Вәгъдәләребез, антларыбыз үтәләме?

Вәгъдәләребез, антларыбыз үтәләме?

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау алды кампаниясе дәвам итә. Депутатлыкка кандидатлар сайлаучылар белән очрашалар, алардан наказлар ала, халык сораган эшләрне эшләргә вәгъдә бирә. Татарстанның яңа тарихында бу инде алтынчы тапкыр кабатлана. Тормыш күрсәткәнчә, депутатлыкка омтылучыларның биргән күп вәгъдәләре үтәлми, сүздә генә кала. Андый мисалларны һәрбер сайлаучы китерә ала, дип уйлыйм.

Гомумән алганда, вәгъдә бирү, ант итү дигән нәрсә – безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше. Әйтик, армиягә китүче егетне яраткан кызы көтәргә вәгъдә бирә. Тегесе армиядән кайткач аңа өйләнергә сүз бирә. Өйләнешүче яшьләр үлгәнче бер-берсенә тугры булырга сүз куешалар. Армиядә солдатлар туган илне дошманнан сакларга ант итә. Институт тәмамлап диплом алганда табиблар һәркайда, һәркайчан кешеләргә эчкерсез медицина ярдәме күрсәтергә Гиппократ анты бирәләр. Президентлар, Конституциягә кулларын куеп, халыкка хезмәт итәргә, аның тормышын җиңеләйтергә ант итәләр… Бу антларның, вәгъдәләрнең ничек үтәлгәнен без күреп торабыз. Кызганыч, барысы да биргән антларына, вәгъдәләренә тугры калалар, дип әйтеп булмый.

Аерым кешеләр яки оешмалар төзи торган икеяклы килешүләр дә үзара вәгъдә булып тора. Ирексездән: «Вәгъдә бирү, ант итү дигән нәрсә кайдан, кайчан килеп чыкты икән?» – дигән сорау туа. Мөгаен, аның барлыкка килүенә кешеләр тормышында алдашуларның, ялганлауларның күплеге сәбәп булгандыр. Кешелек барлыкка килгәннән бирле бу шулай булган. Тарихка күз салсак, хәтта һәрбер пәйгамбәрне үз кавеме ялганчыга санаган, аңа ышанмаган.

Ислам динендә алдашуның зур гөнаһ икәнен беләбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Мөселман кеше саран була ала, куркак була ала, ләкин ялганчы була алмый». Аллаһның Илчесе хәтта шаяртып та алдашмаска кушкан. Әгәр кешеләр алдашмаса, бәлки, төрле вәгъдәләрнең, махсус антларның да кирәге булмас иде. Ләкин тормыш чынбарлыгы бөтенләй икенче шул. Еш кына бер кешенең икенче кешедән: «Фәлән эшне эшләргә сүз бир!» яки «Ипи белән ант ит!» дип таләп иткәненә шаһит булырга туры килә. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, динебездә фәкать Аллаһ белән генә ант итү рөхсәт ителә. Башка беркем һәм бернәрсә белән дә ант итәргә ярамый. Халкыбыз телендә йөри торган гарәпчә «валлаһи» һәм «билләһи» дигән сүзләр «Аллаһ белән ант итәм» диюгә тиң.

Гади алдашу зур гөнаһ булгач, белә торып ялган вәгъдә бирү, синең вәгъдәңә ышанып, чын күңелдән ярдәм өмет итүче кешене авыр хәлдә калдыру турында нәрсә әйтергә мөмкин!

Ә үтәлмәгән вәгъдәләрнең-антларның хөкеме нинди соң? Коръән тәфсирен ачып укысак, анда Раббыбызның кисәтүче аятьләренә тап булабыз: «Әгәр Аллаһка вәгъдә бирсәгез, әлбәттә, аны үтәгез! Аллаһ исеме белән әйткән антларыгызны бозмагыз! Дөреслектә, Аллаһ исеме белән ант иткәндә, сез Аллаһны кәфил (поручитель) иткән буласыз. (…) Сез антларыгызны үзара алдашуга әйләндермәгез. (…) Дөреслектә, Аллаһ сезне ант итүләрегез белән сыный. Аллаһ хөкемнәренә хилаф эшләрегезне Кыямәт көнендә Аллаһ үзегезгә белдерер һәм хөкем итәр». (16:91-92). «Антларыгызны хәйлә белән кылмагыз. Әгәр хыянәт белән ант итсәгез, аякларыгыз хак юлдан таяр, һәм сез Аллаһ юлыннан чыкканыгыз өчен каты газаплар татырсыз. Аллаһ исеме белән ант итеп, шул антны үтәү дә – Аллаһ юлыдыр. Әгәр антларыгызда тормасагыз, Ахирәттә сезгә каты газап булыр». (16:94).

Хәзер кешеләр дөньяга шулхәтле бирелделәр, аларның кайберләре акча өчен, мал өчен теләсә нинди вәгъдә бирергә, ант итәргә яки аны бозарга да әзер. Шуңа күрә Аллаһ әйтә: «Аллаһ исеме белән әйткән антларыгызны дөнья малы өчен бозмагыз! Антларын, вәгъдәләрен бозмаган кешеләргә Ахирәттә Аллаһтан биреләчәк нигъмәтләр, әлбәттә, хәерледер, әгәр белсәгез!» (16:95).

Антларыбызны, вәгъдәләребезне без телебез белән әйтәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кисәтеп калдырганча, тел ул – безне Җәһәннәмгә кертә торган әгъзаларның берсе. Тел безне монафикълык түбәнлегенә дә төшерергә мөмкин. Аллаһның Илчесе әйткән: «Монафикъны өч сыйфат аера: ул сөйләсә ялганлый, вәгъдә бирсә үтәми, әманәткә хыянәт итә». Ә монафикъларның урыны Җәһәннәмнең иң яман җирендә булачак, бу хакта Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Дөреслектә, монафикъларның урыны Җәһәннәм утының иң түбән катлавында булыр, аларны аннан коткарырга ярдәмче тапмассың». (4:145).

Ләкин Раббыбыз мәрхәмәтле, Ул безгә хаталарны төзәтү, гөнаһлардан арыну юлларын күрсәтә. Ниндидер сәбәп белән үтәлмәгән ант, вәгъдәнең гөнаһыннан арынырга өйрәтә: «Ул үтәлмәгән антның каффәрате: өй әһелләрегез ашаган ризык белән 10 мескенне ашату, яки 10 мескенгә кием кидерү, яки 1 кол азат итү. Боларны эшләргә көче җитмәсә, 3 көн ураза тоту. Бу йөкләтелгән эшләр – үтәмәгән антларыгызның каффәрате; антларыгызны, әлбәттә, үтәгез!» (5:89). (Каффәрат – гөнаһтан чистарыну өчен кылына торган гамәл).

Без тормышта, әлбәттә, ярдәм сорап килгән кешеләрне кире кагарга түгел, ә кулдан килгәнчә аларга булышырга тиешбез. Бу – Ислам диненең мөһим кануны. Ләкин һәрвакытта да без дигәнчә генә булмый. Ниятләгән эшне эшләргә, биргән вәгъдәне үтәргә җитди сәбәп комачауларга мөмкин. Ә сәбәпләрне бар итүче – Аллаһ, һәм тәкъдир дигән әйбер дә бар. Шуңа күрә Раббыбыз әйтә: «Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң, «Мин иртәгә бу эшне эшләрмен», – димә. Мәгәр «Аллаһ теләсә эшләрмен», – дип әйт. Әгәр «Аллаһ теләсә» дип әйтергә онытсаң, исеңә төшкәч тә «Аллаһ теләсә», дип әйт! (18:23-24).

Халкыбыз быел да ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаячак, аларга үзенең тормышын ышанып тапшырачак. Бу депутатлар корпусы Татарстан дигән дәүләтебезнең дә, анда яшәүче кешеләрнең дә, туган телебезнең дә киләчәген хәл итәчәк. Бу мәсьәләләрнең никадәр мөһим икәнен сайлаучылар гына түгел, депутатлыкка баручы кандидатлар үзләре дә яхшы аңларга һәм кирәкле гамәл кылырга әзер булырга тиеш. Шуңа күрә тиешле гамәл кылырлык депутатлар сайлансын, әйтелгән наказлар кабул ителсен, бирелгән вәгъдәләр үтәлсен, халык ышанычы аклансын иде. Һәм гомумән, вәгъдә биргәндә барчабыз да сүзләребезне үлчәп сөйләсәк иде. Үтәлмәгән вәгъдәләр, бозылган антлар беребезне дә Җәһәннәм газабына дучар итмәсен!

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии