Могҗизалар дөньясында яшибез

1956нчы ел. Җәй уртасы. Авыл яна. Югары оч дигән урамда 6 хуҗалыкны ут чорнап алган. Күрмәсәм, кеше әйткәнгә ышанмаган да булыр идем: каршыдагы йортлар, ике як-яктагы өйләр, артта сарай, алда капка-коймалар яна. Гыйлемхан абыйның өе кыегына оя корган ике күгәрчен ояларын ташлап китәргә уйламыйлар, шунда борчылып йөренәләр иде. Барча күршеләр дә әлеге хикмәтле хәлне күреп, бу йорт исән-сау кала икән дип фаразлыйлар. Нәкъ шулай була да. Бу могҗиза түгелме?

Гармуннар турында. Аларның вазыйфалары – халыкка моң тарату. Оста уйнаучыны барыбыз да хөрмәт итәбез, олылыйбыз. Гармун телләренә шул тиклем оста итеп баскан бармакларга ничек сокланмыйсың? Бер генә теленә ялгыш басса да көйнең яме китә бит. Аллаһы Тәгаләне бер могҗизасыдыр инде бу да.

Беренче каналдан «Лушче всех» дигән тапшыруны күпләр яратып карый. 5 яшьлек малай күңеленнән генә меңнәрне тапкырлый, берсе элеккеге императорларны, патшаларны санап чыга. Аяк астыбыздагы җирне түгәрәк шар рәвешендә дип беләбез. Океан суларының түгелеп китмәве, җиргә кеше тууы – шулай ук могҗиза.

Безнең бөтен тормыш могҗизалардан гына тора ул. Салмак кына таң ата, кояш чыга. Кырмыскалардан алып, җирнең хуҗасы булган кешегә кадәр дөнья көтәр өчен эш башлый.

Яшьнәп көчле яңгыр ява, тирә-юньне су баса. Каралтылар ага. Урамда көймәләрдә, салларда йөзеп йөриләр. Бу кадәр су күктә ничек торган? Бу могҗиза түгелме? Кар ява. Санап бетергесез кар бөртекләре бер-берсенә охшамаган дип язалар.

Дөньяның теге читендә аягын асылындырып утырган туганың белән телефоннан күзгә-күз карашып хәл белешәбез. Могҗиза түгел диегез?!

Язлар җитүгә, җирләр җылынып, бар тирә-як яшеллеккә күмелә, үләннәр, агачлар чәчәк ата, җимешләре җитешеп, нәсел калдыра, халыкны туендыра. Могҗизаның иң зурысы шушыдыр әле.

Ислам дине дә могҗизаларның берсе. Ул бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә, мәрхәмәтле булырга чакыра, чисталыкка өнди. Шушы гамәлләрне барлыкка китерүче, барча җан ияләрен туендыручы Аллаһы Тәгаләбез бар. Иң зур могҗиза – шушыдыр.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии