Урманнарга керсәм...

Җәй җитсә, күңелем урманга ашкына башлый. Кечкенәдән яратам урманнарны. Чөнки мине әни, җиләккә барса да, себеркегә барса да, гел үзе белән ияртергә тырыша иде. Шуңа ахры, урманга булган мәхәббәт, ярату балачактан ук күңелемә сеңеп калгандыр. Андагы һәр агач, һәр куак, һәр чәчәк минем йөрәгемә якын кадерле.

Урман. Урман... Нинди рәхәт синдә. Һаваң искиткеч... Җанга дәва бирә. Барлык кайгыларны оныттырып торасың. Уйларны тәртипкә китерү өчен дә менә дигән урын син. Әмма, үзем яздым, үзем язганнарыма карап кинәт сискәнеп куйдым. Чөнки быел урманга аяк басуга, аптыраудан шаклар каттым. Мунча себеркесе әзерләргә дигән өметләрем бер мизгелдә юкка чыкты дисәм дә ялган булмас. Агачтагы кортларны коя-коя көчкә генә бераз кышлык запас әтмәлли алдык.

Бу ел үзенең «сюрприз»лары белән инде җәй башыннан ук аптыратуын дәвам итә. Башта ярыйсы гына җылытып җибәргән кебек булды. Аннан инде бакчаларда үсәргә омтылган, баш төрткән җиләк-җимешне, үсентеләрне кырау бәрде. Җиргә бер тамчы яңгыр таммады. Аннары урыны-урыны белән генә яугалап китсә дә, анысы да җирне җитәрлек сугара алмады. Инде менә корылык чираттагы афәте белән кешелеккә каршы көрәш ачты. Урманнарны ямьгә төреп утырган ак каеннарны бүген кортлар баскан. Алар агачлардагы яфракны ашап бетереп, каеннарны бөтенләй корытып баралар...

Искән җилдә җәйге урман шаулый, моңаепмы корып барганга,

Исеп китеп торам, яфракларын җуйган каеннарым үскән аланда...

Йөрәгемнән каннар тама-тама, күңелемнән әлеге юлларны кабатлыйм. Чөнки мин яраткан Татарстан, чиктәш Башкортстан урманнары бүген искиткеч кызганыч хәлдә. Экология органнары, сез кая карыйсыз? Элек вертолетлардан, самолетлардан басуларга корткыч бөҗәкләргә каршы агулар сибү оештырыла иде. Ник соң бүген бу эшләр башкарылмый? Әллә махсус эшләнәме инде бу эшләр, һич аңлап булмый. Экология бетсә, эшләрнең кая таба барганын аңлыйсызмы соң сез, кешеләр??? Ни кызганыч, урманнар күз алдыбызда үлеп бара бүген. Барыбыз алдында да әлеге афәтне булдырмау бурычы тора. Яшәү урыныннан тыш, урманның шулай ук бар хайваннарны да тукландыру, табигый бәла-казалардан саклау вазифаларын үтәгәнен дә онытмасак иде. Өстәвенә, урманнарның планетабызны кислород белән тәэмин итүе турында да бик яхшы беләбез. Көнкүреш материалларына чималны да шушы ук урманнардан алабыз. Бәлане эзләмә, бәла сине үзе эзләп табар, ди халык. Кызганычка каршы, бу әйтем бүген бик актуальләшеп бара. Радио-телевидениедән, гәҗит-журналлардан көн саен диярлек урман янгыннары турында да ишетеп, укып торабыз. Ике канатын да киң җәеп, бар омтылышын яшеллеккә юнәлткән янгын телләре көн саен дистәләгән гектар җирне юкка чыгаруын дәвам итә. Инде менә корткычлар да урманнарның үлеп баруына тагын бер сәбәпче булып тора. Минем әлеге мөрәҗәгатемә экология органнары да колак салыр дигән өметтә калам. Чөнки кыямәт безнең янәшәдә генә бүген. Республикабызның байлыгын саклап калу – һәммәбезнең изге бурычы дип саныйм. Юкса бездән соң киләчәк буыннарга яшәү тагын да катлауланачак. Әлеге афәттән котылу юлларын бергәләп эзлик!

 Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии