бер Аллаһны зекер итеп тынычланмыйлармыни, Аллаһны зекер итеп кенә күңелләр тынычлана», – дип әйткән. Менә наданлык нәрсәгә китерә. Әлбәттә, тәмәкене һәм җырны ташлау авыр, теләкләр дә юк, тәкәбберлек тә бар. Әмма җәннәткә керәсең килсә, ташлыйсың инде. Әнә дуңгыз итендә 40 төрле микроб бар, алар кайнаткач та үлми, диелгән. Хәзер дуңгыз асрауны табиблар да тыя башлады.

Ислам динендә шәригатьтә ничә төрле сәдака бар? Зәкят сәдакасы, гошер сәдакасы һәм фитра сәдакасы. Алар малы булган мөселманнар өчен фарыз һәм күләме дә билгеләнгән. Сәдакалар фәкать мохтаҗ мөселманнарга һәм мохтаҗ урыннарга гына бирелә, бирелергә тиеш. Әлбәттә, калган өстәмә сәдакалар алар кешенең үз ихтыярында һәм шулай ук мохтаҗларга гына бирелергә тиеш. Динсез кяферләргә мөселманнардан сәдака булып аларны туры юлга – исламга чакыру тора.

Әйдәгез, хәзер кешеләр уйлап чыгарган бидгать гүр сәдакасын карыйк. Шәригатьтә гүр сәдакасы дигән нәрсә беркайда да юк һәм каян килеп кергәне дә билгесез. Аның зыяны: кайбер урыннарда гүр сәдакасы мәҗбүри бер сыер, кайбер урыннарда мәҗбүри сарык, кайбер урыннарда мәҗбүри тавык, кайбер урыннарда мәҗбүри акчалата. Карагыз инде шәригатьтә булмаган бидгать гамәлне фарыз гамәлгә әйләндергәннәр. Бу сәдаканы һәм аның күләмен кемнәр уйлап чыгарган? Әлбәттә, аферист муллалар, монафиклар үзләренең нәфесләрен тутырыр өчен, кешеләрне алдалап, малга алданып, зур гөнаһларга кереп киткәннәрен сизми дә калганнар. Аллаһ сакласын. Бу сәдаканы алучылар мохтаҗлармы соң? Ятим калган гаиләнең соңгы малын тартып алалар. Әнә бер хатын: «Гүр сәдакасы итеп бер тавык чалып илткән идем дә мулланың хатыны абыстай: «Ник тавык суеп китердең?» – дип, мине тиргәде», – дип сөйләде. Кешеләр шундый оятсызлыкка барып җитә, гөнаһлардан да курыкмыйлар ичмасам. Шул бидгать ялган гүр сәдакасын дөрескә чыгаручылар да җитәрлек. Гайбәт булмасын өчен исемен язмыйм. Алданмагыз андыйларга, һәр сәдаканың шарты һәм урыны бар. Әҗер алам дип бидгать гамәл кылып, гөнаһка гына чумасыз. Аллаһ сакласын. Сезгә көчле иман теләп каламын.

Зөфәр ӘЮПОВ.

Әлки районы.

Комментарии