«Фитыр сәдакасын Ураза гаетендә бирү хәерле»

Рамазан аеның соңгы атнасына аяк басабыз. Димәк, билгеләнгән фарыз гамәлләрне үтәү, игелек кылыр өчен дә нәкъ бер атна вакыт калып бара. Фарыз гамәлләр исемлегенең беренче урынын фитыр сәдакасы алып тора. Аны кайчан бирергә? Фитыр сәдакасы кемгә тиешле? Аны каза кылырга ярыймы? Бу сорауларга җавап табу өчен, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

– Рөстәм хәзрәт, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте фитыр сәдакасының күләмен үзе билгели. Күпләр исә сәдаканың билгеле күләме юк, кем күпме бирә ала – шулай түли, дигән фикердә.

– Сәдакаларның төрләре күп, без шуны аңларга тиеш. Әйтик, нәфел сәдакасы бар. Ул – көндәлек бирелә торганы, аның билгеле бер күләме юк, аны бирмәү дә гөнаһ түгел. Бу сәдаканы акчалата да, маллата да бирергә мөмкин – савабы булыр. Рәсүлебез (с.г.в.): «Ярты хөрмә бирсәгез дә ярый, ул да – сәдака», – дигән. Нәфел сәдакасын аш мәҗлесләрендә таратабыз. Ә менә фитыр сәдакасының күләме билгеләнгән, ул дистә еллар буена шулай килгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дәверендә фитыр сәдакасының күләмен шул урында үсә торган йөзем һәм арпа, бодай кебек бөртеклеләр бәясеннән чыгып исәпләгәннәр. Ул чакта рубль булмаган, шуңа күрә аны акчалата түгел, хөрмә белән биргәннәр. Хәзерге үлчәм белән якынча өч килограмм хөрмә дигән сүз.

– Фитыр сәдакасы кемгә тиешле? Аны мәчеткә бирү дөресме?

– Фитыр сәдакасы – мескен-ятимнәрнең өлеше. Мөселман булган мохтаҗларга бирү хәерле булыр. Аны мәчеткә бирү дә дөрес, ләкин бу очракта Аллаһы йорты оештыручы булып саналсын. Мәсәлән, «Гаилә» мәчете дә фитыр сәдакасы җыя. Бу акчаны без ризыкка әйләндерәбез һәм мескен-ятимнәргә таратабыз. Тик үзеңнең якыннарың, дусларың арасында мескен-ятимнәрне эзләп, шуларга бирү хәерлерәк. Акчалата бирәсең килмәсә, әйберләтә бир. Кибеткә кереп, бер пакетны хәләл ризыклар белән тутыр да, тиешле кешесенә бир. Тик «миннән фитыр сәдакасы», дип әйтергә онытма. Фитыр сәдакасын мөселман булган һәркем – кол һәм ирекле кеше, ир-ат һәм хатын-кыз, бала һәм олылар да түләргә тиеш. Ураза тотканы да, тотмаганы да.

– Әгәр кешенең фитыр сәдакасын акчалата бирү мөмкинлеге юк икән, өендә булган ризыкларның бер өлешен бирә аламы?

– Аллаһы Тәгалә беркайчан да без булдыра алмый торган нәрсә бирми, кушмый. Әгәр фитыр сәдакасын бирә алмыйсың икән, бирмә. Аның гөнаһы юк. Әлбәттә, мөмкинлегең юк, әмма теләгең бар икән, әйберләтә бир. Өеңдә бер кисәк ипи бар икән, мескен-ятимнәргә шуны бирә аласың.

– Ни өчен фитыр сәдакасын Рамазан аеның соңгы көннәрендә бирү хәерле?

– Фитыр сәдакасын Рамазан ае керүгә дә, ай дәвамында да бирергә мөмкин. Тик иң хәерлесе – Ураза гаете көнне бирү. Бу –Пәйгамбәребез (с.г.в.) гадәтенә бәйле, чөнки ул фитырны ярлы, мохтаҗ кешеләрне бәйрәмдә сөендерү максатыннан гает көнне биргән. Кайчан бирсәң дә ярый, әмма фитырны ураза гаете укылганчы биреп калырга кирәк. Гает намазыннан соң ул гади сәдакадан саналыр.

– Фитыр сәдакасын бирмәсәң, уразаң кабул булмый, диләр. Бу дөрес сүзләрме?

– Юк. Фитыр сәдакасы Рамазан аенда кылган гамәлләрнең савабын гына арттыра. Бу сәдаканы бирмәүче кешенең ураза тотканда эшләгән хаталары, кимчелекләре, сөйләгән буш сүзләре гафу ителми һәм шул сәбәпле уразага әҗер-савабы азрак була.

– Сәдака биргәндә, иң элек якыннарыңнан башла, диләр. Фитырны әти-әниеңә, әби-бабайларыңа бирергә ярыймы?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) «Артык малың булса, иң беренче үзеңдә тот, аннары гаиләңне кара. Алардан соң туганнарыңа һәм якыннарыңа бир», – дигән. Димәк, иң элек үзеңнең бурычларыңны түлә һәм фарыз сәдакаңны бир, аннары гаиләң турында кайгырт, соңыннан гына башкалар турында уйла. Әти-әниебез, әби-бабайлар турында без кайгыртырга тиеш. Бу – тиешле гамәл. Аларга бүләк итеп, сәдака бирергә мөмкин, әмма фитыр сәдакасы бирү дөрес булмас. Әгәр дә әнием мескен хәлендә дип, мин аңа фитр сәдакасы бирсәм, миңа гөнаһ язылыр, чөнки мин үземне үстергән әниемне тиешле дәрәҗәдә карамыйм. Әби-бабаларга, әти-әнигә фитыр сәдакасы бирергә ярамый, ә менә туганнарыңа бирү рөхсәт гамәл. Билгеле ки, араларыннан мескен-мохтаҗларны табып. Начаррак хәлле күршең бар икән, бу сәдаканы аңа кертеп бирү дә дөрес гамәл булып саналыр.

– Вакытында түләнмәгән фитыр сәдәкасы каза кылынамы?

– Юк. Аның савабына бары тик Рамазан аенда гына ирешелер.

– Мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирү ул урамда теләнеп утырганнарга акча өләшү дип уйлый күпләр. Урамда ялган ният белән акча сораучылар да бар бит. Алданып, сәдака бирсәң, савабы булмасмы?

– Савабы була, ләкин, әйткәнемчә, үзең белгән кешегә бирү хәерлерәк. Мохтаҗ, фәкыйрь, аз керемле, күп балалы гаиләләргә, акча эшли алмаучы авыру кешеләргә, пенсиясен җиткерә алмаган әби-бабайларга, бурычка күмелгәннәргә, йорт-куралары янып мохтаҗлык кичерүчеләргә, акча юклыгы сәбәпле үзенең туган ягына кайта алмаучы мосафирга бирәләр. Кемнең сәдакага мохтаҗ булуын үзең белеп, күреп торасың бит. Шуларга бирсәгез дә була.

– Мохтаҗлар исәбенә кемнәр керә соң?

– Мохтаҗлар ике төрле була. Беренчесе – ашарына ашы, киенергә киеме, яшәргә урыны булмаганнар. Аларны мескен дип атыйбыз. Икенчеләре – ашарына да бар, киеме дә юк түгел, әмма тулы тормыш өчен ризык яисә киеме җитмәүчеләр. Әйтик, иртән ашарына бар, ә кичкә юк. Менә шундыйларга ярдәм кулы сузарга тиешбез.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии