Аллаһы юлыннан тайпылмыйк

Аллаһы юлыннан тайпылмыйк

بسم الله الرحمن الرحيم

Аллаһы Тәгалә кешеләрне һәм җеннәрне бары берүзенә генә гыйбадәт итсеннәр өчен барлыкка китерә. Шул ук вакытта Ул сайлап алу хокукы бирде, беркемне дә дингә көчләп күндерми. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр теләсәк, кешеләрнең барысын да иманга китерер идек», – ди. Шулай ук: «Тели икән – иман китерсен, тели икән иман китермәсен», – ди.

Дөньяви дәүләт булуына карамастан, РФ Конституциясендә дә дин иреге каралган, ягъни һәр кешегә үзе теләгән динне сайлау, шул динне тоту, тарату хокукы бирелгән. Моны үзен һәм башкалар иреген ихтирам иткән һәр кеше таный һәм шик астына куймый.

Шушы яктан караганда, хәзер ислам дине тирәсендәге Татарстанда бара торган вазгыятьнең бернинди нигезе була алмый. Шулай булса да, бернинди тәнкыйтьне дә күтәрә алмый торган, уйлап чыгарылган сылтаулар белән халыкны алдан әзерләп, билгеләп куйган тәртәләр арасына кертеп җигәргә маташалар. Аек акыллы кешегә моның мәгънәсезлеге аңлашыладыр. Сукыр кеше кебек, башкаларга ияреп түгел, йөрәге аша үткәреп иманга килгән кеше моңа беркайчан да риза булмаячак. Хәзерге заманда мәгълүматка кытлык юк – бөтен дөнья уч төбендә һәм Русиядә, Татарстанда булсынмы, аерым мәчеттә – бөтенесе дә без теләгәнчә булырга тиеш, дигәннәргә ишекләрне бикләп куярга гына кала. Кеше барыбер дөреслекне эзли һәм эзләячәк, чөнки шул дөреслекне, хакыйкатьне эзләп, ул дин юлына баса. Кеше мәчеттән читтә дә буып торучы кысалар арасында яши.

Аллаһыга мактау булсын, ислам динендә бөтен сорауларга да җавап табып була, дөрес эзләсәң, әлбәттә. Аллаһы Тәгалә белмәгәнне белем ияләреннән сорарга куша. Аллага шөкер, динебезнең нигезләрен аңлап, халыкка җиткерүче галимнәр күп. Ислам динендәге 4 төп мәзһәбкә нигез салучы галимнәрнең юллары дөреслеге шик астына куелмый икән, димәк, һәр кешенең үзе теләгән галимгә иярергә хакы бар, бу аның үз ирегендә. Ислам диненең нигезен аңлатучы мәсьәләләрдә алар бер сүздә бит. Ә инде ниндидер әһәмияте кечерәк мәсьәләләрдә аермалыклар бар икән, кеше бу очракта кайсы галимнең фәтвәсенә иярергә икәнен үзе хәл итәргә хокуклы. Әлбәттә, әзме-күпме белеме булган мөселман кешесе дәлиле көчлерәк булган фәтвәне кабул итә. Ниндидер гыйбадәткә кагылган мәсьәләдә Пәйгамбәр юлын күрсәткән дөрес хәдис бар икән, нишләп әле аны дәлил итеп алмыйча, кемнеңдер бернинди дәлилсез фикеренә таянып яшәргә тиеш? Мөселман Аллаһы кушканча, Аның Рәсүле өйрәткәнчә, гыйбадәт кылырга тиеш. Бар гыйбадәтнең тә нияткә карап бәяләнгәнен искә төшерсәк, башкаларның дәлилсез фикеренә ияреп кылынган гыйбадәтнең ниятен дөресләү бик авыр. Сине өйрәтүче кеше нинди генә абруйлы булмасын, әгәр гыйбадәттә ул дәлилсез ниндидер фәтвә бирә икән, Аллаһыга иман китергән кеше моның белән канәгатьләнә алмый. Дәлил булмаган очракта, аның күңеле тыныч түгел, чөнки аның Пәйгамбәребез сөннәте рәвешендәге таянычы, терәге юк. Хәтта бөтен кеше шул рәвешле эшләсә дә, ул алар шулай эшләгән өчен түгел, Аллаһы шулай кушкан өчен, шул рәвешле гыйбадәт кылырга тиеш. Хәтта галимнәрнең дә дәлилсез фәтвәсенә иярү Аллаһыга ширек кату кебек куркыныч гөнаһка кереп китү белән яный. Моннан Аллаһы Тәгалә Үзе кисәтә: «Үткәндәге кавемнәр үз галимнәрен һәм руханиларын үзләренә илаһ итеп сайлады», – ди, ягъни алар Аллаһы сүзен калдырып, галимнәре сүзенә иярде. Аллаһы Тәгалә монда сайлауга урын калдырмый, «Пәйгамбәр сезнең өчен иң яхшы үрнәк булды», – ди. Димәк, гыйбадәт кылганда, һәр гамәлгә сөннәттән дәлил эзләргә тиешбез. Ислам динендә ата-бабалар юлы дигән, традицияләр дигән дәлил юк. Коръән белән әзме-күпме таныш кешегә Аллаһы моның наданнар, җәхилләр юлы икәнен адым саен күрсәтә. Чөнки наданнарның төп дәлиле булып ата-бабалар юлы торган һәм бу дәлилгә таяну күпме кавемне Аллаһы җәзасына дучар иткән. Мөселманнарны бу юлга көчләп кертергә тырышучыларны Аллаһыдан куркырга чакырам. Мөселманнарны ата-бабалар юлы дип адаштырырга тырышучылар алдында акланып, аларга традицияләргә иярүчеләр икәнебезне исбат итәргә тырышу дөрес юл түгел. Гаепле кеше генә акланып маташа һәм аклануның файдасы барыбер булмый. Ислам диненең күтәрелеп килүе, таралуы ошамый икән, моңа комачауларга теләүчеләр әллә ничә сылтау табачак, гел акланып гомер итәргә туры киләчәк. Аллаһы юлыннан тайпылмыйча барсак, безнең тирәдә барган вак ызгышларга игътибар итәргә вакытыбыз да, моның кирәге дә калмас. Чебен тузынып тәрәзәне вата алмый.

Күп нәрсәгә без, мөселманнар, үзебез гаепле, һәм күп ялгышларның сәбәбе ул – безнең наданлык. Ислам дине безгә килеп җиткәнгә мең елдан артык вакыт үтте, әле һаман безнең вакытны, әһәмияте зур булмаган мәсьәләләрне кузгатып, игътибарны шуларга юнәлдерергә тырышалар. Наданлыгыбыз аркасында без һаман үз казаныбызда – Русия, Татарстан казанында кайныйбыз. Гарәп телен белмәү, өйрәнмәү дә безне ислам дөньясы белән турыдан-туры фикер алышудан мәхрүм итә. Без баш вата торган мәсьәләләрдә хәзерге заманның, үткән гасырларда яшәгән зур галимнәрнең фикерләрен белергә, алардан сорарга кирәк. Пәйгамбәрнең: «Аллаһы Тәгалә 100 елга бер тапкыр ислам динен ныгытучы галим җибәрер», – дип әйтеп калдырганы билгеле бит. Димәк, без аларны белергә тиеш, Аллаһы кушканны үтәп, белмәгәннәребезне шулардан сорарга, шул галимнәрнең дәлилле фәтвәсенә таянырга тиеш. Аллаһы безгә үрнәк итеп куйган сәхабәләр белмәгәннәрен үз араларында булган галимрәкләреннән сораган, хәтта берсеннән ишеткән белән канәгатьләнмичә, берничәсеннән сорап күңелләрен тынычландырганнар.

Телевидение, газета, интернет үзара дәлилсез фикер алышып вакыт исраф итү ысулы түгел, халыкка динебезне аңлатучы, өйрәтүче чыганак булсын иде. Ләкин, беренче чиратта, мөселман кешесе Коръәнне, сөннәтне өйрәнергә тиеш. Ислам дөньясының тормышы белән яши башлар өчен, гарәп телен өйрәнергә кирәк, югыйсә без «күрше авыл» хәлләре турында сүз куертудан ары китә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә кешене ашыгучы, кабаланучы һәм шуның белән үз- үзенә золым кылучы итеп тасвирлый. Болар бер көндә эшләнә торган эшләр түгел, шуңа күрә Аллаһыдан сабырлык сорап, күп тырышлык куярга кирәк. «Чебеннән фил ясап», вакытны, гомеребезне бушка үткәрмик. Һәр кеше ахыр чиктә Аллаһыга әйләнеп кайтачак, нинди генә юлга өндәсәләр дә, кеше хаклыкны үзе эзләргә тиеш, гамәлләребез өчен Аллаһы каршында үзебезгә җавап тотарга туры киләчәген онытмасак иде.

Фаил НӘФЫЙКОВ.

Аллаһы юлыннан тайпылмыйк, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии