Юл йөрү кагыйдәләре

Юл йөрү кагыйдәләре

Соңгы елларда машиналар шул чаклы күбәйде ки, юлларда йөрү кыенлашты. Яңалыкларны карасаң, көн саен юлда булган һәлакәтләр, күпме кеше гомере өзелү турында хәбәр итеп торалар. Бу һәлакәтләрнең башында юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, исерткеч эчемлекләр эчеп руль артына утыру һәм юлларның төзелеше машиналар күплегенә тәңгәл килмәү тора. Әле бик күпләр машина йөртү таныклыгын да, укып тормыйча, сатып кына алалар, шуның белән үзен дә, туганнарын да һәм бер гаепсез кешеләрнең дә гомерләрен куркыныч астына куялар. Шушы сүзләр белән газета укучыларның барысы да килешәләрдер, дип уйлыйм.

Әмма юл йөрү кагыйдәләре ике төрле: берсе турында әйттек, юлларда машина йөртү өчен булса, икенчесе, һәм иң мөһиме, әле машиналар уйлап чыгарганчы ук булган кагыйдә – «тормыш юлы» кагыйдәләре. «Тормыш юлы» кагыйдәләрен Раббыбыз җир йөзендә Адәм балалары үрчи башлагач та булдырган иде һәм кешеләр саны арткан саен, тормыш таләпләре үсеш алган саен, «тормыш юлы» кагыйдәләре дә шул чорга яраклаштырылып үзгәреп торды. Иң соңгы «тормыш юлы» кагыйдәсе соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәссәлам аша безгә җиткерелде. Адәм балалары дөнья беткәнче шул соңгы кагыйдәне үтәп, үзенең тормышын алып барырга тиеш. Шул соңгы «тормыш юлы» кагыйдәсе – Коръән кушканча яшәү – дөньядагы барлык халыклар өчен дә бер.

Элек машина йөртү кагыйдәләре һәр илнең үзе өчен аерым булса, хәзер инде бер 30 еллар чамасы бөтен дөнья халкы өчен бер үк кагыйдәләр, хәтта бер илдә алган машина йөртү таныклыклары да барлык илләрдә дә йөрергә хокук бирә. «Тормыш юлы» кагыйдәләре дә элек һәр кавем, һәр милләт өчен аерым бирелгән булса, инде менә 1400 ел элек барлык дөнья халкы өчен, барлык кавемнәргә, нинди милләттән булуына карамастан, безне юктан бар итүче Раббыбыз тарафыннан расланды. Адәм балалары дөнья беткәнче шул соңгы «тормыш юлы» кагыйдәләре белән яшәргә катгый төстә бурычлы, әмма мәҗбүр итү юк.

Без инде шушы «тормыш юлы» кагыйдәсен ислам дине дип атыйбыз. Чынлыкта дин – юл дигән сүзне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сәхабәләр алдында кулына бер таяк алды да, ком өстендә бер туры сызык сызды һәм әйтте: «Менә шушы сызык –җәннәткә илтә торган юл – ислам дине», – диде. Һәм, шул сызыкның ике ягына күп кенә сызыклар сызып: «Менә болары да юллар – барысы да тәмугка илтә торган юллар», – дип аңлатты.

Әгәр машинада барганда, юл йөрү кагыйдәләрен бозсак, безгә күп төрле штрафлар салалар. Әле күпчелек очракта ул штрафлар арасында кешене талар өчен махсус уйлап чыгарылганнары да бар. Монысы инде «тормыш юлы» кагыйдәләрен үтисе килмәгән комсызлар гамәле. Әмма Аллаһы Раббыбыз биргән кагыйдәдә кешегә начарлык китерә торган, бәнәхакка рәнҗетә торган яисә җәза бирә торган бер генә сүз дә юк. Киресенчә, адым саен җәннәткә илтә торган юлдан адашмас өчен, кая барырга кирәклеген күрсәтә торган билгеләр куелган, шуның өстенә гомереңнең ахырына чаклы шул юлдан читкә борылмыйча барасың икән, синнән бер тиен акча, байлык сорамыйча җәннәт бакчалары вәгъдә ителә.

Әлбәттә, җәннәткә илтә торган юлдан бара башлаган кешене Раббыбыз сынап, вакыт-вакыт, каршысына «чокыр казып» куя. Кеше шушы чокырны ничек итеп узар икән, әллә шул чокырга мәтәлеп төшәрме? Ул «чокыр» турында Хак Тәгалә Үзенең Кагыйдәсендә болай аңлата: «Без сезне сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч белән, ачлык биреп, малларыгызны, игеннәрегезне һәм җимешләрегезне киметеп, көтмәгәндә якыннарыгызны алып…»(2.155).

Менә шушы чокырга мөселман кешесе «күпер» салып, юлын дәвам итәргә тиеш. Әмма, ул «күпер»не нәрсә белән салырга тиеш соң? Нәрсәдән гыйбарәт ул «күпер»? Газиз мөселман кардәшем, ул күпер – сабырлык дип атала. Алдыбыздагы сынау «чокыры»на без сабырлыктан күпер корырга тиешбез. Әмма күперне тотып торыр өчен, «баганалар» утыртырга кирәк. Каян алабыз ул «баганалар»ны? Әйе, ул «баганалар» – безнең иманыбыз, иманыбыз көчле булган саен, «баганалар» шул чаклы чыдам, ныклы булалар. Мөселман кешесе, юлында пәйда булган «чокыр» өстенә «сабырлык» дигән «күпер»не иман «баганалары» өстенә салып, юлын җәннәткә таба дәвам итәргә тиеш.

Иман кайчан ныклы була соң? Иман ныклы була шул вакытта, кайчан кеше фарыз-ваҗиб, сөннәт гамәлләрен тырышып башкара һәм әти-әнисенә, туганнарына, күршеләренә, башка кешеләргә карата мәрхәмәтле, рәхимле, ярдәмчел булганда. Мондый иман инде «корыч багана» кебек ныклы була, бу бәхәссез шулай.

Әгәр кеше җәннәткә илтә торган юлны табып, шул юлдан атлый башлаган икән, ул үзенең туган-тумачасын да, башка кешеләрне дә шул юлга чакырырга тиеш, чөнки бергәләп барганда, юл җиңелрәк була. Әгәр инде: «Әй, минем башкаларда эшем юк, үзем җәннәтле булсам, шул җитә», – дип уйлыйсың икән, ул юлдан сине Иблис тиз арада мәтәлдереп төшерергә мөмкин, Аллаһым, Үзең саклый күр.

Әйткәнемчә, машина йөртү таныклыгын сатып алучылар да бар, шулар кебек безнең арабызда җәннәткә илтә торган юлны да сатып алырга тырышучылар очрый. Ягъни мәсәлән, Коръән мәҗлесләрендә акча алмашып уйнау, кемгәдер акча түләп, Коръән тутыртулар, шул машина йөртү таныклыгын сатып алган кебек ялган гамәл, Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый төстә тыелган гамәлләр була. Әлбәттә, мондый гамәлләрне комсызлык чире йоктырган, җиңел юл белән мал табарга яратучы имам һәм абыстайлар уйлап чыгара, хәтта кешене җирләгәндә кәфененә «җавапнамә» куярга кирәк, дип, кәгазь сатучылар да очрый. Мондый гамәлне, әлбәттә инде, Аллаһы тарафыннан бирелгән «тормыш юлы» Кагыйдәсен бер тапкыр да укып карамаган бәндәләр эшли.

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем! Бүгенге вакытта үзләренең ватаннарын мөселман илләре, дип дәгъва белдерүче илләрдәге аяныч хәлләрнең булуына сәбәп тә шул Раббыбыз тарафыннан иңдерелгән «тормыш юлы» кагыйдәләре – шәригать хөкемнәрен үтәмичә, бүгенге дөньяны җәннәт урынына күреп, нәфесләренең колларына әверелгән ил җитәкчеләре – корольләрнең мөселман халкының ачтан кырылуына да борчылмыйча гомер кичерүләре сәбәп булып тора. Шулай үтәләме Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Мөселманнар кешенең бер тәне кебек», – дип әйткән сүзләре? Аларның ачка, хәтта эчәр өчен бер йотым суга тилмергән мөселманнар белән «бер тән» буласылары килми, күрәсең.

Газета укучыларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: һәрберебез бу дөньяда чакта, Раббыбыз каршына баргач, имтиханнарыбызны яхшы иттереп тапшырыр өчен, тырышлык куеп яшәргә бурычлыбыз, әгәр дә җәннәт әһелләре буласыбыз килсә. Шуның өчен һәркем «тормыш юлы» кагыйдәләрен – шәригать хөкемнәрен үзе укып өйрәнергә тиеш. Үзебезнең элеккеге милләттәш галимнәребезнең хезмәтләрен укып, белемебезне арттырырга тырышыйк. Белмәгән сорауларыгызга җавапны: «Намаз әһеленнән сораган идем», яисә «Бер хәзрәттән сораган идем», дип кенә ялгыш гамәлләр кылудан саклануда тырышлык куярга кирәк. Намаз әһеле әле мөселман булды, дигән сүз түгел. Төрле, авторлары билгеле булмаган, кем җаваплы һәм мөхәррире кем икәне күрсәтелмәгән вак китапчыклар алып укудан да сак булырга кирәк. Бар да акча эшли, кешенең ислам динен дөрес аңлавында аларның кайгылары юк. «Тамак тук, өс бөтен, машинадан чыга төтен», җиңел юл белән байлык туплау чорында яшибез.

Аллаһы Тәгалә барыбызны да бәла-казалардан имин кылса иде. Шәригать кануннары белән дөрес яшәп, Раббыбыз кушмаган, Пәйгамбәребез (с.г.в.) эшләп күрсәтмәгән, ислам диненнән чыгара торган гамәлләр кылудан сакланган хәлдә яшәргә һәм җәннәтләрне кәсеп итәргә насыйп итүен телим.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии