Бурычны яхшы рәвештә кайтару

Бурычны яхшы рәвештә кайтару

«Иң хәерлегез – алган бурычын яхшы рәвештә кайтаручыгыз», диелә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер мөбарәк хәдисендә. «Иң хәерлегез» сүзен ничек аңларга, кем алдында «иң хәерле» булабыз? Әлбәттә, безне юктан бар итүче, шушы дөньяга кеше итеп яралтучы Тәрбиячебез Аллаһы Хак Тәгалә каршында «иң хәерле» булу турында әйтелә бу хәдистә.

Ә ничек итеп бурычны яхшы рәвештә кайтарып була икән соң? Ни өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.) алган бурычны яхшы рәвештә кайтарган мөселманны Аллаһы каршында иң хәерлегез, дип ассызыклап әйтә?

Кеше берәрсеннән бурычка берәр әйбер яисә акча алып торса, ул үз өстенә кешедән алган әйберне күпмедер саклап торырга һәм вакытында кайтарып бирергә дип, үз өстенә әманәт алган кебек була. Ә әманәткә хыянәт иткән кеше бик зур гөнаһлы була. Бурычка алган кеше сиңа ышанып биргән кешене көттереп тормыйча, үзе вәгъдә иткән вакыттан соңга калдырмыйча һәм киметмичә кайтарып бирергә тиеш. Әгәр ниндидер сәбәпләр белән вакытында кайтарып бирә алмаганын белсә, бурычка биреп торучыга алдан хәбәр итеп, ни өчен кайтара алмаганын аңлатырга һәм гафу үтенергә кирәк. Чөнки вакытында бирә алмавыңны хәбәр итмәсәң, беренчедән, син ул кеше алдында ышанычыңны югалтасың, икенчедән, синең гамәл дәфтәреңә гөнаһы языла. Әгәр бурычка алган кешенең әйткән вакытыннан алдарак бурычын кайтарырга мөмкинлек туса һәм аны илтеп бирсә, бу кешегә савап, әгәр инде бурычы була торып, бурычын түләмичә, үзенә берәр төрле әйбер алса, аңа гөнаһ языла.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бурычка биреп тору – сәдака бирүдән дә саваплырак», диде. Чөнки сәдака биргәндә кемгә биргәнеңне, биргән сәдакаң файдага китәме, әллә хәрәм юлга тотыламы икәнен белмисең, ә кеше бурычка сорый икән, димәк аңарда вакытлыча мохтаҗлык туган, син аны вакытлыча мохтаҗлыктан коткарасың, җиңеллек китерәсең. Кешеләргә авыр вакытларында җиңеллек китерү зур саваплы гамәл. Инде бурычка биреп торучы шактый бай яшәп, бурычка алучының бурычын кичерсә, аңа янә Аллаһы Раббыбыз зур саваплар яза. Әмма шул савапларны югалтмас өчен, башка кешеләргә: «Мин аның фәлән кадәр бурычын кичердем», – дип сөйләүдән сакланырга кирәк, чөнки синең кылган изгелегеңнең риядан китүе бар. Бер хәдистә әйтелә: «Шушы дөньяда кем үзенең туганын бер кайгыдан араласа, Кыямәт көнендә Аллаһы аны бер кайгыдан аралар. Кем авыр хәлдә калган кешенең хәлен җиңеләйтсә, Аллаһы аның хәлен бу дөньяда да, Кыямәт көнендә дә җиңеләйтәчәк».

Бу хәдистән аңлашылганча, кешегә җиңеллек китергән кеше үзенә дә җиңеллек китерә икән, мөхтәрәм мөселман кардәшләр. Үзеңә дөнья һәм ахирәт өчен күпме җиңеллек китерәсең килсә, шулкадәр мөселман туганнарыбызга җиңеллек китерергә, ярдәм итәргә тырышу зур бер чыганак булып тора дигән сүз.

Кызганыч ки, бүген кешеләр бик каты алданалар, гөнаһ һәм савап турында бик уйланып тормыйлар, үзе кебек үк урта хәлле, хәерчелектән чак кына өстенрәк яшәгән мөселман туганыннан «фәлән вакытта бирәм» дип бурычка ала да, вакыты узганнан соң да, еллар буе бурычын бирмичә йөри, үзенең мөселман туганын рәнҗетә. Ә бит рәнҗеш беркая да югалмый, иртәме-соңмы, ул рәнҗешне Аллаһы Раббыбыз рәнҗеткән кешегә бәла-каза итеп кайтара.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Аллаһы белән ант итәм, әгәр бурычлы булган кеше Аллаһы юлында үтерелсә һәм янә терелсә, янә Аллаһы юлында үтерелсә һәм янә терелсә, янә Аллаһы юлында үтерелсә дә, бурычын түләми торып. җәннәткә керә алмый. Адәм баласының җаны, бурычын кайтарганчы, үзенең бурычына беркетелгән килеш кала» (Тирмизи). Карагыз, җәмәгать, Аллаһы юлында шәһит киткән кешенең калган барлык гөнаһлары кичерелсә дә, бурычы кичерелми икән.

Тагын бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Әгәр бер кеше катгый төстә түләмәү нияте белән бурычка алса һәм бурычлы килеш үлеп китсә, ул кеше Җавап көнендә Аллаһы каршына карак кебек килеп басар» (Ибн Мәҗә).

Мөхтәрәм милләттәшләр, беркемгә дә сер түгел, бүген алдан ук түләмәү нияте белән бурычка алып баерга тырышучыларны да бик еш очратып торабыз. Хәтта ант итә-итә ышандырып бурычка шактый зур күләмдә акча алып, еллар буе түләмичә йөрүчеләр дә бар. Менә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен, Аллаһы Тәгалә безгә мөрәҗәгать итеп әйтә: «Ий мөэминнәр! Әгәр билгеле вакытка хәтле үзара килешеп бурычка алсагыз, аны язып куегыз!» (2. 282).

Инде Аллаһы Тәгалә барыбызны да бурычлы килеш шушы дөнья белән хушлашудан Үзе сакласа иде. Һәммәбезгә дә Аллаһының кушканнарын үтәп, бары Раббыбыз риза булырдай һәм Аның рәхмәтенә ирешердәй гамәлләр генә кылып яшәргә, бер-беребезгә ихтирамлы булып, мөселман кардәшләребезне рәнҗетмичә гомер кичерергә насыйп булса иде.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии