- 04.05.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер, диләр. Әмма кайчак менә мин мәчет салдырдым әле, мин шуның кадәр сәдака бирдем әле дип, шапырынырга яратабыз. Изге гамәлләрең турында мактанып сөйләү гөнаһмы? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән шул темага фикер алыштык.
– Рөстәм хәзрәт, күрсәтеп сәдака бирергә ярыймы?
– Күрсеннәр, белсеннәр дип башкалар каршында изге эш башкару – зур гөнаһ. Аллаһ Тәгалә – күрүче һәм белүче. Кемгәдер үрнәк булып изге гамәл кылганың хакында сөйләргә ярый, ләкин аның максаты мактану булмасын. Ниятең дөрес булса, Аллаһ Тәгалә тарафыннан зур савап алырсың. Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Адәм баласы яшерен килеш, кешегә күрсәтмичә бер изгелек кылса, уң ягындагы фәрештәсе аңа 700 әҗер язарга мөмкин. Әгәр шуны бер генә кешегә сөйләсә, әҗернең 699ы шул вакытта ук сөртелеп, бер генә кала. Әгәр дә тагын да мактанып йөрсә, шул берсе дә сөртелеп, сул як фәрештәсе «рия кылды» дип язып куячак, – дигән. Ягъни күрсәтеп кылу дигән мәгънәдә. Коръәни Кәримдә «Бәкара» сүрәсендә Аллаһ Тәгалә әйткән: «Әй, иман китергән бәндәләр, үзегезнең сәдакаларыгыз турында кешеләргә сөйләп, чәчеп йөреп, әҗер-савабын югалта күрмәгез. Ул рия кылган гөнаһлардан саналыр».
– Мәчет салдырырга күпме акча биргәнне әйтергә ярыймы?
– Аллаһка шөкер, мәчетләр бүген ярдәм кулы сузучыларның тырышлыгы белән төзелә. Бер генә кешенең мәчет салып чыгарга акчасы җитмәскә мөмкин. Андый очракта: «Мин мәчетнең ярты акчасын түли алам, калганына сезнең ярдәм кирәк», – дип башкаларга мөрәҗәгать итә, кирәкле сумманы бөтен авыл, республика белән бергә җыялар. Һәрхәлдә, безнең республикада халык мәчет төзелешенә үз өлешен кертми калмый.
– Мәчет төзегәндә эшчеләрнең кем булуы мөһимме?
– Әлбәттә, мәчетне әдәпле, әхлаклы, акыллы кешеләрдән салдыру хәерле. Мәчетнең бер өлешен салып, аракы, сыра эчеп, кәеф-сафа корып утырсалар матур күренеш түгел. Бу халыкның күңелендә ризасызлык тудырырга мөмкин. Ислам дине һәркем өчен үрнәк булырга тиеш.
– Кайчак мәчет салдыручыларны гаеплиләр. Мондый мәчет буламыни, дип ризасызлык та белдерергә мөмкиннәр...
– Халыкка дини тәрбия җитми. Алар гаепли белә. Мәчет салдыруның никадәр зур эш икәнен аңламый. Мәчет салдырырга яки башка изге эштә ярдәм итүчеләрнең гыйлемнәре артсын, рия дигән сүзне белеп, Аллаһ ризалыгы өчен эшләсеннәр иде. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Минем өчен эшләгән эшне мин кешеләргә үзем җиткезәм», «Гөнаһыңны яшерсәң дә, изгелегеңне яшерсәң дә әйтермен», – дигән.
– Кайберәүләр гөнаһларын юдыру өчен мәчет салдыра. Мәчет салдырып кына гөнаһ кимиме?
– Мәчет – гыйбадәтханә, намаз уку урыны ул. Хәтта Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Бер кешегә Әссәламегаләйкүм», – дип әйтсәң, ә ул сиңа «Вәгаләйкемәссәлам», – дип кулын бирсә, шуның белән генә күп гөнаһларыгыз сөртелә», – дигән. Намаз, Коръән уку, рөкүгъ, сәҗдәгә төшү күп гөнаһлардан азат итә. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.): «Әгәр сезнең яннан чип-чиста елга акса һәм көнгә биш тапкыр шул елгага кереп юынсаң, тәндә кер калмас. Шуның кебек көнгә биш вакыт намаз укыган кешенең күңелендәге гөнаһлары юылып бара», – дигән. Мәчеттә укылган намазларның савабы ярдәм иткән кешегә дә, намаз укучыларның үзләренә дә бара. Бу кыямәт көненә кадәр һәм кеше үлгәч, кабергә төшкәч тә дәвам итә. Безнең һәр эшебез нияттән башлана. Әгәр ниятебез Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен мәчет салдыру икән, иншәаллаһ, савап алырсың. Гөнаһтан арынам дип кенә, мәчет салдыру дөрес түгел.
– Мәчеткә исем бирү дөресме?
– Дөрес. Мәчетне исән кешенең исеме белән атарга да ярый.
ВӘГАЗЬЛЕ СӘГАТЬ
Кардәшләрем, тормышыбызның иң шатлыклы һәм иң кайгылы мизгелләрендә без кайсы йортның ишеген шакыйбыз? Гаилә корырга ниятләсәк, кая барабыз? Балабыз туса, исем кушарга, дип кая юнәләбез? Күз тиеп, хәлебез начарланып китсә, өшкертергә, җиңеллек алырга дип, кая киләбез? Берәр якыныбыз вафат булса, аны юып-кәфенләп, җеназасын укытыр өчен кеше эзләп, кайсы йортның бусагасын атлап керәбез? Мөгаен, барыбыз да «мәчет», дип җавап кайтарыр.
Чынлап та, мәчет хәзерге тормышта зур урын биләп тора. Бабайларыбыз да берәр яңа җиргә күченсәләр, иң беренче мәчет төзегәннәр. Тарих битләренә күз салсак, хәтта Себер якларына сөргенлеккә озатылган бабаларыбыз да, барып төпләнгәч тә, җыелышып мәчет җиткезгәннәр. Нинди авыр чорларда да мәчет торгызып, гыйбадәт кылырга тырышканнар, күңелләре мәчет белән бәйле булган. Бабаларыбыз яхшы белгән: Аллаһ каршында иң сөекле җирләр – ул мәчет булган җирләр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) «Аллаһ өчен иң яраткан җирләр – мәчетләре булган җирләр, һәм Аллаһ иң нәфрәт иткән җирләр – аның базарлы җирләре» – дип әйткән.
Мәчетләрдә Аллаһка гыйбадәт кылалар, Аны зекер итәләр, файдалы гыйлем өйрәтәләр, игелек кылырга өндиләр, начар вә бозык гамәлләрдән тыялар, шуңа да Раббыбыз мәчетле җирләрне ярата. Ә базарларда, гадәттә, алдау, ялган, талаш, сатулашу, гөнаһлар күп кылына, шул сәбәпле базарлар күп булган җирләрне Аллаһ Тәгалә сөйми, дип аңлаталар галимнәр.
Ләкин мәчет төзеп куеп кына эш бетми, ир-атларга анда намаз укырга йөрергә кирәк, чөнки мәчеттә укылган намаз өйдә укылган намазга караганда 25 мәртәбә өстенрәк, саваплырак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә әйткән: «Кеше катнаша торган җәмәгать намазы аның үз өендә яки базарда кылган намаздан, ул тәһарәтне тиешенчә үтәгән, ә аннан соң мәчеткә намазны үтәр өчен генә барган (очракта), егерме биш тапкыр хәерлерәк, (һәм шунда) һәр адымы өчен ул, һичшиксез, (бер) баскычка күтәрелә, ә (бер) гөнаһ аннан гафу ителә, ә ул намазны үти башлагач, фәрештәләр – ул намазын үтәгән урынында тәһарәтен бозмыйча калган (барлык) вакытта – Аллаһка дога кылырлар һәм: «Әй, Аллаһ, аны гафу ит, әй, Аллаһ, аны ярлыка», — дип әйтерләр, ә ул аның (намазның) башлануын көтә торган бөтен бу вакытта намаз (хәлендә) булыр».
Бу хәдис мәчеткә йөрүнең файдасын, өстенлеген ассызыклый. Мәчеткә илтә торган һәр адым саен бер изгелек языла һәм бер гөнаһ сөртелә. Ягъни намазны өйдә укысак, бер сум алган кебек, ә мәчеттә укысак, егерме биш сум алган кебек булырбыз. Күз алдына китерү өчен гади генә мисал: әгәр дә берәр бай кеше мәчеткә килгән өчен акча бирә башласа, мәчетләребез кеше белән тулыр иде. Ә монда галәмнәрнең иң бай заты булган Раббыбыз акчадан да кадерлерәк һәм ахыйрәттә кирәк булачак валютаны – әҗер-савапны бирә, ә без аны, ни кызганыч, алып калырга ашыкмыйбыз.
Мәчеткә кергән кеше сизәдер, үзе дә аңламастан, күңеленә тынычлык иңә, калебендә искиткеч рәхәтлек тоя башлый. Һәм бу, чынлап та, шулай, моны дәлилләп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Кешеләр Аллаһ йортларының берсендә бергәләп Коръән уку һәм өйрәнү өчен җыелсалар, аларга, һичшиксез, иминлек иңәчәк, аларны рәхмәт каплаячак, фәрештәләр әйләндереп алачак, һәм Аллаһ Үз каршындагылар алдында аларны искә алачак», – дип әйткән.
Хәдистән күренгәнчә, мәчет әле ул намаз уку йорты гына түгел икән, ә файдалы гыйлем ала торган урын да. Мәчеткә килеп, Аллаһы китабын, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрен өйрәнсәк, бу, шулай ук, күңел тынычлыгы табарга, иминлеккә ирешергә ярдәм итә торган сәбәпләрдән булып тора. Ә күңел тынычлыгы бүгенге тынгысыз тормышта безгә аеруча кирәк.
Шуңа да, бабайларыбыз кебек, мәчет булмаган җирләрдә мәчетләр төзеп, анда намазларга, гыйлем эстәргә йөреп, мәчетләребезне тагын да нурландырып җибәрсәк иде. Мәчет төзеп куеп, анда бер кем йөрмәсә, мәчетебездән нинди файда булыр?! Мәчетләребезне буш тотмыйк, булдыра алганча, аның яшәешенә, гыйлем нуры таратуына һәркайсыбыз үз өлешен кертик!
(Раил хәзрәт Фәйзрахманов вәгазе)
Сукырлар һәм фил
Таулар арасында урнашкан бер шәһәрдә яшәүче кешеләрнең барысы да дөм сукыр булганнар. Көннәрнең берендә кала хуҗасына бер сукыр килеп:
– Хөрмәтле түрәбез, шәһәребездән берничә чакрым ераклыкта бер гаскәр туктаган. Аларның бик зур, йөрәкләргә курку салучы бер филләре бар. Шушы фил белән алар күп авылларны һәм шәһәрләрне яулап алалар. Әлеге гаскәр безнең шәһәребезгә таба юл тота. Алар безне дә, һичшиксез, һәлак итәчәкләр, – дип әйтте.
– Әй, вәзирләрем, безнең шәһәребездә бер генә кешенең дә фил дигән хайван турында бернинди белемнәре юк. Шулай булгач, аның нинди хайван икәнен өйрәнеп кайтыгыз! – дип боерык бирә кала хуҗасы.
Бу боерыкны үтәргә алынган дүрт вәзир юлга чыгып китә. Күпмедер вакыттан соң шәһәрләренә әйләнеп кайталар. Ашыга-ашыга патша хозурына баралар. Филнең аягын тотып карый алган вәзир:
– Фил – дүрт бүрәнәдән торган бер нәрсә, – дип әйтә.
Филнең колагын тотып карый алган икенче вәзир беренчесенә:
– Юк, син дөрес әйтмисең. Фил ул ике яфрактан гыйбарәт.
Филнең озын борынын тотып карый алган өченче вәзир:
– Сез икегез дә дөрес сөйләмисез. Фил ул озын йомшак торбага охшаган, – ди.
Филнең койрыгын тотып караган дүртенче вәзир исә:
– Сез өчегез дә ялгышасыз. Ул бүрәнәгә дә, яфракка, торбага да һич кенә дә охшамаган. Фил ул кечкенә генә, кәкрәеп, түгәрәкләнеп үскән нечкә агач ботагына охшаган, – дип әйтә.
Шулай итеп, дүрт сукыр бер-берсенең фикерен кабул итмичә сугыша башлыйлар.
Әй, сөекле, хөрмәтле дустым! Әлбәттә, бу дөнья гүзәллеген ике күз белән күрә алу – бик зур нигъмәт һәм Аллаһ Тәгаләнең кешегә биргән бүләге. Аның зур байлык булуын сукыр кеше генә аңлый ала дип уйлыйм.
Ләкин маңгай күзеннән тыш, кешедә әле күңел күзе дә бар. Аның сукыр булмавы тагын да мөһимрәк. Чөнки күңел күзе сукыр булса, кеше бу дөньяда беркайчан да хакыйкатьне күрә алмаячак. Югарыда язылган риваятьтәге сукырлар филнең аерым бер әгъзасын тотып, ялгыш нәтиҗә чыгарып сугышкан кебек, күңел күзе сукыр булган кеше дә ялгыш фикерләве белән үзен бутап, башкаларны да фетнәгә салачак.
Күңел күзенең сукыр булуы наданлыкка, тар фикергә, күңелдә булган уйларның саф, чиста булмавына нигезләнә. Асылда, шушы өч сәбәп күңел күзләрен пәрдәли һәм хакыйкатьне күрмәүгә сәбәп була. Аллаһ Тәгалә: «Кем дөньяда сукыр булса, ахирәттә дә сукыр булыр (һәм аның сукырлыгы тагын да артыграк булыр) ул – иң адашкан юл белән баручылардан», – дип күңел сукырлыгы хакында хәбәр иткән.
(Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең «Бәхетлеләрнең серләре» китабыннан)
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии