- 04.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Быел изге Рамазан – ураза ае 6нче июньдә башлана. Һәр мөселман шушы айны түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки ул – рәхмәт, җәһәннәмнән котылу һәм җәннәтле булу ае. Бу айда кылган изге гамәлләр өчен әҗер-саваплар арттырылып бирелә.
Рамазан аеның бөек һәм зур форсатлар ае икәнлеге бик күп хәдисләрдә әйтелә. «Рамазан ае килеп җиткәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар богауларга богауланып куя». «Кем Рамазан аенда Аллаһыдан савап өмет итеп уразасын тотса, шуның кылган гөнаһлары ярлыканыр».
Рамазан аена багышланган, ураза тотуның кайбер шәргый хөкемнәре турында узган ел газетабызда язган идек («Безнең гәҗит» №24, 17 июнь, 2015 ел).
Быел Диния нәзарәте Рамазан аеның башы 6нчы июньдә дип билгеләде. Рамазан аенда гына укыла торган тәравих намазлары 5нче июнь көнне кич белән башланып китә. Чөнки ай календаре буенча яңа көн кояш баю белән туа. Тәравих намазлары, гадәттәгечә, 20 рәкагәтьтән торып, республикабызның күп кенә мәчетләрендә хәтем (Коръәнне тулысынча укып чыгу) кылыначак. Ә ураза гаете 5нче июльдә булачак.
Рамазан аенда фитыр, фидия сәдакасы һәм зәкәт күләме билгеләнә. Фитыр сәдакасын бары тик Рамазан аенда гына, гает намазы укылганга кадәр түлиләр. Ул тоткан уразаларыбызның кимчелекләрен каплар өчен тиеш булып тора. Быел фитырның күләмен бер кешегә 100 сумнан 600 сумга кадәр дип билгеләделәр. Ягъни байраклар күбрәк, кемнең кереме түбәнрәк, шул азрак түли. Гаиләдә балалар өчен гаилә башлыгы, ата кеше бирә. Хәтта ана карынындагы туачак бала өчен дә сәдака каралган.
Шулай ук Ислам динендәге 5 багананың берсе булган зәкәт тә, гадәттәгечә, Рамазан аенда билгеләнә. Бу айда изге эшләр аеруча саваплы булганга күрә, бай мөселманнар зәкәтне нәкъ шушы айда түләргә тырыша. Зәкәт итеп байлыгы нисабка, ягъни билгеле бер күләмгә җиткән мал-мөлкәтнең кырыктан бер өлеше (2,5 проценты) чыгарыла. Зәкәтнең нисабы 85 грамм алтын бәясенә тигез. 2016нчы елга нисабның күләме 224 000 сум дип билгеләнде. Кемнең 224 мең сум һәм аннан артыграк акчасы, шул суммага тигез сатуга куелган товары, яки башка коммерция мал-мөлкәте булса, һәм ул ел дәвамында 224 мең сумнан кимемәсә, шул очракта зәкәт түләү фарыз була.
Фермерчылык белән шөгыльләнүчеләргә дә зәкәт түләү тиеш була ала әгәр:
– Эре мөгезле терлек 30 баштан артып китсә;
– Сарыклар саны 40тан артса.
Фидия сәдакасын кем уразаны гозер сәбәпле бөтенләй тота алмый, шул түли. Аның күләмен бер көн ураза өчен 200 сум дип билгеләделәр. Айда 30 көн булса, 6 мең сум булачак. Кемнең инде мондый акча түләргә мөмкинчелеге булмаса, бу бурыч аның өстеннән төшә. Чөнки Раббыбыз безгә күтәрә алмаслык законнар йөкләмәде. Юкса, авыру сәбәпле ураза тотарга ярамаган өлкәннәр бернигә карамый, яисә фидия сәдакасеннән куркып, үз сәламәтлеген куркыныч астына куя. Бу ярамый.
Кадерле мөселман кардәшләребез, кемдер тагын сәдака җыеп муллалар байый дип әйтер. Ләкин юк, монда китерелгән саннарны, сумнарны хәзрәтләр күктән алып билгеләми. Барысы да Аллаһы тарафыннан шәригатьтә билгеләнгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында да аерым зәкәт җыючылар булган, хәзер дә зәкәт җыю фондлары, шулай ук кайбер мәчетләрдә дә хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Аллаһы Тәгаләгә безнең сәдакаларыбыз кирәк түгел, Ул аларга мохтаҗ түгел, ләкин боларның барысы да безнең үзебезгә кирәк. Шушы сынаулар аша Аллаһ безне сыный, кайсыбыз изге гамәлләр кылачак, ә кайсыларыбыз яманнарын. Без Аллаһы каршында барыбыз да бертигез. Бары тик тәкъвалыгыбыз белән генә аерылабыз.
Аллаһы Тәгалә якынлашып килүче Рамазан айларында уразаларыбызны тотып, күбрәк изге гамәлләр кылырга насыйб әйләсен.
Зөлфәт ФӘЙЗРАХМАНОВ
СӘХӘР АШАГАНДА НИЯТЛӘҮ
Сәхәр ашар алдыннан түбәндәге дога укыла:
Нәүәйтү ән әсумә шәһри рамаданә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби халисән лилләһи Тәгәәлә.
(Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен, ихлас ният кылдым Рамазан уразасын тотмакка, таң вакытыннан башлап, кояш батканчы.)
Ниятне тел белән әйтү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме, кичтән үк «иртәгә ураза тотам» дип күңелдән ниятләп кую кирәк.
АВЫЗ АЧКАНДА ДОГА ҮРНӘГЕ
Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү фәгъфирли йә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххәртү.
(Әй Аллаһ, бу уразамны мин Синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл кылдым һәм Синең ризыгың белән авызымны ачтым. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһы, мине әүвәлге һәм соңгы гөнаһларымны да гафу ит).
Авыз ачканда догалар кабул була торган вакыт. Шушы доганы гына түгел, башкаларын да, үз телебездә дә дога кылу саваплы.

Комментарии