Уразага әзерләнәбез

Уразага әзерләнәбез

Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим!
Бисмилләһир-рахмәнир рахим!
Әссәләтү вәссәләмү галә Расүлинә Мухаммәдин, вәгалә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Газиз мөселман туганнарыбыз, Аллаһы Раббыбызның барлыгына, берлегенә һәм мәңгелегенә, Аллаһының сөекле Рәсүле Мөхәммәд салаллаһу гәләйһиссәләтү вә сәлләмнең хак Пәйгамбәр икәнлегенә иман китерү бәхетенә ирешкәннәр, «Безнең Гәҗит» хезмәткәрләре һәм яздырып алып укучы милләттәшләребез,
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
9 июль көнне, Җир йөзендә яшәгән 1 миллиард ярымга якын мөселман кардәшебез Уразага керергә әзерләнә. Без мөселманнар шушы изге Рамазан аен олылап, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, рәхмәтенә ирешү өчен, башка халыклар хәрәм ризыклардан, хәрәм гамәлләрдән дә тыелмаган вакытта, көн дәвамында, Аллаһы безгә хәләл иткән ризыклардан да тыелып торабыз. Тәүлегенә биш тапкыр булган фарыз намазларына өстәп, тәравих намазларын үтәргә дип, госелләнеп, тәһарәтләр алып, мәчетләргә ашыгабыз. 30 көн буена гадәттәгедән күбрәк Изге Коръән аятьләрен укыйбыз, тыңлыйбыз. Аллаһы Тәгалә барчабызга да шушы фарыз кылынган уразаларыбызны исәнлек-саулык, тәкъвалык белән кылырга насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә уразаның фарызлыгы хакында болай ди: «Йә әйүһәлләзинә әмәнү күтибә галәйкүмүс-сыййамү кәмә күтибә галәл-ләзинә минң кабликүм ләгалләкүм тәттакун», ягъни, «Әй, иман китерүчеләр! Әвәлгеләргә фарыз ителгән кебек, сезгә дә фарыз булды. Бәлки сез фарыз гамәлләрне үтәп, тәкъвалык юлына басарсыз.» (2/183)
Аллаһы Тәгалә бу аятьтә безне тәкъва булырга чакыра. Ягъни, тота торган уразаларыбызны иртәдән кичкә чаклы ач торып кына түгел, ә ихлас күңел белән Аллаһы Тәгаләне яратып, Аның бер ялгызының ризалыгына ирешү өчен, кылган гөнаһларыбызны ярлыкавын өмет итеп, гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә һәм Аның сөекле Рәсүле кушканча кылырга бурычлыбыз. Шулай ук, Аллаһы Тәгалә Үз колларына аларның көче җитмәгән гамәлләр кылырга боермый.
«Ураза санаулы көннәрдә генә тотылыр. Берәрегез чирләсә яки сәфәр чыкса, соңыннан уразасыз узган көннәр өчен башка көннәрдә тотып бетерер. Берәүнең ураза тотарга көче җитмәсә, бер фәкыйрьне 30 көн ашатыр, яисә шул чаклы сәдака бирер. Әмма, түләп өстегездән төшергәнче, уразаны тотуыгыз хәерле.» (2/184)
Рамазан ае турында Пәйгамбәребезнең бер сәхих хәдисендә, бу хәдисне Әбү Хөрәерә р.а.г. риваять итә, Аллаһының илчесе әйтте: «Рамазан ае кергәч, Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла һәм Шайтаннар чылбыр белән богауланалар», – ди. Чыннан да, газиз дин кардәшләрем, үзегез дә сынап караганыгыз бардыр: Уразага кергәч күңелләр нечкәрә, намаз вакытында башыбызга төрле уйлар килми башлый. Ни өчен бүтән айларда намаз укыганда башыбызга төрле уйлар килә, ничә рәкәгать укыган да онытылып китә, ә Рамазан аендагы намазларда хәтер дә яхшырган кебек була һәм башта төрле кирәкмәгән уйлар да бөтерелми? Чөнки, Шайтан чылбыр белән богаулап куелган була. Ә мондый көннәрне, мәлгунь кешенең кан тамырыннан Иблис кереп, баш миенә менә дә, кешегә үз фикерен сеңдерә. Шулай, Иблис безгә гамәл кылырга комачау ясамасын өчен, Аллаһы Тәгалә сөекле колларына ураза тотарга җиңеллек китерә, Иблисне богаулап куя. Ни кызганыч, башка айларда Иблискә тулы ирек бирелгән һәм ул мәлгунь Аллаһыга биргән сүзен җиренә җиткереп үти. Җәмгыятебез тулысы белән диярлек Иблискә хезмәт итә. Иблис богауда булса да, адәми-шайтаннар иректә кала һәм алардан да Аллаһы безне сакласа иде.
Уразаның фазыйләте турында Пәйгамбәребез с.г.в. нең хәдисендә, шулай ук Әбү Хөрәерә р.а.г. риваятендә, Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Ураза ул тәмуг утыннан саклаучы калкан, ураза тотучы юньсезлектән качсын, үзен наданнар кебек тотмасын, берәрсе бәхәс куптарса, ике тапкыр: «Мин уразалы», – дисен. Җаным кем карамагында булса, Шуның белән ант итәм, ураза тотучының авызыннан килгән ис, Аллаһы Тәгалә өчен мускусның хуш исеннән яхшырак. Аллаһы Тәгалә әйтер: «Ул Минем өчен ашамый, эчми һәм теләкләреннән баш тарта, Минем өчен ураза тота, шуның өчен Мин аның изге эшенә ун тапкыр арттырып әҗерен бирәчәкмен.» Бу хәдистән аңлашылганча, әгәр мөселман уразаны Аллаһы Тәгалә өчен тотса, ягъни Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып гамәл кылса гына кабул булачак. «Күршем ураза тота, әллә мин аңардан кимме», – диеп кенә, Аллаһы Тәгалә кушканнарга игътибар бирмичә генә ураза тота икән, бу инде ач тору гына булып кала.
Ураза тотучыларны Аллаһы Тәгалә Ахирәттә аерым бер олы дәрәҗәгә күтәрә. Ураза тотучылар өчен Җәннәт капкалары да аерым булганын Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нең аятьләреннән беләбез. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте ди: «Чынлыкта Җәннәттә «Әр-Рәййан» исемле капка бар, шул капка аша намаз тотучылардан башка беркем дә керә алмас, намаз тотучылар кергәннән соң ул капка ябылыр һәм башка беркем дә ул капкадан кермәс.» Димәк, кеше дөньяда чакта ураза тотмаган өчен каффәрәт кенә түләгән булса, ул кеше Җәннәткә керсә дә, «Әр-Рәййан» капкасыннан керә алмаячак. «Әр-Рәййан» капкасыннан керүче Җәннәт әһелләренә шартлар да югары дәрәҗәдә күрсәтеләдер.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, газиз милләттәшләрем, сезгә һәм дә барчабызга да, Аллаһы Тәгалә исәнлек, иминлек, сәламәт акыл, сәламәт тән һәм изге ниятләр биреп, ислам диненең биш баганасының берсе булган уразаларыбызны тотып, Аллаһының рәхмәтләренә ирешеп яшәргә насыйп булса иде һәм кылган гамәлләребез Аллаһының рәхмәтенә ирешсә иде. Гает бәйрәмнәренә чаклы хәвеф-хәтәрсез, кайгы-хәсрәтсез гамәл кылып, тәравихларга йөреп барчабызга да уразаларыбызны тотарга насыйп итсен. Шулай ук «БГ» хезмәткәрләренә һәрвакыт шулай халкыбызны шатландырып һәм милләтебезгә армый-талмый эшләүләрен дәвам итәргә исәнлек, иминлек һәм иман байлыгы телим. Сезгә иң изге теләкләр белән Аллаһының рәхмәтенә ирешүегезне теләп, Вә сәламәгәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии