- 03.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №30 (30 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Харис бабайның «ГЫЙЛЕМЛЕДӘН ӨЙРӘНЕП ЯШИК!« (№9, 5 март, 2014) язмасында: «Әгәр вафат булган туганнарыңа дога ирештерәсең килсә, 500 сумнан да ким булмаган акча алып, мәчеткә барып, җомга көнне, халык күп булган вакытта дога кылдыр. Анда барысы да дини бабайлар, әҗере күбрәк булыр, мәчеткә дә файдасы тияр. Ә болай, динсез кешеләрне җыеп, ашатып, акча исраф итеп, файда урынына гөнаһ кына булырга мөмкин», – диелгән. Сүз, мәетнең 3есен, 7сен, 40ын үткәрү турында бара.
Мин шәригать кануннары белән шактый таныш имам-хатыйп буларак, бабайның язганнары белән килешәсем килми. Беренчедән, нинди генә сәдака булса да, аның күләмен билгеләп, сорап алмыйлар. Икенчедән, татарлар электән алып, безнең көннәргә кадәр, Коръән хөкемнәренә һәм сөннәткә каршы килми торган гореф-гадәтләрне башкарып килгән. Күренекле дин галимнәребез Ш. Мәрҗани, Габдрәхим Утыз Имәни, Г. Курсави, Р. Фәхретдин, Г. Саматовлар, мәрхүмнәрнең 3есен, 7сен, 40ын, елын үткәрүгә каршы булмаган. Әмма үзләрен «фәләнкем хәзрәт» дип танытырга тырышучы кайбер затлар моны, бидгать гамәл, дип тәнкыйтьләп чыга. Уйлап карыйк әле, шул көндә туганнар, ыруглар, күршеләр, мәетне соңгы юлга озатучылар белән бергә, мулла яки абыстай Коръән укып, мәрхүмне искә алса, бу берничек тә бидгать гамәл булмый. Киресенчә, югарыда санап үтелгәннәрнең туганлык, дуслык, күршелек җепләре ныгый гына. Муллага аз гына булса да вәгазь сөйләргә мөмкинлек була. Мәет чыккан йортта исә Коръән укыла. «Коръән укылган йорт Аллаһы Тәгаләгә якты йолдыз булып күренер», – диде мәрхүм Габделхак хәзрәт Саматов. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Коръән укылмаган йорт каберстанга охшап торыр», – дигән. Әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз дин кысылган елларда да, хәтта авыр сугыш елларында да дини мирасыбызны ташламаган, шуңа да аны саклап калу насыйп булды. Безнең гореф-гадәтләребез шәригатькә каршы килми икән, без аны ташларга, онытырга түгел, ә үзебездән соң киләчәк буынга файдаланырлык итеп торгызырга кирәк. Шуның өчен Диния нәзарәте, 2014нче елны – Дини гореф-гадәтләребезне торгызу елы, дип игълан итте. Кызганыч, кайбер гореф-гадәтләребезгә игътибарны җитәрлек күрсәтмибез. Мисал өчен, Мәүлид бәйрәмен авыр сугыш елларында да, гаилә әгъзалары белән генә булса да, ата-аналарыбыз билгеләп үтә иде. Хәзер муллыкта яшәсәк тә, аны матур итеп үткәрергә иренәбез. Моны үзәк мәчеттә генә түгел, барлык мәчетләрдә, өйләрдә үткәрергә кирәк. Мәетләрнең 3есен, 7сен, 40ын, елын үткәрегез дигән аять тә, хәдис тә юк, димәк, бу фарыз яки сөннәт гамәл түгел. Бары тик диннең нигезендә чагылыш тапкан, халык арасында киң таралган гамәл. Бу изге гамәлне үзгәртмичә, киләчәк буыннарга тапшыру безнең мөселманлык бурычыбыз дип саныйм.
Хәйдәр бабагыз ГАЛӘВИЕВ.
Әтнә районы, Кече Әтнә имам-хатыйбы
Комментарии