- 04.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №4 (2 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Соңгы вакытта җөмһүриятебездә яшәүче күп кенә мөселманнарны “сәләфи” термины белән атау модага кереп китте. Моннан берничә ел элек кенә шул ук шәхесләргә “ваһһаби” дигән исемне тагарга тырышалар иде. Инде “ваһһаби” сүзенең тәэсире гаять кимегәч, халык та ул сүзне ишетүгә күнегә башлагач, тиз арада яңа термин кирәк булды.
Ярар, гарәп теле бик бай бит ул, анда казынсаң, болай да шөлләп торган халыкка серле төшенчәләрне күп табарга була. Кыскасы, “ваһһаби” ярлыгын йөртүче, партия кыйбласына “неугодный” милләттәшләребезнең ярлыкларын “сәләфи”гә алыштырдылар. Ярар, милицияне генә полициягә үзгәрергә димәгән бит.
“Сәләфи” сүзе, асылда, әллә ни куркыныч мәгънәгә ия түгел. Бу сүз белән гасырлар буенча беренче мөселманнарны, сәхабә һәм табигыйннәрне, бөек галимнәрне атап килделәр. Ләкин бүгенге үтә белемле кешеләр әлеге сүзне радикаль ислам, террорчылык белән бәйли башлады. Мәгълүмат чаралары, интернет челтәрендә, хәтта абруйлы газеталар һәм республикакүләм радио-телевидение каналлары да бу куркыныч сүз белән халыкны куркытып килә. Күрәсең, кемнәргәдер халыкның һәрвакыт нәрсәдән дә булса куркып яшәве мәслихәт булып тора.
Шунысы кызык та, кызганыч та тоела миңа: дәгъват эшләре шактый күтәрелеп килгән шәһәр һәм районнарда хәзрәтләр, ниһаять, үз “оя”ларыннан халыкка чыга башлагач, алардан шунда ук халык дошманы ясарга тотындылар. Әллә, чыннан да, халык арасында абруйлары артамы, әллә вәгазьләре кешеләрнең күңелләренә тәэсир итә башладымы?…
Нурлат районында булган вакыйгалардан соң кемнең кем икәне тагын да ачыграк күренә башлады. Ярар, махсус операция вакытында өч егет юк ителде, аларга шунда ук: “Ваһһабилар, тәхрирчылар булганнар”, – дип хөкем дә чыгарырга өлгерделәр. Нишлисең, мәеткә нинди гаеп таксаң да, ул аны бернинди каршылыксыз кабул итә, аның башка чарасы юк. Әмма ул кешеләр, чыннан да, дин кешеләре булганмы, әллә бер-ике мәртәбә мәчеткә кереп чыккан урам шпанасымы – анысын бер Аллаһы белә.
Матбугатта чыккан язмаларга караганда, башта шундый фикер туа: кайберәүләр ул вакыйгаларга сөенеп тә куйды, ахры. “Менә хәзер кирәкләрен бирәбез тегеләрнең!” – диделәр бугай. Телевизордан бөтен халык алдында күпме имамга гаеп ташланды, фамилияләрен кара исемлеккә кертеп, доносларын җибәрделәр. “Татарстанда җиһад башланачак! Монда Кавказга караганда да мөшкелрәк хәлләр булачак!… Море крови будет!…” – кебек куркыныч сүзләр яңгырады. Р.Сөләймановның сүзләренә генә карагыз: “Бүген Татарстанда өч меңләп сәләфи бар. Алар арасында Нурлатта үтерелгән кешеләр кебек коралга тотынырга теләүчеләр дә, тыныч кына хәрәкәт итүчеләр дә бар”. Бу халык арасында коткы чыгару түгелме соң? Рәис әфәнде аларның өч мең икәнен каян белгән? Һәр мәчет янына берәр шпион куеп, килгән һәркемне санап торсаң да, намазга йөрүчеләрнең арасыннан кайсы сәләфи дә, кайсы хәнәфи икәнен ничек аерып булсын? Гомумән, кемнең сәләфи, кемнең хәнәфи икәнен кем билгели? Алай дисәң, “Семь дней” тапшыруы бөтен халыкка “ханафитны салафиттан” аерырга яхшы өйрәтте. Тиздән, болай булса, бер сафта ничә еллар намаз укучы мөселманнар бер-берсеннән шикләнә башлаячак. “Ваһһабичылыкның үзәге”ндә 5-6 ел белем алган Яр Чаллы казые да үзе эшләгән Тукай районын гына традицион юлда булып, башкаларын ваһһабичылыкта гаепли. Казый икәнсең, төш мөнбәреңнән, бар мәхәлләләргә, халык белән очраш! Традицион динебезне өйрәт. Үзебез эшләмәгән эшләрдә башкаларны гаепләп, хөкем чыгарып яту җиңел инде ул.
Көтелмәгәндә “көрәш мәйданына”, татар халкын явыз сәләфиләр кулыннан коткару өчен, Яна ханым Амелина килеп төште. “Мой мир”га кереп, аның битенә күз салсагыз, ханым үзенең дини карашын “Православие или смерть” дип язган. Андый кеше турында нәрсә әйтергә була – үзегез уйлагыз. Шуңа күрә дә Казанда үткән семинарда ул: “Альтернативой салафизму может быть только православие”, – диде. Безне күпләр чукындырырга тырышты инде, рәхмәт, без сездән башка да “разберемся”!
Ярый, Яначкаларның сафсаталарына ничек тә булса түзәрбез. Чапан-чалма кигәннәребез шушы эштә беренчеләрдән бит. Ике яктагы ике ярдәмчесе 13 ел хезмәт иткән, шуларга мөселманнар акчасыннан эш хакы түләп торган мөфтине үз эшеннән китәргә булыштылар. Кырыктан артык район имамнары каршына басып, 1998 елдан аның уң кулы булып йөргән хәзрәтнең: “Госман хәзрәт әйбәт кеше иде, аның китүе безнең өчен дә көтелмәгән хәл булды”, – дигән икейөзлелек уены оятсыз эштер. Шушы спектакльне карап, дәшми торучы имамнары турында да нәрсә әйтергә? Борынгылар: “Дин – китапларда, иманлылар – каберләрдә”, – дип белми әйтмәгәннәр, ахры.
Хәзер халыкның Мәрҗаниләре юк инде, аны өстәгеләр ничә мәртәбә имамлыктан төшереп караган, әмма ул үз абруен югалтмаган. Гәүдәсе күптән мәңгелек дөньяга күчсә дә, ул әле гасырлар дәверендә татарның тугры имамы булып калачак. Госман мөфтигә килгәндә, ул да фәрештә булмагандыр, әмма аннан котылырга кирәк икән, бу эшне матуррак итеп эшләргә дә була иде. Әгәр пленумга югарыдан берәр чиновник килеп, рәхмәт әйтеп, бүләген биреп: “Хәзрәт, бергәләп эшләдек, киләчәктә дә халыкка бергәләшеп хезмәт итәрбез”, – дисәләр, аның үз теләге белән китүе халык арасында да “правдоподобнорак” булып тоелыр иде. Пәйгамбәрнең: “Малны бугазласагыз да, күркәм итеп бугазлагыз. Пычагыгыз үткен булсын”, – дигән хәдисе бар. Мөфтине пенсиягә озату эшен дә күркәмрәк итеп оештырырга булгандыр, мөгаен. Ирексездән П.Лунгинның “Царь” дип аталган киносындагы явыз Иванның Филипка әйткән сүзләре искә төшә: “Господу служишь, а до государя дела нет”. Күрәсең, ахыр вакытларда Гайнетдиннәр, Исхакыйлар государьларны канәгатьләндерми башлады.
Ярар, Татарстан мөселман өммәте белән И.О. лар озак идарә итә алмас, нәзарәт уставына нигезләнеп, тиздән корылтай игълан ителер. Бүген халык алдында да, җитәкчелек каршында да зур бер сорау туа: мөфти кем булыр? Бу урында безгә иң элек шушы сорауны кую кирәктер: Татарстанга бүген нинди мөфти, нинди мөфтият кирәк? Әгәр Диния нәзарәтенең вазифасы татар халкына хезмәт итеп, аның иманын, әхлагын төзәтү, гореф-гадәтен кайтару булса, нәзарәтнең башлыгы да лаеклы шәхес булырга тиеш. Әгәр инде бу вазифа мәчет-мәхәлләләрне өстән контрольдә тотып, каршы әйткәннәрне урыннарына утырту булса, мөфтинең дә шундыйрагын кую тиешле. Әлбәттә, бу мәсьәләдә җитәкчелегебезнең сүзе зур роль башкаруын онытырга ярамый. Түрәнең күзенә карап, “ләббәйкә” дип торучы кесә мөфтие кирәкме, әллә Мәскәүдәге җитәкченең уң ягында басып торучы Кирилл кебек, үз фикерен әйтүче, кулга кул тотынып, республика күләмендә хезмәт итүче ярдәмче, киңәшче кирәкме? Әмма халык мәнфәгатен, фикерен дә аяк астына салырга ярамый. Мөфти иң элек үз артыннан бөтен халыкны ияртерлек имам булырга тиеш. Моның өчен аның төс-кыяфәте дә, сөйләгән вәгазе дә, әйткән сүзе дә кешеләрнең йөрәгенә үтеп керергә тиеш. Хәзер, туганнар, халык сарык түгел, белемлене наданнан аерырга өйрәндек. “Мин мөфти, минем шундый полномочияләрем бар”, – дип кенә, кулда устав селтәп, дорфалык белән халыкны ияртеп булмаячак.
Шулай да, кемнәр генә нинди генә план кормасын, кемнәр генә мөфти булуны төшләрендә күрмәсен, шуны аңлыйк: халкыбыз бүген нинди мөфтигә лаек булса, Раббыбыз шундыйны китерәчәк. Әгәр халык яхшысына лаек булса, әллә кемнәр әллә ниндиләрен куйдырса да, ул мөфти озак эшли алмаячак. Аллаһы Тәгалә барыбер халыкка тиешле имамны куячак. Аллаһыга тапшырдык, догада булыйк…
Әнәс МИНДАРОВ,
лаеклы ялдагы милиция майоры.
Татарга нинди мөфти кирәк?,
Комментарии