Бар икән кешеләр!

Миңа хәзер 85 яшь. Моннан 10 ел элек «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамладым. Иске-кысынкы бүлмәләрдә укысак та, укытучыларның ягымлы мөнәсәбәтләрен, тырыш хезмәтләрен күреп, аларга сокланып, без дә бик тырыштык. Күңелдә якты истәлек кенә калды...

Ә хәзер мин укыган мәдрәсә дә яңача төзелгән, заманча җиһазландырылган – шуларны күрү теләге тынгы бирми! Дәрвишләр бистәсендәге «Ислам» мәчетендә Рәүф исемле бик тыйнак, бик оялчан егет дәресләремә йөрде. Укуда да, намазларда да, бәйрәмнәрдә дә тырышлык күрсәтте. Мәчеттә вак-төяк эшләрдә дә катнашты. Аннан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керде. Менә быел 2нче июньдә диплом алды. Очрашкалап торабыз, хәл-әхвәлләрне дә сорашабыз. Шулай бервакыт «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен сагынуымны, бер күрәсем килүне әйттем бит моңа! «Рамазан ае үтсен әле, берәр җаен тапмабызмы», – диде ул.

30нчы майда гадәттәгечә мәчеткә намазга бардым, анда Рәүф тә бар. Намаз беткәч әйтеп куймасынмы: «Сәет абый, әйдә киттек!» «Кая?» дигән соравыма: «Мәдрәсәгә», – ди. Мине сөйләтеп тә тормады, такси чакыртты. Киттек. Дөрестән дә без укыган мәдрәсәдә танымаслык үзгәрешләр! Бары мөгаллимнәрем Зөлфәт хәзрәт, Рамил хәзрәт шул ук: көләч йөзле, җор телле – бик җылы каршы алдылар. Вакытлары кысан булса да, игътибарсыз калдырмадылар. Рәхмәт аларга! Эшләрендә, тормышларында яңадан-яңа уңышларга ирешеп, сау-сәламәт булып озак еллар халыкка хезмәт итсеннәр. Ә яшь шәкертем Рәүфкә олы рәхмәтләремне белдереп, үзеңә тиң пар белән гаилә корып, алган дөньяви һәм дини белемнәрен дөрес кулланып яшәргә насыйп булсын, ә миңа «бар икән кешеләр» дип сокланырга, шулай кешеләр җылысын тоярга язсын.

«Ислам» мәчете мөәзине Сәет ГАЯЗОВ,

Дәрвишләр бистәсе

Комментарии