Бертуганнарга бер елда никахлашу рөхсәтме?

– Бертуганнарга бер елда никахлашырга рөхсәт ителәме? Халыкта бер елны ике балаңны да тормышка бирмә, кайгы килер, диләр.

Мәдинә апагыз,

Казан шәһәре

Соравыгызга «Иске Таш» мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс җавап бирде:

– Рөхсәт ителә. Хәтта бер көндә никахлашуның да зыяны юк. Рамазан аенда да никах укыту тыелмый. Тик бу вакытта ашап-эчеп утыру гына рөхсәт ителми. Халык арасында ике Гает арасында никах укытырга ярамый дигән сүзләр йөри. Боларның барысы да уйдырма. Чынлыкта ике гает арасы булмаган вакыт юк. Дини белеме сай булгач, кеше төрле ырымнарга, буш сүзләргә бик тиз ышана.

Комментарии