Эчүчелек белән шөгыльләнүчедә нинди иман булырга мөмкин?

«Адәм баласы Ходайны кинәт килеп чыккан фаҗигаләрдән соң яки җеназа вакытларында гына исенә төшерә. Ә башка чакта алдын-артын карамыйча дөнья куа, ахирәткә барачагы һәм әзерләнергә кирәклеге турында уйлап та карамый», – дигән иде миңа бер танышым. Хак сүзләр.

Мине дә халыкның динсезлеге борчый. Ахирәткә барачагын һәм әзерләнү зарур икәнлеген күпләр уйламый. Әлегә безнең күбебез Аллаһка ышанмый, муеннан гөнаһка баткан. Мәсәлән, эчүчелек белән шөгыльләнүчедә нинди иман булырга мөмкин? Хатынын хөрмәт итми, балаларын үстерешми, гаиләдәге актык акчаны алып эчә. Балалар ач калса да, сәрхушнең анда гаме юк. Ата-ананы, олыларны хөрмәт итү турында сөйләп торасы да түгел. Яшь чакта картлык килмәс дип уйлыйбыз, ахрысы.

Күп кешеләр явызлыкны яхшылыктан аера белми. Явызлык – эшләгән кешенең үзенә кире әйләнеп кайтачак бит. Адәм баласы җир йөзендә кунакта гына икәнен онытмасын иде. Шул кыска гына гомерләрне иманлы булып, лаеклы яшәп үткәрик. Кешене өмет, ышаныч дигән бөек көч яшәтә, шул егәр бирә. Иман ул – иң әүвәл Аллаһка ышану, инану булса, икенчедән, күңел сафлыгы, рухи пакьлек, изгелек һәм киләчәккә өмет белән карау.

Бер танышым ак яулыклы әбиләрнең эчүчелек белән шөгыльләнүләрен сөйләде. Исем китте, 65-75 яшьлек татар карчыклары үзләре. Алар кайчандыр спирт складында эшләгәннәр, хәзер дә «салгалап» торалар икән, үзләре моны, күңел күтәренкелеге өчен, дип аңлаталар, ди.

Иман ул – мөселманның әхлак һәм тәрбиялелек билгесе, күңелен тынычландыру чарасы. Менә шул сыйфатларын югалтса, кеше имансызга, куркыныч бер затка әйләнә дә инде.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан шәһәре.

Комментарии