« Һәр авырлык – кылган гөнаһыбызның кайтавазы»

« Һәр авырлык – кылган гөнаһыбызның кайтавазы»

Аллаһы Тәгалә – кичерүче, дибез. Гөнаһ эшлибез дә, шул сүзләрне кабатлыйбыз. Дөрес, Ислам динендә тәүбәгә килгән очракта иң олы гөнаһлар да кичерелә. Ә ниндиләр соң алар? Бу исемлек зурмы? Мөселман идарәчеләре нинди булырга тиеш? Хәзрәтләр гайбәт сөйлиме? Бу сорауларга җавап эзләп, Казанның «Әл-Мәрҗәни» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов белән әңгәмә кордык.

– Ансар хәзрәт, Аллаһы Тәгалә: «Җәннәтне сигез төркемгә хәрам кылдым. Берсе – зина кылучы; икенчесе – исерткеч эчемлекләр эчүче; өченчесе – урынсызга адәм рәнҗетүче; дүртенчесе – җәмәгатьнең бозык һәм ярамас эшләренә риза булып торучы; бишенчесе – хатыннарга охшаучы ир; алтынчысы – ирләргә охшаучы хатын-кыз; җиденчесе – гайбәт сөйләүче; сигезенчесе – сүз йөртүче. Аларга оҗмах хәрам булыр», - дигән. Димәк, болар дөньялыкта эшләргә мөмкин булган иң олы гөнаһлар?

– Әйе, тик олы гөнаһлар моның белән генә чикләнми, аларның исемлеге зуррак. Әйтик, Аллаһы Тәгаләгә ширек кылу, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әйткән сүзләрен танымау, аның хәдисләрен кире кагу, кеше үтерү дә олы гөнаһларга керә. Алардан сакланырга һәм ерак булырга кирәк.

– Ә тәүбәгә килеп, бу гөнаһлардан тыелсаң, Аллаһы Тәгалә аларны кичерерме?

– Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримендә: «Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорагыз. Дөреслектә, Аллаһ гафу итүче рәхимле Зат», – дигән. Чын күңелдән тәүбәгә килгән һәркемне Ул гафу итәр, иншәаллаһ. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дә бу турыда хәдис-шәрифләре бар. Бохари җыентыгында: «Аллаһ белән ант итәм: мин көненә 70 тапкырдан да күбрәк Аллаһтан гафу сорыйм һәм аңа тәүбә итәм», – диелгән. Димәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә тәүбә иткән. Без дә – Аның өммәтеннән, Аның юлыннан баручылар. Без тәүбәгә килүнең һәм гөнаһларыбыз өчен гафу үтенүнең нәрсә икәнен аңларга тиешбез. Аллаһы Тәгаләнең илчесе: «Аллаһы Тәгалә гафу итүче, кичерүчене сөя», – дигән. Монысы кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли. Бер кеше икенче берәүне ниндидер кимчелеге өчен, гөнаһы өчен гафу кылса, аның белән дуслыгын дәвам итсә, Аллаһы аны яратыр. Берәү дә гөнаһсыз түгел, тик моны вакытында аңлап, тиз арада тәүбәгә килергә кирәк, чөнки бу дөньядан кайчан китәчәгебезне беребез дә белми. Коръәни Кәримдә Аллаһ Раббыбыз: «Мин үлемне һәм яшәүне бар иттем, шулар арасында сезләрне кылган гамәлләрегез белән сынамак өчен», – дигән.

– Дүртенче төркемгә тукталыйк әле. Җәмгыять һәм андагы кешеләрнең бозык эшләренә риза булып торучыларны да оҗмах көтмәс, диелгән. Бу төркемгә идарәчеләрне дә кертеп була түгелме? Гомумән, чын мөселман җитәкчесе нинди булырга тиеш? Мөмкинлек туган саен акчага сатылырга торган җитәкчеләрне бакыйлыкта ни көтә?

– Фикеремне дини күзлектән чыгып кына әйтәм, чөнки идарәчеләрнең гаепле, бозык эшләргә риза булу-булмауларын без тәгаен белмибез. Әмма Аллаһ Раббыбыз: «Һәр кавемгә җитәкчене үзенә карап бирермен», – дигән. Без бүген җитәкчеләрдән зарланабыз, алар булдыксыз, дибез икән, димәк, без үзебез шул дәрәҗәгә төшкәнбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Үзенең идарәсе астында кешеләрне гаделлек белән идарә иткән гадел кешеләр Аллаһ хозурында нурдан ясалган мөнбәрләрдә утырырлар, югары дәрәҗәләргә күтәрелерләр», – дигән. Һәрберегез сезнең – көтүче һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җаваплы, дигән сүзләрне дә ишеткәнегез бар. Әлбәттә, һәр адәм – көтүче. Җитәкчеме ул, гаилә башлыгымы – үз көтүе өчен җавап бирергә тиеш. Гадел булу – безнең өстәге бурыч. Эш урынында гына түгел, дус-туганнар арасында, җәмгыятьтә дә гадел булу кирәк. Аллаһ Тәгалә Давыт галәйһиссәләмгә: «Әй, Давыт! Сине җир йөзендә хәлиф иттек, шуңа күрә кешеләрне хаклык белән хөкем ит, мин-минлегеңә юл куйма, чөнки ул сине Аллаһы Тәгалә юлыннан адаштырыр», – дигән. Нинди генә урында эшләмәсен, кеше эше өчен, халкы өчен җаваплы булырга, хезмәтенә җаваплы карарга тиеш. Ришвәт алуга килгәндә, ул динебездә тыелган гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Ришвәт алучыны һәм бирүчене Аллаһы Тәгалә ләгънәт кылды», – дигән. Ә «Бәкара» сүрәсендә без, бәндәләргә, болай диелгән: «Бер-берегезнең малын гаделсезлек белән тартып алып ашамагыз, кешенең малын өлешчә генә булса да махсус тартып алыр өчен хөкемдарларга ришвәт бирмәгез. Бу – гөнаһ, гәрчә сез моны беләсез». Нинди зур гөнаһ булуын нәкъ шушы җөмлә аша аңлаткан Ул. Без гөнаһтан тыелырга, игелекле гамәлләр кылып яшәргә тиешле кешеләр. Кемнеңдер мөмкинлеге бар икән, бай икән, фәкыйрьләргә булышсын, әмма бер әйберне дә исраф итәргә ярамый. Һәрбер исраф гамәл хәрәмгә тиң.

– Сер түгел, хәзер ирләрнең урыннарын хатын-кызлар алыштыра. Кайбер гаиләләрдә ир-баш, хатын-муен түгел, ә киресенчә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта: «Ахырзаман җиткәч, урам буйлап бер ир үтәр, артыннан кырык хатын мактап калыр», – дигән. Ирләр – ирлек, хатыннар хатын-кыз сыйфатларын югалта. Бу, чыннан да, ахырзаман кыйпылчыгы кебек тоелмыймы?

– Бу, иң беренче чиратта, ата-ана тәрбиясенә килеп тоташа. Бала гаиләдә ничек тәрбияләнә, үскәч тә шул сыйфатларын саклап яши. Әгәр дә хатын-кыз балалары алдында иренә карата мәрхәмәтле булса, аңа матур сүзләр яудырса, балалар бу үрнәкне күреп үсәр. Элек ата кеше эштән өйгә кайтмыйча кичке аш та ашалмаган, хәтта өстәл артына да утырмаганнар. Ә хәзер балалар бүтән күренешне күзәтә. Ата көне буе эштә булып, бала ана карамагында гына үсә. Шуңа да ана кешенең сүзе үтемлерәк дип аңлыйлар. Үрнәк гаилә булырга кирәк. Һәркем үз урынында булган гаиләләр хәзер дә бар, ләкин хатын-кызлар арасында «мин хуҗа, мин дәрәҗәлерәк» дип йөрүчеләр арта. Бу дөрес фикер түгел, чөнки шәригатебез дә ир-атның баш булуын күрсәтә. Аллаһы Тәгалә дә хатын-кызны ир-атның кабыргасыннан яралткан. Хатын-кыз иренә карата ихтирамлы һәм мәрхәмәтле булырга һәм үзенең балаларына да моны сеңдерергә бурычлы. Бала алдында атага тавыш күтәрү дә дөрес булмас.

– Гайбәт сөйләү турында да сүз куертып алыйк әле. Безнең тормыш тулысынча гайбәт сөйләүгә корылган кебек. Гаепләп әйтүем түгел, әмма кайбер дин әһелләре вәгазь сөйләгәндә яки сорауларга җавап биргәндә: «Мин менә шундый гаилә белән очраштым, аның монысы менә мондый, тегесе шундый», – дип сөйли башлый. Бу да гайбәт сату түгелме?

– Гайбәт сөйләү зур гөнаһтан санала. Бер сәхабә Пәйгамбәребездән (с.г.в.) сораган: «Әй, Аллаһның илчесе, минем өчен иң куркыныч әйбер нәрсә?». Шулчак Пәйгамбәребез (с.г.с.) теленә төртеп: «Сезнең өчен иң куркыныч әйбер – телегез», – дигән. Сөйләшкәндә кеше тикшереп, аның кимчелекләре турында гәпләшергә түгел, итагатьле матур сүзләр сөйләп, гайбәттән тыелып яшәргә кирәк. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) янә бер хәдисе бар: «Кеше иртә торгач, аның һәрбер әгъзасы телгә мөрәҗәгать итәр: «Син тугры булсаң, без дә тугры булырбыз, син туры юлдан тайпылсаң, без дә туры юлдан тайпылырбыз», – диярләр». Адәм авызыннан чыккан һәр сүзе өчен җавап тотачак, чөнки «Каф» сүрәсенең 16-17нче аятьләрендә болай диелә: «Кешене Без яралттык һәм нәфесенең аңа нәрсә пышылдаганын беләбез. Без аңа муен тамырларыннан да якынрак. Уңнан һәм сулдан утырган язып баручы икәү теркәп баралар». Телне явыз сүзләрне әйтүдән сакларга кирәк. Үзебез исә ширектән, кешене мәсхәрә кылудан, ялган сөйләүдән сакларга тиешбез. «Әй, мөэминнәр, сөйләгән вакытта чын дөресен генә сөйләгез, Аллаһтан куркыгыз. Шуңа чын дөресен сөйләп, гайбәттән читтә булыгыз», – диелгән хәдисләрдә. Берчак Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер сәхабә килгән дә: «Әй, Аллаһның илчесе, мөселман кешесе куркак булырга мөмкине?» – ди икән. «Әйе, мөмкин». «Мөселман кешесе саран булырга мөмкинме?». «Әйе, мөмкин». «Мөселман кешесе ялганчы була аламы?» «Мөселман ялганчы була алмый», – дип җавап биргән. Шуңа күрә адәм баласы үзенең телен тыйсын, сакласын.

Имамнар һәм хәзрәтләр вәгазь сөйләгәндә кемнеңдер исемен, яшәү урынын әйтеп сөйли икән, бу гайбәт булыр. Аның чын йөзен ачмыйча, гыйбрәт өчен сөйләү кирәкле, чөнки кешене иманга китерү өчен мисаллар кирәк. Мисал китереп аңлатмасаң, халыкка озаграк барып җитә. Болай эшләмә, диясе урынга, менә фәлән кеше болай эшләде дә, менә болай булды дип аңлату яхшырак. Машинада барганда да саклык каешын каптырмасак, без уйлана башлыйбыз бит: бу кеше юл һәлакәтенә эләккән иде, шундый хәл булган, җәрәхәт алган дип гыйбрәт алабыз. Яхшы якка үзгәртәсең килсә, мисал сөйләү кирәк.

– Кеше биш вакыт намазын укып та, телен тыя алмый икән, гөнаһы нинди булыр?

– Кеше ислам диненең асылын фәкать намаз укуда гына күрә икән, ниндидер хәрәкәт ясаудан гына файда юк. Гайбәттән телен тыйса, дин кануннарын үтәсә, яхшы булыр.

– «Мөселман кешесенең башына борчу төшсә дә, авыру килсә дә, хәтта шырпы кадалса да – болар барысы да Аллаһ каршында гөнаһларының бер өлеше юылу дигән сүз», – дигән хәдис бар. Димәк, һаман кайгы-хәсрәт эчендә яшәгән кеше тормышыннан зарланырга түгел, ә яшәү рәвешен үзгәртергә тиеш?

– Аллаһы Тәгалә бөтен кайгы-хәсрәтне, борчу һәм авыруны да сынау өчен бирә. «Мин күтәрә алмаслык авырлык бирмим», – дигән Ул. Әгәр адәм баласының кулына кечкенә энә тиеп киткән икән, бу да юкка түгел. Аллаһ Тәгалә шушы авырту белән аның гөнаһларын гафу кыла. Туганнарыбыз ничә еллар буе түшәктә ята, китә алмыйча азаплана инде, дибез, борчылабыз. Газаплану белән Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын да гафу кыла. Әгәр дә ул кеше озаграк авырып ята икән, бу кешенең гөнаһлары да күбрәк гафу кылынырга мөмкин. Шул рәвешле, ул якты дөньядан бөтенләй гөнаһсыз килеш китәр. Кеше тормышында авырлык, бәла-каза булган икән, бу – бер сынау, аның аркылы Ул гафу кылачак. Әгәр кешенең тормышы фәкать мәшәкать, кайгы-хәсрәттән генә тора икән, аңа бераз гына яшәү рәвешен үзгәртү комачау итмәс. Без Аллаһы Тәгаләгә бер адым ясасак, ул безгә меңне ясый. Дөньялыкта без яшәү рәвешен яхшы якка үзгәртергә тиешбез. Кеше ниндидер бер авырлык килгәннән соң гына мәчеткә бара, Аллаһка сыена. Шатлыклары булганда Аллаһы Тәгалә турында оныта. Шуның өчен Раббыбыз безгә авырлык биреп, безне җиргә төшерә. Бөтен нәрсәнең асылын аңлагыз, ди. Дөньялыкта авырлык килә икән, Аллаһы мине яратмый, дип сөйләргә түгел, нинди гөнаһым өчен шундый сынау бирде икән дип уйларга кирәк. Һәр авырлык – безнең гөнаһ кайтавазы. Аллаһка иман китереп яшәсәк, ул үзенең ярдәменнән ташламый. Тормыштан зарланып яшәргә түгел, шөкер итәргә өйрәнергә кирәк. Шуннан соң Ул: «Әй, бәндә, синең әле мин биргән нигъмәтләрне күргәнең юк», – дип әйтер һәм яхшылыкны, байлыкны өеп бирер. «Менә минем бер нәрсәм юк, гел сыный», – дип яшәсәң, «Әй, бәндә, синең әле юклык заманында яшәгәнең юк», – дип борчу-мәшәкатьне өеп бирергә мөмкин.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии