- 03.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №8 (3 март)
- Рубрика: Иманга юл
Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда республика мөфтие итеп дүртенче тапкыр Госман хәзрәт Исхакый сайланды. «Сайлау» сүзе бу очракта сәяси төсмер алган төшенчә. Әле «Безнең гәҗит»нең узган санында моңарчы ике корылтайда катнашкан Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылыннан Галимҗан хәзрәт Корбангали Закиров: «Нинди сайлау була соң? Бер кандидат кына бит – мөфти Госман хәзрәт», – дип язган иде. Хәтта Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмаил Бәрдыев президиумда утырган урыныннан: «Альтернативы больше нет? Как в добрые Советские времена?» — дип көлемсерәп куйды. Көләрлекме, әллә киресенчәме, әмма бу корылтайда алдан билгеләнгән мөфтине расладылар, дип әйтү күпкә дөресрәк булыр.
Шулай ук корылтайда Татарстанның баш казые сайланды. Ягъни Җәлил хәзрәт Фазлыев үз урынында калды. Бер яңалык: мөфтинең беренче урынбасары итеп “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәизне сайладылар.
“ТЫНЫЧ ҮТТЕ”
Корылтайны алып барган Җәлил хәзрәт Фазлыев фикеренчә, ул тәүге тапкыр шайтан вәсвәсәсенә бирелмичә узды. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: дәүләт тарафыннан Татарстан Диния нәзарәте (ТДН) катгый тәнкыйтькә дучар булды. Корылтайда катнашкан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ачыктан-ачык: “Гасырлар буе халкыбыз хәнәфи мәзхәбендә яшәгән һәм монда икеләнү булырга тиеш түгел”, – дип белдерде. Илбашы фикеренчә, безнеңчә киенеп, чит ил идеологиясе белән яшәүчеләр һәм гыйбадәт кылучылар бар. Икенче мәсьәләдә экстремизм чолганышын билгеләп үтте ул. “Актив булырга кирәк. Эш бит кайсы мәнфәгатьне кайгыртуда”, – дип төрттереп куйды. Кадрлар проблемасы, мөселман зыялыларының булмавы, икътисадый өлкәнең нәтиҗәле эшләмәве, милли традицияләребездән читләшүебез, Болгар җыены, мәрхүмнең 3, 7, 40да бәхәсләр булырга тиеш түгеллеген Президент ачыктан-ачык әйтте: “Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләүче руханиларга урын юк”.
“НӘЗАРӘТ КАРДИНАЛЬ ҮЗГӘРЕРГӘ ТИЕШ”
Бу сүзләр дә дәүләт вәкиленнән чыкты. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин:
– Матбугатта, безнең идарәгә килүче хатлардан күренгәнчә, халык ТДНнан канәгать түгел. Иң элек Диния нәзарәтенең Татарстан мөселманнарын тулысынча берләштерүче халыкчан үзәк буларак эшләп китә алмавын ачыктан-ачык әйтергә кирәк, – ди Ринат әфәнде. – Мәчетләр саны арта, тик алар буш тора. Дин әһелләре халыкны үз артыннан ияртә алмады. Халык белән эшләү бик түбән дәрәҗәдә. Инде мәчеттә намаз укучыларның күпчелеге башка мәзхәбтә гыйбадәт кыла, белем алган имамнарыбыз мәчетләрне җитәкләми. Әлеге мәсьәләләр киләчәктә кардиналь үзгәрешләр булырга тиешлеге хакында сөйли. Диния нәзарәте киләчәктә үзкыйммәтләребезне кайтару мәсьәләсе буенча эшчәнлек башларга тиеш.
Вәлиуллин фикеренчә, бүгенгә кадәр Диния нәзарәтенең икътисадый нигезе нык түгел. Инде дин иреге бирелүгә 20 ел вакыт узды, әмма үз хисабыңа яшәү механизмы гамәли яктан һаман тормышка ашмады. Вакф, гошер системасы эшләп китә алмады. Моңа бәйле зур проблемаларыбызның берсе – җәмгыятьтә мәхәллә системасы эшләп китә алмавында. Бүген 1300ләп мәчет салынса да, аларга халыкның тартылмавы мәчетнең мәхәллә үзәге буларак формалаша алмавын күрсәтә. Идарә, хокук, икътисад, салым, эшмәкәрлек, сәнәгать, мәгълүмат, фән, мәгариф, мәдәният, мәгърифәт, илаһият өлкәсе – берсен дә мәхәллә үз кулында тотарлык дәрәҗәдә түгел! Милли-дини тормышның имин булуында мәхәлләләр һәрчак зур роль уйнады.
Махсус белемле имамнарыбызның 80 процентын югалту –бүгенге рухи фаҗигаләребезнең берсе. Димәк, эшләгән эшебезнең 80 проценты юкка чыгып бара дигән сүз. РИУ, башка мәдрәсәләр дә бу проблема хакында ныклап уйларга тиеш. Мисал өчен, Казан семинариясендә махсус белем алган шәкертләрнең чиркәүләрдә эш табу мәсьәләсе 100 процент хәл ителгән.
Төп проблемабыз – дәһрилек чорында өзелгән, югалтылган рухи кыйммәтләребезне яшәү дәрәҗәсенә кайтару. Әлеге механизм яшәп китә алмады. Үз йөзебезне саклап, алдынгы урында каласыбыз, экстремизмга каршы киртә куясыбыз килсә, гасырлар буе яшәп килгән механизмны эшкә җигәргә кирәк. Безнең алып барыла торган этно-конфессиональ сәясәтнең дә, башка мөселман оешмалары эшчәнлегенең дә уртак концепциясе шуннан гыйбарәт булырга тиеш.
ИЛДУС ФӘИЗ һәм ДӘҮЛӘТ СӘЯСӘТЕ
“Болгар” мәчете имамының бу вазифага сайлануы очраклы хәл түгел. Моңа кадәр ул ТДНдә дәгъват бүлеген җитәкләде. Һәрчак традицион ислам вәкиле, дәүләткә лояль дин әһеле буларак чыгыш ясады, һәрвакыт ваһһабилык һәм башка агымнарны катгый тәнкыйтьләде. Аның җитәкчелегендә чыгучы “Умма” газетасы да шул юнәлештә эш алып барды.
Элегрәк Илдус Фәизне дәүләт үзе үк ТДН башында күрергә тели икән, дигән фикерләр ишетелде. Әлегә беренче урынбасарына тәкъдим итү дәүләт инициативасы булырга тиеш. Бүгенге дәүләти этно-конфессиональ сәясәт традицион исламны торгызуга юнәлгән. Шул ук 1999 елда Татарстан Республикасында “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турындагы законда вакф системасы исәпкә алынуы, алай гына түгел, ул узган ел ТР Прокуроры тарафыннан катгый тәнкыйтькә дучар булып та, аннан дәүләт җитәкчеләре аркасында сакланып калуы Татарстан мөселманнары өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе булды. Дөрес, әлегә файдалана алмыйбыз. Сәяси яссылыкта шәригать төшенчәләре дә Русия кануннары өчен мөһим һәм файдалы урынны били ала. Чөнки әле һаман да җәмгыятьтә шәригать төшенчәләренә карата төрле стереотиплар яшәп килә. Миңа калса, Татарстан моны аңлап эш итә.
Илдус Фәиз – харизматик шәхес. Һәм Госман хәзрәткә уң кулы буларак Фәиз белән эшләү авыргарак туры киләчәк. Дөресен әйтик, икесе ике төрле кеше. Белгечләр әйтүенчә: мөфти – чит ил идеологиясе вәкиле, ә беренче урынбасар – суфый. Шуңа да киләчәктә Илдус Фәиз белән Госман хәзрәтнең фикерләре һәрчак туры килмәячәк. Илдус хәзрәт үз чыгышында ТДНың уставын бозмаска, шуның буенча яшәргә һәм эшләргә кирәклеген басым ясады. Дини эшчәнлек Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча алып барылырга тиеш дип уставта ачыктан-ачык әйтелгән. Дәгъватны җанландырып җибәрү, дәүләт структуралары белән ныклы элемтә урнаштыру, социаль һәм финанслау мәсьәләсен хәл итү, идеологик яссылыкта читләшмәскә һәм бүгенге татар зыялылары белән хезмәттәшлек урнаштырырга (конгресс, мөхтәрият) – шушы пунктларны атап чыкты ул. Әлбәттә, моңа кадәр бу өлкәләр әллә ни җанланып китә алмады. Яки мөфти Тәлгать Таҗетдин әйткәнчә: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: 7 яшь – бәлагать вакыты, 10 яшьтә намазга мәҗбүри бастыр, дигән. Хәзер инде ТДН 12 яшен уздыра”. Чыннан да, бу сүзләрдә хикмәт бар. Аңлашылганча, ТДН икенче баскычка күтәрелергә тиеш. Чит традицияләр моделе буенча түгел, революциягә кадәр үз тарихи тәҗрибәбезне кулланып.
Ни өчен бу урынны Рамил Юныс саклап кала алмады? Казан мэры Илсур Метшинның якын дусты, өстәвенә. Рамил хәзрәтнең бу көнне күңеле шат күренми иде. Согуд Гарәбстанында укыган, әле узган елның 19 июнендә ТР Дәүләт Шурасында дәүләти-дини мөнәсәбәтләр торышына багышланган “түгәрәк өстәл”дә ул, ваһһабичылыкны җинаятьчел күренеш түгел дип әйткән иде. Аның сүзләренчә, әлеге идеология – Согуд Гарәбстанының рәсми идеологиясе генә. Ул безнең җәмгыятьтә мең елдан артык тотып киленгән Әбү-Хәнифә мәзһәбенә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә туры килми, шуңа да аны кабул итә алмыйбыз, дигән иде ул. Әлбәттә, дәүләт һәм традицион ислам өчен Илдус хәзрәтне калдыру күпкә отышлырак.
“Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин исә Корылтайда үзгәрешләр булды, дип саный. Аның фикеренчә, Илдус Фәизнең беренче урынбасар итеп сайлануы нәтиҗәле үзгәрешләргә китерәчәк. Чөнки бүген традицион булмаган вәкилләр безнең җирлектә алдынгы рольне били. Госман хәзрәтнең мөхтәсибләр янәдән сайланачак дип әйтүе дә – кайберләренә үз урыны белән саубуллашырга туры киләчәк дигән сүз. Сәбәбе – традицион юнәлештән тайпылуларында.
МӨФТИЯТ НИНДИ ЮЛДА?
Моңарчы ТДН киң җәмәгатьчелек тарафыннан һәрчак тәнкыйтькә дучар булды. Асылыбыздан чигенү, халык белән эшләмәү, милли тормыштан аерылу – игътибар үзәгеннән төшмәгән тәнкыйть иде. Әле “Звезда Поволжья” газетасының соңгы санында 2006 елда Ринат Нәбиевның Рөстәм Миңнехановка язылган белешмә кәгазе хакында яздылар. Дин белгече, дин эшләре буенча советының элекке башлыгы Ринат әфәнде белдергәнчә, “мөфтинең тирә-юне һаман да чит ил финанс маясына бәйле эшләп килә”. Нәбиев Татарстанның ислам яңарышында ике юлны билгеләп үтә. Беренчедән, ТДН арсеналын тәшкил итүче чит илләргә бәйле радикаль юнәлеш. Икенчедән, бүгенге ислам аңын истә тотып, җәдитчеләребезнең бай мирасы, үз традицияләребезне дәвам итү буенча үсеш алу.
Инде дүрт ел узды. Илдә дин иреге бирүләренә 20 ел вакыт. Ринат Нәбиев быелгы корылтайдан соң үзгәрешләр күрмәвен белдерде миңа. Күпчелек татар зыялылары да шушындый фикердә тора.
ТДН нинди үзгәрешләр кичерәчәген вакыт күрсәтер.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии