- 03.01.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023. №51 (27 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Гаяз Исхакый әхлакый һәм дини тәрбиянең бер-берсенә үрелгән һәм гаять мөһим икәнен аңлатып: «Әүвәл әхлак бозыла, аннан дин бетә, соңрак ул халык үзе дә бетә», – дип язган. Димәк, заманында тамырларына балта чабылган дини гыйлемне кайтару бик мөһим – юкса милләтнең юкка чыгу куркынычы яный. Ә тәрбия – кешене бу дөньяда һәм Ахирәттә бәхеткә ирештерүче иң лаеклы юл. Боларның һәммәсенә дини кыйммәтләргә таянып эш иткәндә генә ирешү мөмкин.
Балтач – элек-электән үзенең күренекле дин галимнәре, атаклы мәдрәсәләреннән чыккан бай гыйлемле шәкертләре, имамнары белән данлы ак як. Тарихи чылбыр гасырлар гарасатында өзелмәсен, бүгенгедән киләчәккә дәвам итсен, халык әхлакый сафлыгы, телебезгә, милләтебезгә тугры булуы белән аерылып-балкып торсын дип, Аллаһ безгә Җәлил хәзрәтне биргән.
1998нче елда мөфти Госман хәзрәтләре Балтачка килә. Район җитәкчесе Марат Әхмәтов очрашуда Җәлил хәзрәттән: «Нәрсә кирәк, нәрсә белән ярдәм итим?» – дип сорый. Хәзрәт: «Мәктәпләрдә бер дәрес, әхлак дәресе кирәк», – ди. Нәтиҗәдә соңгы чиректә дүрт мәктәптә әхлак дәресе укытыла башлый.
1998-1999нчы яңа уку елыннан районның күп мәктәпләрендә дәресләр уңышлы башланып китә. Беренче мөгаллим, әлбәттә, Җәлил хәзрәт!
2023-2024нче уку елында әхлак дәресләре укытыла башлауга чирек гасыр була! Бу елларда без нәрсәгә ирештек, районда нинди күркәм үзгәрешләр булды? Телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне үстерүгә, балаларны, өлкәннәрне ислам кануннары белән яшәргә өйрәтергә әхлак мөгаллимнәре нинди өлеш кертте? Шул турыда уйлану-нәтиҗәләремне сезгә дә җиткерәсем килә.
Дәресләр әүвәл факультатив итеп атнага 2 сәгать укытылды. Соңрак мәктәптән тыш эшләр үзәгендә социаль-педагогик түгәрәк булып теркәлде. Һәр чиреккә бер районкүләм, республикакүләм ачык дәресләр карап анализлап тәҗрибә тупладык. Бер-беребездән өйрәндек, программа, дәресләр камилләште. Чит төбәкләрдән килгән мөгаллим, имамнарны өйрәттек. Мөфти хәзрәтләре Госман Исхакый, Камил Сәмигуллин һәм мәртәбәле дин галимнәренең киңәш-тәкъдимнәрен тыңлап, Равил Фәйзуллин кебек күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре дә дәресләргә югары бәя бирде. Мөфти хәзрәтләре Илдус Фәиз мөгаллимнәрнең елга 4-5 республикакүләм ачык дәрес бирүен «батырлыкка тиң гамәл» дип бәяләде. Кыскасы, 25 ел дәвамында без дә үстек, өйрәндек, башкаларны да өйрәттек; хезмәтебезнең әһәмиятен аңлап, теләктәшлек, ярдәм күрсәтүчеләр саны артты.
Остазыбыз, рухи һәм матди терәгебез – Җәлил хәзрәт Фазлыев иде. Ул ялан ботлы, ялан башлы күпме мөгаллимнәрдә мөселманча киенү зәвыгы тәрбияләде. Кием – зиннәт кенә түгел, ул кешене начар энергиядән, яман күзләрдән, чирләрдән саклый. Җәлил хәзрәт тә: «Киемебез оятыбызны гына түгел, үзебезне дә саклый икән», – дип тикмәгә әйтми (биокыр турында сүз бара). Никадәр шәрә йөрсәк, безне саклаучы энергия кыры яманнарның күз карашындагы бозыклык белән кушылып, зарарланып, безне саклау сәләтен югалта.
«Хатын-кызга таләп зур: беренчедән, алар нәфис, икенчедән, булачак әниләр, милләтнең киләчәген, сәламәтлеген тәэмин итүчеләр» – ди ул. Димәк, хәзрәт әхлак мөгаллимәләренең сәламәтлеген дә кайгырткан.
Күпләр әхлак дәресләре укытырга дөньяви белемнең генә җитмәвен аңлап, мәдрәсәдә укып белемнәрен дә, иманнарын да ныгытты. Бу дәресләр балаларның гына түгел, әти-әни, әби-бабаларының да исламга килеп, намазга басуына, Аллаһ риза булырдай гамәлләр кылып яшәвенә китерде. Районда мәчетсез татар авыллары юк диярлек һәм аларның ишекләре һәрчак ачык, анда азан яңгырый, халык көннән-көн күбрәк мәчетләргә тартыла, Аллаһ кушканча яшәргә омтыла.
Әхлак дәресләре укыту мөгаллимнәргә нәрсә бирде?
Җәлил хәзрәт тәкъдиме белән, мин 2006нчы елдан әхлак дәресләре укыта башладым. 47 еллык педагогик хезмәтемнең 15 елы шушы игелекле хезмәттә үтте. Бу еллар рухи дөньямны, хыял-теләкләремне үзгәртте.
Әхлак укытуның тәүге елларында хәзрәт дәресләрне укытуга мөгаллимнәрне үзе сайлап ала, ипләп-җайлап күндерә, китаплар бүләк итә. Димәк, ул кешенең рухындагы иман нурын тоемлап, киңәшләре, уен-көлкеле тәнкыйте аша аңа хак юлны күрсәткән.
Бу дәресләрне мәктәптә укыту четерекле; ул ФГОС таләпләренә туры килергә, ислам динен ныклап өйрәтүне дә эченә алырга тиеш. Әүвәл хәзрәтнең «Әхлак һәм дин тарихы» дип аталган укыту программасы белән эшләдек, 2010нчы елда иң уңышлы дәрес эшкәртмәләрен туплап, «Иман» нәшриятында «Әхлак дәресләре», 2015нче елда «Әхлак – иман көзгесе» исеме белән икенче җыентык басылды. Бу кулланмалар республиканың күп төбәкләренә таратылды. Гөлфәния Фазлыеваның «Әдәп орлыклары» җыентыгы балалар бакчасы тәрбиячеләренә шөгыльләр үткәрүдә зур ярдәмлек булды. Чит төбәкләрдәге мөгаллимнәр тарафыннан бирелгән уңай бәяләмәләр – безнең дөрес юлда икәнебезне дәлилләүче, алга таба эшләргә рухландыручы стимул иде.
Районда әхлак дәресләре укытуның күркәм нәтиҗәләре күз алдында. Балалар урамда «әссәләмегаләйкем вә рахматуллаһи вә бәрәкәтүһ», дип исәнләшә. Һәр эшне «бисмилләһиррахманир рахим», дип башлый. Коръән-Кәрим белән танышып, аның белән гамәл кылырга өйрәнәләр. Программаның өченче уку елында гарәп графикасы, Коръән уку кагыйдәләре белән таныштырабыз.
Элек әби-бабай оныкларын тәрбияләсә, хәзер оныклары әби-бабаларын, әти-әниләрен телефон, телевизордан аерып җитәкләп мәчеткә алып китә. Куаныч та, кызганыч та – әти-әни баласының ятлау өчен стенага язып элгән догаларын өйрәнеп, намазга басты. Бала гаиләне хәләлне хәрамнан аерырга өйрәтте. Аның: «Безнең әти хәзер эчми», – дигән сүзләрен ишетү ни куаныч! Бервакыт авыл буйлап сәяхәт итәбез. Бер кибет яныннан үткәндә укучым: «Апа, бу кибетне шартлатырга кирәк, анда хәмер саталар!» – димәсенме!
Шөкер, укучы балаларның аракы эчеп, тәмәке тартып йөрүләре бездә күзәтелми, яшьли бәби тапкан кызлар да юк. Мондый аяныч хәлләрне дә укып-ишетеп торабыз. Элегрәк елларда балаларын гына түгел, әниләрен дә тыйнаграк киенергә өйрәтергә туры килү очраклары булды.
Укучылар дини бәйгеләрдә җиңү яулый, азан әйтә, тәравих намазларына йөри. Авылда туйлар, исем кушу йолалары, юбилейлар хәмерсез уза.
Риваять: «Аллаһы Тәгалә бер усал, начар ниятле кавемне юк итәргә теләгән. Шул чак әлеге кавем балалары Коръән укып җибәргән һәм Аллаһ: «Юк, боларны юк итәргә ярамый, бу өметсез кавем түгел, аларның балалары Коръән укый», – дигән. Димәк, без өметсез кавем түгел, безнең киләчәгебез бар!
2015-16нчы елдан мәктәпләрдә хәләл ризык бирелә башлады. Баласының таләбен үтәп, күп гаилә хәләл туклануга күчте. Хәрам ризык тәнне тарката, юк итә.
Кеше кыйбласын югалтса, аракы эчеп, наркотик кулланып, төрле секталарга табынып җанына тынычлык эзли. Шуңа балага Коръән-Кәримне уку күңел тынычлыгы бирүен, яманнан тыюын аңлату мөһим.
Әхлак дәресләре укыган балаларның күбесе мәдрәсәдә, хәтта чит илләрдә белем ала. Күп имамнарыбыз дингә әхлак дәресләре аша килгән.
Мисалларга артык туктамастан, әхлак мөгаллиме Басыйр хәзрәтнең олы улы Равил озак еллар Гарәбстанда белем алган. Бүген Казан югары дини уку йортында белем бирә, Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы. Икенче улы Рамил Бикбаев Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы. «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә мөгаллиме һәм Балтач бүлегенең директоры. Гөлнур Мифтахова әхлак мөгаллимәсеннән мәдрәсә мөгаллимәсе дәрәҗәсенә җитте.
Әхлак дәресләре укыту мөгаллимнәргә иманга, исламга килү юлы гына булмыйча, олуг мәртәбәләргә, халык ихтирамына ирешү юлы да булды. Җәлил хәзрәт кулыннан барча мөгаллимнәр Коръән-Кәрим китабы алды. Күпләребез (һәм мин дә) мөфти хәзрәтләре Госман Исхаков, Камил Сәмигуллин кулыннан Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр алды. Минем өчен иң олуг бүләк – Татарстан Диния Нәзарәте оештырган «Минем халкым. Минем динем» бәйгесендә җиңеп, Изге хаҗ сәфәренә юлламага ия булу иде.
Аннан кайткач дини белемем җитәрлек булмавын аңлап, мәдрәсәгә укырга килдем.
«Наз» тернәкләндерү үзәгендә әхлак укытучылары өчен махсус төркем оештырылып, безнең белән бергә республиканың олуг абыстае Рәшидә Исхакый да сәламәтлеген ныгытты. Дөресрәге, ул безнең мөгаллимебез, остазыбыз иде.
Әхлак мөгаллимнәре аралашу-тәҗрибә уртаклашу, гыйлемнәрен баету максатыннан күп сәяхәтләрдә булып, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясап матур нәтиҗәләргә иреште. Аеруча истә калганы – Әлмәт районы Кичү-Чат мәктәбендә ачык дәресләр карап, Ризаэтдин Фәхретдиннең музей-йортында сәяхәт кылу булды.
Дәресләр укытудан тыш, мин үткәрелгән ачык дәресләр, чаралар турында вакытлы матбугатта даими яктыртып тордым. Берничә мәкаләм Җәлил хәзрәт китапларына да кертелде.
Баланы иманлы, җәмгыятькә кирәкле кеше итеп тәрбияләү кече яшьтән башлана. Шуны истә тотып, 2009нчы елда хәмерсез бәйрәм – балалар сабан туе үткәрелде. Һәм бу бәйрәмнең даны бар дөньяга таралды. Ел да Борбашта үтүче бу чарага хәтта чит илләрдән кунаклар кайта. Безнең тәҗрибәне өйрәнеп күп төбәкләрдә үткәрәләр хәзер балалар сабан туен. Гомумән, безнең як авылларында Сабан туенда аракы сатылмый.
Яңа башлангыч – мөгаллимнәр тырышлыгы белән үткәрелүче мөнәҗәтләр бәйгесе дә гореф-гадәтләр, тарихи ядкарьләрне саклаучы күркәм чара. Пәйгамбәребез с.г.в әйткән «Дөреслектә Аллаһ эшләгән эшләрен камил рәвештә башкарган кешеләрне ярата».
Тәрбия процессында, Коръән-Кәрим сүрәләрен кулланышка кертеп, аңлату мөмкинлеге күп. Мисалга «Фатиха» сүрәсе (6-7 аять): «И, Раббым! Безне туры юлга күндер... сине ачуландырмаган һәм ак юлдан адаштырмаган кешеләр юлына ирештер», диелгән.
Коръәннең мәгънәсен аңлаган шәхес кенә, башкалар белән яхшы мөнәсәбәттә, киң күңелле була. Әхлак мөгаллимнәре Коръән-Кәримне кулланма итеп алып, баланы Аллаһ кушканнарны үтәп, ул тыйганнардан тыелып яшәргә өйрәтсен. Иң зур теләгем – ислам кануннары нигезендә әхлак дәресләре укыту республиканың барлык мәктәпләренә кертелсә иде. Әмин!
Әхлак мөгаллимәсе Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы, Шубан авылы
Комментарии