- 03.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Язмамның файдасы тимәсен белсәм дә, анам теленең фаҗигасенә йөрәгем сыкравына түзә алмыйча язам инде. Үзгәртеп корулар башлангач та, төрле талантсыз юк-бар әрсезләрнең татар сәхнәсенә сикереп чыгып, атказанган һәм халык артистлары булуына, сәвит заманында атеист агитатор булган кешеләрнең мулла, абыстай булып китүләренә күнегеп беткән идек инде. СССР вакытында наданнар, ялкаулар һәм талантсызларны эшкә милициягә генә алалар иде. Хәзер аларга хөррият, эшлисе килмәгән егет-кызлар, талантлары булмаса да, сәхнәгә менеп чишенәләр дә, акырып-бакырып йөриләр, дөньяның артына тибеп яшиләр. Талантсыз һәм кара эш яратмаган егетләргә әле урын тагын да күбрәк: күпләре әти-әнисенең «Улым, «кара» эшне яратмыйсың, кулыңнан бернәрсә дә килми, бар, мәдрәсәдә укы, намаз укып билең сызламас, тамагың ач булмас», – дигән киңәшләрен тотып муллалыкка укырга баралар. Мәдрәсәдә укыганда ук, үз фикерләре булмау сәбәпле, төрле агымнарга эләгеп, хәтта әти-әниләрен кяферлектә гаепләп, халыкка ислам диненә карата тискәре караш уяталар. «Диндә милләт юк», дигән гыйбарә астында үз милләтенә нәфрәт белән карыйлар.
Шуңа күрә, татар халкы милләт булып яшәүдән ваз кичкән булса да, бәлки телебез сакланып калыр, дигән өмет бар иде. Инде телебезне дә җиң сызганып бетерергә керештеләр. Юк. Сүз рус телле татарлар турында бармый. Туган телен яхшылап белмәсә дә, татар халкы өчен янып яшәүчеләр бар.
Сүз татарларның татар телен бетерү өстендә эшләве хакында. Бу юнәлештә теле-радио журналистлар аеруча тырышып эшли. Аларның сөйләгәннәрен ишетүгә кан басымы күтәрелә дә, тизрәк радионы яисә телевизорны сүндереп куясы килә.
Инде хәзер 2-3 ел дәвамында «шәхәр», «хәм», «хәйкәл», «жаханнәм», «жаухар» дип сөйлиләр. Кайберләре хәтта «хам» дип җибәрә. Мин инде үземне «әллә мин генә ишетмичә дөньядан артта калдыммы икән, бәлки депутатларыбыз татар теле галимнәре белән берлектә, телебезне рус теленә якынлаштыру нияте белән, «һ» , «ң», «ү» һәм «җ» хәрефләрен кулланмаска дигән берәр закон кабул иттеләрме икән?» – дип тә уйлап куям.
Шулай булмаса, берәр галим бу турыда язып чыгар яисә берәр тапшыру оештырырлар иде. Бездә бит, Аллаһыга шөкер, галимнәр буа буарлык.
Соңгы арада татар теле әйләнешендә «бөке» сүзе киң кулланыла. Рус телендәге «автомобильная пробка» сүзен «бөке» дип тәрҗемә иттеләр дә куйдылар. Яңа гасыр радиосыннан бер журналист: «Машина йөртүчеләр игътибарына! Чистопольский урамында машина бөкесе», – ди. Егыл да үл!? «Машина йөртүчеләр игътибарына: «Чистай урамында машиналар тыгынлыгы», – дип әйтеп булмый күрәсең.
«Сабантуй»ны праздник плуга дип кенә сөйлиләр хәзер. Юк исә «сабан» сүзе «плуг» дип кенә тәрҗемә ителми, «җир сөрү» мәгънәсендә дә кулланыла. Сүзен сүзгә тәрҗемә итәргә булгач, «Свадьба плуга» дип тәрҗемә итәргә иде инде. «Туй» бит «Свадьба» була.
Һава торышын әйтүчеләр Татарстан картасы алдында килешсез бөгелә-сыгыла, кулларын чикерткә боты кебек ясап: «Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән», диләр. Югыйсә, радиодан матур тавыш белән Камал апа Саттарова, Мәрьям апа Арслановалар «…җил үзгәрүчән», дип гомер буе сөйләделәр. Җил бит ул әйбер (предмет) түгел, аны бер урыннан икенче урынга күчереп куеп булмый, җил ул юнәлешен үзгәртә.
Кайберәүләр «Бу вак мәсьәлә», – дияр. Бу бик зур мәсьәлә! Бу безнең туган телебезгә карата мөнәсәбәтебезне, бигрәк тә «тел-тел» дип сөйләргә яратучы депутатларыбызның, тел өлкәсендә «ученый татарского языка» дип мөһер сугылган кәгазьгә ия булучыларның мөнәсәбәтләрен, ни дәрәҗәдә туган тел өчен борчылуларын аңлата.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.
«Бөкеле» татар теле ,
Комментарии