Мәүлед бәйрәмнәре артыннан

Мәүлед бәйрәмнәре артыннан

Һәр елны һиҗри буенча рабигүл-әүвәл аенда мөселманнар Мәүлид бәйрәме – Пәйгамбәрләрнең Пәйгамбәре Мөхәммәт (с.г.в.) туган көнен билгеләп үтәләр. Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, Рәсүлебез – безгә иң яхшы үрнәк. Бу айда аның тормыш юлына, хәдисләренә, тәкъвалыгына басым ясыйлар. Соңгы ике елда Татарстанда да бәйрәменә игътибар бирә башладылар. Мисал өчен, быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин катнашында, Казанда бәйрәме зурлап үткәрелде. Шулай да, әле Татарстанда Пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләү халык арасында аз таралган, ул олы-олы кунаклар белән, кайбер җәмигъ урыннарда гына үткәрелә. Дөрес, гаҗәеп үрнәк мисаллар да җитәрлек.

2006 ел: «Балаларны Мәүледкә әзерлик»

Чуашстанда, бүгенгәчә, күп йортларда әбиләр җыелышып Мәүлед үткәрә. Алар табын корып, имам чакыра, мөнәҗәт, салаватлар әйтә. Совет чорында да әбиләр бу бәйрәмне өйләрендә үткәреп килгән. Шул ук вакытта, Октябрь революциясенә кадәр, татарлар өйдә генә бәйрәм итеп калмыйча, Мәүледне сәхнәләргә дә алып чыккан. Чуашстан татарларының бу бәйрәмне бүген дә сәхнәләрдә уздыруы – элекке гадәтләрне кире торгызу.

Чуашстан мөселманнары, гореф-гадәтләрне саклау максатыннан, аны системага керткән. Моннан 6 ел элек Чуашстандагы мәхәлләләр каршында эшләп килүче мәктәп укытучылары белән җыелып, Чуашстан Диния нәзарәте «балаларны Мәүледкә әзерлик» дигән тәкъдим белән чыга һәм «Мәүлед» ансамбле оеша. 2006 елда балалар беренче тапкыр сәхнәгә менә.

Башта мәхәлләдә, аннан шәһәр-төбәкләрдә

Әлерәк кенә үткән рабигүл-әүвәл аенда Чуашстан татарлары гастрольләргә чыкканчы, иң элек һәрбер мәхәлләдә Мәүлед үткәрә. Мәхәллә каршындагы мәктәпләрдә укучылар үз мәхәлләләрендә Пәйгамбәребезне искә алган, ягъни 40 мәхәлләдә дә быел Мәүлед үткән. Шул ук вакытта Мөфтият, һәрбер чыгыш белән кызыксынып, иң яхшыларын гастрольләр өчен сайлап алган. «Мәүлед» төркеме төрле татар авылларында яшәүче балалардан тора.

– Ел саен маршрутыбыз зурая, байый. Безне төрле төбәкләрдән чакыралар. Балаларның чыгышлары көчле, ихлас, самими, – ди «Гөлстан» мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетдин.

Быел 30 баладан торучы «Мәүлед» төркеме Чабаксар шәһәрендә, мәдәният министрлыгы белән берлектә, академик залларда чыгыш ясаган. Бәйрәм Чуашстандагы Яңа Чабаксарда, Шумерляда, Канашта үткән. Быел алар Дмитровград, Ульян, Самара, Пензаның Кузнецк шәһәрләренә чыкты. Узган ел Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылында, Казанда булдылар. «Бу күренешләрне башка бер җирдә дә күрә алмыйсыз. ТВда да, интернетта да ул балаларның тамашасын табып булмый. Быел Яр Чаллыга, Дмитровградка кергән районнарга чакырганнар иде. Әмма безнең тыгыз график белән анда бара алмадык», – ди оештыручылар.

Кузнецк (Пенза)–Ульян–Шыгырдан

Мәүледнең темасы ел саен үзгәреп тора. Йә бер сүрә, йә хәдисне алып, Мәүледне шуңа багышлыйлар. Быел исә ул гаилә темасына багышланган.

Кузнецк, Ульян һәм Шыгырданда сәхнәләштерелгән бер үк Мәүлед бәйрәмен берничә тапкыр күрсәм дә, халыкның күз яшьләре белән урыннарыннан кымшанмыйча да кабул итүләрен күзәттем.

Балалар Пәйгамбәребезнең тормыш юлларын искә төшерде. Шулай ук аның бүгенге өммәте, аерым алганда, татар милләтенең проблемаларын ачып салды. Нәфис сүз белән чыгыш ясаучы бер кыз, татар хатынының башыннан яулык салуына 100 ел була, дип ачынып сөйләде. Аборт мәсьәләсе, гаиләдә ир белән хатын вазифаларын бәян иткән, гыйбрәт алырдай кечкенә спектакль күрсәттеләр. Шул ук вакытта горурлык, йомшаклык – бу бигрәк тә бишек җырында, салават, мөнәҗәтләр әйтүдә ачык күренде. Болар белән беррәттән имамнар үтемле вәгазьләр сөйләде.

Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендә 750 урынлы «Юность» мәдәният сараенда алма төшәрлек тә урын юк иде. 800ләп халык җыелды, 100дән артык машина мәдәният сараен каплады. Җыенда Пенза мөфтие Гаделшә Юнкин, хакимият вәкилләре, җирле имамнар, шәһәр халкы катнашты. 20 меңләп татар яши торган шәһәрдә (барлыгы 80 мең кеше яши) мин татарлыкны күбрәк сиздем, элмә такталарында татар җырчылары афишалары, ике мәчеттән азан ишетелеп тора.

Ульянда сәхнә кечерәк булгангамы, Пәйгамбәребезне искә алу җылырак үтте. Бәйрәмдә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре, «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Илдар хәзрәт Сафиуллин, өлкәнең «Өмет»газетасы редакторы Исхак Хәлимов һәм имамнар катнашты.

«Мәүлед» бәйрәм маршрутын соңыннан Шыгырданның Өч сәхабә мәчетендә тәмамлады.

«Мәүледкә каршы көрәшүчеләр юк»

Сүз уңаеннан, Мәүлед һәм башка традицион бәйрәмнәргә каршы көрәшүчеләр аз түгел. Әмма Чуашстанда мондый проблеманың инде күптән калыкканы юк.

– Мөфти Әлбир хәзрәт Кргановка, башка имамнарга рәхмәтлебез. Элегрәк берән-сәрән күренгән булса, аларның тырышлыгы белән бар да артта калды. Бүген андый таркатырлык көчләрнең барлыкка килүенә җирлек юк, – ди «Гөлстан» мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетдинов.

Совет чорыннан калган ялгыш фикер – дин, гореф-гадәтләр – барысы да өлкән буын кыйммәтләре дип карау әле, кызганыч, бар. Бу уңайдан, моңа каршы иң үрнәк мисал – Чуашстан мөселманнары. Әби-бабайлар гадәтен яшь буынга тапшыру хакында кызыксынгач:

– Безнең Чуашстан Диния нәзарәтенең төп максатларының берсе – балалар, яшь буын белән эшләү. Аларга үзебезнең гореф-гадәтләрне, Әхле-сөннә-вәлҗәмәгать булып, хәнәфи мәзһәбен белеп үссеннәр дип эшлибез, төрле чаралар оештырабыз, – дип җавап бирделәр миңа.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Казан–Пенза–Ульян–Чуашстан–Казан.

Комментарии