- 03.09.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №34 (31 август)
- Рубрика: Иманга юл
Ислам динендә хыянәт – иң зур гөнаһларның берсе. Моны һәркем яхшы белә. Тик «хыянәт» сүзенең мәгънәсен тулаем аңлыйбызмы икән без? Хыянәт бит ул ир белән хатын арасына үтеп кергән «кара елан» гына түгел... Бу хакта Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин вәгазен укыгач, белербез.
– Нәрсә соң ул хыянәт? Күп мәгънәле сүз ул. Тормышта дәүләткә, хатыныңа яки иреңә, Ватаныңа, сүзеңә, күршеңә хыянәт бар. Хыянәт бөтен әйбергә кагыла. Хыянәт, иң беренче чиратта, өстеңдәге бурычыңны үтәмәү яки аңа каршы килү дигән сүз ул. Хыянәт – аманәтне, үз вазыйфаңны үтәмәү. Кызганыч, тик бүген хыянәт тормышның бөтен өлкәләренә дә килеп керде. Гаиләдә дә, җәмгыятьтә тә, мәдәният һәм диндә дә бар ул. Әйтик, гаиләдә бала туа. Аны дөрес тәрбияләмәсәң, бу – хыянәт, чөнки Аллаһ Тәгалә сиңа баланы дөрес итеп тәрбияләсен өчен бүләк итте. Әгәр син ир буларак гаиләдә үз вазыйфаларыңны үтәмисең икән, димәк, син – хыянәтче. Әйе, башка хатыннар белән йөрмәсәң дә, син – хыянәтче. Әгәр дә хатын гаиләдә үз вазыйфаларын үтәмәсә, ул шулай ук хыянәтче булачак.
Яңа эшкә кердең, фәлән эшне эшләргә дип кул куйдың. Бу вазыйфаңны җиренә җиткереп башкармыйсың икән, син – хыянәтче. Сиңа тапшырылган ди берәр эш. Бюджет урынында эшлисең һәм үз эшеңнән файданы кесәңә юнәлтәсең ди, димәк, син – хыянәтче. Хыянәтче һәр өлкәдә дә булырга мөмкин. Имамнар да хыянәтче була ала. Имамнар хаклыкны яшереп калса, динне кешегә дөрес аңлатмаса, алар да – хыянәтче. Бу тема киң һәм мөһим. Әгәр кеше хыянәтче икән, ул теләсә кайсы мизгелдә иманын да, динен дә сатарга мөмкин.
Иман ул – аманәт. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кеше аманәтен үтәмәсә, аның иманы юк. Иманы булмагач, аның дине дә юк». Иман һәм аманәт сүзләре үзара тыгыз бәйләнгән. Кешегә вазыйфаларны Аллаһ Тәгалә бирә. Ул вазыйфаларны син җитәкчең каршында түгел, ә иң беренче чиратта Аллаһ каршында үтисең. Әгәр дә син эшкә урнаштың һәм эшемне үтим дип ризалашкансың икән, димәк син ант иттең. Әгәр сүзеңә тугры калмасаң, хыянәтче булачаксың. Безнең халык күп вакытта болай ди: «Акчасы әз, фәлән җиремне ертып йөрмим әле. Нәрсәгә кирәк ул миңа». Син бит үзең теләп эшкә кердең. Монда эш акча күләмендә түгел, ә аманәтеңне үтәүдә. Әйтик, син табиб ди. Әй, акчасы әз моның, яхшылап дәваламыйм әле дип, кул селти алмыйсың. Синең төп максатың – вазыйфаңны дөрес башкару һәм кешегә күбрәк файда китерү. Әгәр дә син файда китермисең икән, син аны зур күләмдәге акчага да китермәячәксең. Файданы бары тик акчага гына китерәсең икән, димәк, син – акчага сатылган кеше. Синдә аманәт дигән нәрсә юк. Дөньяда бөтен нәрсә акча белән бәйле. Сиңа акча бирсәләр, син кешене үтерәсең дә, сатасың да, теләсә нәрсә эшлисең. Ә аманәт иман белән бәйле. Аманәт бу дөньяга түгел, Аллаһка бәйле. Без гел ахирәт белән бу дөньяны чагыштырабыз. Алар капма-каршы баралар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) да болай дигән: «Әгәр сиңа дөнья кирәк икән, Аллаһ Тәгалә сиңа дөнья бирә, ләкин ахирәттә бернәрсә дә булмый. Аллаһ Тәгалә ахирәтенә таянасың икән, сиңа дөнья да, ахирәт тә була». Әгәр дә кеше аманәте белән йөрми, яшәми икән, аның иманы юк. Акчаны теләсә нишләтеп була, ә иманны кайтару кыен эш. Бу – тормышыбызның нигезе.
Пә йгамбәребез (с.г.в.): «Монафыйк кешенең өч сыйфаты бар. Әгәр ул берәр нәрсә сөйләсә, ышанмагыз, ул ялганлый», – дигән. Аны ялганларга нәрсә мәҗбүр итә? Куркаклык һәм файда өмет итүе. Ул үзе өчен курка, язмышы, карьерасы өчен курка. Бу – хыянәтче. Бу кеше үзенең гомерен башкаларныкына караганда да өстенрәк куя. «Әгәр дә вәгъдә яки сүз бирсә, алдалый. Әгәр дә син аңа эш кушсаң, ул аңа хыянәт итә», – дип тә өстәгән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Икейөзле, ягъни монафыйк кеше тәмугта иң аста булачак, чөнки ул тышкы яктан гына мөселман булып күренә, ә эчке яктан юк. Коръән-Кәримнең «Ән-Ниса» («Хатыннар») сүрәсе, 145нче аятендә: «Монафыйклар җәһәннәмнең төбендә булырлар һәм аларга ярдәм итүче булмас», – диелгән. Ә «Тәүбә» сүрәсенең 67нче аятендә: «Монафыйклар гөнаһка өндиләр, изгелектән тыялар», – диелә. Чын мөселман, киресенчә, изгелеккә өнди һәм гөнаһлардан тыелырга чакыра. «Ниса» сүрәсенең 142нче аятендә шулай диелә: «Дөреслектә, монафыйклар Аллаһны алдамакчы булалар. Ләкин Аллаһ аларның үзләрен алдый. Әгәр дә алар намазга басса, аны ялкаулык белән укыйлар һәм гамәлләрен кешеләр күрсен өчен кылалар».
Тормышта ачык дошманнар бар, алар кыланмыйлар. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Начар дустың булганчы, яхшы дошманың булсын». Начар дус – дошман, ләкин ул гел якында йөри, ярдәм итәм дип кылана. Ә дошманнан нәрсә көтәсеңне син ачыктан-ачык белеп торасың. Яхшы дошман дуска караганда сиңа күбрәк файда китерә, чөнки кимчелекләреңне әйтеп бирә. Ә дустың сине һаман мактап тора, шуңа күрә бу начар сыйфатларыңны син күрмисең, төзәтмисең. Икейөзле кешеләр – хәтәр кешеләр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Әгәр сиңа аманәт йөкләсәләр, аны үтә. Хыянәт итсәләр, син хыянәт итмә». Бер Костецкий дигән кеше үзенең фикерен: «Билләһи, в Исламе такого нет», – дип тәмамлады. Аңа ниндидер сорау бирделәр һәм ул кыска гына: «Билләһи, такого нет», – диде дә, бетте. Ә синең антың кайчан дәлил булды соң әле ул? Ислам динендә дәлил бары тик Коръәндә, аятьләрдә генә. Кешенең анты дәлил түгел. Бер хәдис тә, аять тә китермичә, менә билләһи шулай дип кенә әйтү дәлил була алмый. Менә шул ук кеше: «Дәүләттән урларга ярый. Электрга түли алмыйсың икән – түләмә, дәүләттән урлый алганда – урла», – дигән фикерен әйтте. Яхшы бит? Дәүләт безне талый икән, син булдыра алганча аны тала. Ә пәйгамбәребез нәрсә диде? «Син хыянәт итмә. Синекен урласалар да, син урлама», – диде. Менә бу сүзләрне истә калдырсак иде. Әгәр дә безнең мөмкинлек була икән, без урламыйбыз, чөнки без хыянәтче-карак түгел. Хыянәт – хыянәт белән төзәтелми. Начарлык бары тик яхшылык белән генә төзәтелә.
Кардәшләргә карата да әйткән сүзләре бар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Мөселман – мөселман кешесенә кардәш. Алар бер-берсенә хыянәт итмәсләр». Әгәр дә мөселман кешесенә зыян китерәсең икән, син мөселман дигән сүзне акламаячаксың.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии