Ничек әйтергә?

Рамилә Иске Теләнче кызы. Әнисе Рәхимә апа күптән инде ахирәттә.

Ахирәттәгеләрнең җирдә яшәп калган туганнарының, күршеләренең, балаларының төшенә кереп, борчыган сорауларына җавап бирүләре билгеле. Рәхимә апа да балаларының төшенә кереп, аларга дөрес җаваплар җиткереп тора.

Безнең телдә Аллаһы Тәгалә һәм Ходай дигән сүз бар. Рамилә сөйләшкәндә кайчак Ходай дигән сүзне дә әйткәли. Әнисе төшенә кереп: «Кызым, кайчак Ходай дип әйткәлисең. Үзең дә сизәсең, ул синең җаныңа рәхәтлек бирми. Алай дип әйтсәң, Аллаһы Тәгаләне кечерәйтеп әйтү була. Син, Аллаһы Тәгаләм яки Раббым, диген. Эшләрең уң булыр, сәламәт булырсың», – ди. Моны Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы дими, тагын ни дисең? Хактан да Коръәндә Ходай дигән сүз юк бит. Кайсы сүрәне генә укысаң да, Аллаһы Тәгалә, диелә.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии