Манарасыз мәчеттә авыз ачтылар

Манарасыз мәчеттә авыз ачтылар

27нче май көнне Казанда гадәти булмаган ифтар үтте. Ачык һавада, иске һәм манарасыз мәчет бинасы янында. Бу мәчетнең барлыгы турында әле күпләр белмидер дә…

Татарстанда 1500ләп мәчет бар диләр, шуларның 80нән артыгы – Казанда. Аз түгел. Тик тарихи мәчетләребез бармак белән генә санарлык. Аларны кадерләргә тиеш булсак та, кайбер мәчетләргә игътибар җитеп бетми. Әле менә былтыр гына «Безнең гәҗит»тә Иске Таш мәчете турында язган идек. Ул мәчеткә игътибарны «Азатлык» татар яшьләр берлеге активистлары җәлеп итте: мәчеттә ифтар ашы уздырдылар, анда журналистлар һәм милләтебезгә-динебезгә битараф булмаучылар килгән иде. Шуннан соң Иске Таш мәчете турында белеп, аңа химая ярдәме күрсәттеләр. Мәчетнең эчке ягын сипләделәр, тышкы ягын карау буенча эшләр алып барыла.

Казанда архитектура ягыннан нәкъ «Иске Таш» кебек булган тагын бер мәчет бар икән. Ак мәчет. Тик аның кайда булуын да белмисездер. Белсәгез дә, танымый үтеп китәрсез – чөнки манарасы юк.

Ак мәчет Казанның Кызыл Татарстан урамы 20 адресы буенча урнашкан. Ул 1805нче елда, шушы ук урында торган агач мәчетне, күрәсең, искерү сәбәпле сүткәннән соң салынган. Ә агач мәчет үзе 1740нчы елда ук торгызылган булган. Ни кадәр борынгы заманнарга барып тоташа! Аны салдыру өчен акчаны Орнашбаш дигән авылда яшәүче Рәкыйп бай исемле купец биргән. Төзелеш эшләре 1801нче елда башланып, 4 ел буе дәвам иткән. Ике катлы кирпеч мәчетнең беренче каты – склад булса, икенче катта намаз уку бүлмәләре.

Мәчетнең язмышы аянычлы – 1929нчы елның апрель аенда, совет власте карары нигезендә аны ябалар, 1930нчы елда исә манарасын кисәләр. 124 ел эшләгән иман йорты дип тә тормыйлар. Татар бае акчасына салдырылган мәчет, Аллаһ йорты булудан туктагач, башта татар мәктәбе буларак ачыла. Соңыннан шактый еллар йон эшкәртү цехы булып хезмәт итә.

90нчы еллар башында җәмәгатьчелеккә мәчетләр кире кайтарыла башласа да, Ак мәчет мөселманнарга 2004нче елларда гына кайтарылган. Әмма бүгенге көндә дә хәле шактый аяныч. 15 ел элек кире кайтарылуына карамастан, монда әле дә реставрация эзләре юк, түбәсе ябылса да, эченә кереп намаз да укып булмый, чөнки тәрәзә-ишекләре капланган, тирә-ягы ябык.

27нче май көнне менә шушы тарихи бина янында ифтар мәҗлесе оештырдылар. Моны үткәрү идеясе – «Азатлык» татар яшьләре берлегенең элеккеге рәисе, хәзерге вакытта «Төрки караш» газетасы баш мөхәррире Наил Нәбиуллинның башына килгән.

– Казан буйлап сәяхәт иткәндә, Яңа Татар бистәсендәге татар йортларын, мәчетләрен күзәтеп йөргәндә, бер соры гына бинага игътибар иттем. Аның гадәттән тыш үзгә итеп урнаштырылуы күзгә бәрелде. Башка бөтен өйләр туп-туры урамга карап тора, ә моның алды урам почмагына карый. Миндә бу кызыксыну уятты. Бинаның бик борынгы булуын фаразлый идем, шулай булуы күренеп тә тора. Тик интернетта казынгач, аның элеккеге мәчет булуын белеп, шаккаттым. Мәчет бинасына 214 ел булса да, ул тышкы яктан шактый яхшы сакланган. Тәрәзә кырыйлары гына таушалган, җимерелгән. Соңгы тапкыр монда азан 1929нчы елда яңгырагандыр дип фаразлыйбыз. Совет хакимияте тарафыннан ябылганчы, ягъни. Безнең максатыбыз исә бу мәчеткә игътибар җәлеп итеп, аны яңадан мөселманнарга кайтару, анда азан яңгырый башласын өчен тырышабыз. Ә моның өчен, билгеле, мәчетне торгызу кирәк. Аннан соң бер борчуыбыз бар. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан, 1911нче еллар тирәсендә, Казандагы хәрби гаскәрләрне тотар өчен төзелгән Арча казармаларын күптән түгел җимереп ташладылар. Алар заманында сакланыла торган объектларның берсе иде, әмма ул статусны бетереп, күптән түгел соңгы биналарын иштеләр. Җәмәгатьчелектә бу шактый зур шау-шу куптарды, тик җитәкчеләрнең исе китмәде. Мәсәлән, Президент ярдәмчесе Олеся Балтусова: «Кызганыч инде, иштеләр. Кызганыч инде…», – дип кенә җавап бирде. Соң, ул ишелгәч кенә кызганыч булырга тиешме? Менә без дә борчыла башладык әле: шул тарихи мәчетнең утырган җиренә берәрсе кызыкмасмы? Без бу мәчетне саклап калмасак, Арча казармалары сыман, аны берәрсе ишмәс микән? Әйе, бүгенге көндә бу мәчет ул федераль һәйкәл, аны федераль дәрәҗәдә якларга тиешләр. Әмма күрдек бит: бүген ул статус бар, ә иртәгә инде юк. Без моңа бик борчылабыз. Чөнки акча ярату дигән әйбер хас кайберәүләргә. Аннан соң, җир өчен көрәш тә бездә бик киеренке. Бу мәчет җиренә беркем кызыкмас, дип гарантия бирүе авыр. Шуңа күрә, мәчет иске, аның кирәге юк инде дип, берәрсе җирләренә кызыкмасын өчен, бинасын торгызу кирәк, – дип аңлата Наил Нәбиуллин.

Авыз ачу мәҗлесендә егермеләп кеше катнашты. Милли активистлар, студентлар… Мәчет территориясенә өстәл корганнар иде. Чараны чын татар рухлы итеп оештырырга булганнар: ит бәлешләре белән.

Ифтар – яшьләрнең планында булган беренче адымнар гына. Якын арада биредә мәчет территориясен җыештыру буенча өмә оештырачакбыз, дип сөйли Наил Нәбиуллин.

– Анда тәртип саласы булачак. Ифтар вакытында да, ашаудан тыш Ак мәчетнең киләчәге турында фикер алыштык. Бер аксакалыбыз, киләсе елга бу мәчеттә авыз ачарга язсын иде дип, дога кылды. Шул ук вакытта мәчеткә игътибар җәлеп итү чараларын да сөйләштек. Алар төрле булачак. Президентка, мөфтияткә, татар эшкуарларын мөрәҗәгать итеп, финанс ярдәме бүлеп бирүләрен сорарга җыенабыз. Бу мәчетне торгызырга кирәк, дип саныйбыз, – диде Наил Нәбиуллин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии