Безнең халкыбыз Ислам динен кабул иткәнгә быел 1100 ел тула. Шул тарихи вакыйга уңаеннан Татарстан Республикасының Аксакаллар шурасы «тәүлеклек йөгерү» оештырды. Йөгерүгә Мамадыш районының Соколка авылында 27нче мартта көндезге сәгать 12дә старт бирелде. Эстафета маршруты боз өстеннән Чулман елгасын кичеп, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарының Каенлы, Имәнлебаш, Сармаш, Югары Мәрәт, Яңа Имән авыллары аркылы үтте. Һәм 28нче мартта көндезге сәгать 12дә Әлмәт районының Салкын Алан авылында тәмамланды. Маршрутның озынлыгы 110 чакырымнан артып китә иде.

Әлеге эстафетаны, үзебезчә әйткәндә – «тәүлеклек йөгерү»не оештырып без милләтебез өчен бөек вакыйганы – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүне хәтердә яңартуны максат итеп куйдык. Икенче яктан, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен дә тырышабыз. Хәзер пандемия, вирус чорында бу мәсьәлә тагын да актуальләште диясем килә. Белгәнебезчә, Ислам дине ул бит һәрвакыт чисталыкка, пөхтәлеккә, начар гадәтләрсез, нәкъ менә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәүче дин!

Тагын шунысы игътибарга лаек: йөгерүдә катнашучыларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләр. Әлбәттә, иң элек Салкын Алан авылының имамы Маликов Илдус Морза улы турында әйтеп китәргә кирәк. Аңа 63 яшь, ул заманында Кытайда бозлы суда йөзү буенча халыкара ярышта катнашып җиңү яулаган, «железный человек» исеменә лаек булган шәхес. Аңарчы да инде төрле ярышларда катнашып, 4-5 тапкыр бозлы суда йөзү буенча рекордлар куйган кеше. 2010нчы елда Мамадыш районының Солнце базасында бозлы суда 24 сәгать буе йөзеп, Гиннессның рекордлар китабына кертелде.

Илдус Маликов белән йөгерүдә тагын Аксакаллар шурасының Бөгелмә районындагы Карабаш бүлеге җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәтов һәм Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Васыйл Камалов та катнаштылар.

Менә шулай итеп, безнең милләтпәрвәрләребез, Ислам динебезне олылап, аның кануннары нигезендә тыйганнардан тыелып яшәүче асыл затларыбыз, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, үзләренең шәхси мисалларында яшь буынга тәрбияви үрнәк күрсәттеләр.

Татарстан Республикасының Аксакаллар шурасы рәисе

Рәүф ИБРАҺИМОВ

Комментарии