- 02.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023 , №47 (29 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Ислам диненең бишенче нигезе – хаҗ. Ә хаҗ гыйбадәтләре мөмкинчелеге булган һәрбер мөселман өчен фарыз, ягъни мәҗбүри итеп куелган. Хаҗ гамәлләре һәрьяклап имин кылынган Мәккә шәһәре җирлегендә башкарыла. Бу шәһәрдә пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәлам туган һәм пәйгамбәрлек килеп, түзә алмаслык авырлыклар килгәнче яшәгән. Мәккә шәһәрендә изге Коръән сүрәләре иңә башлаган, ислам дине канатларын җәеп җибәргән. Үзен мөселман дип санаган кеше бирегә килеп хаҗ гамәлләре кылырга омтылып яши.
Безгә, махсус хәрби операциядә балалары һәлак булган бер төркем әниләргә, республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов оештырган программа кысалары нигезендә хаҗга барып, хаҗ гамәлләрен кылып кайту насыйп булды. Бу хәбәрне безгә февраль аенда Туеш авылы мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин җиткерде. Шуннан соң без документлар әзерләү хәстәренә керештек. Шул көннәрдә һәрберебез белән Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәсе Гөлфия абыстай Фәттахова элемтәгә керде. Ул безне дүрт ай дәвамында намаз укырга, хаҗ гамәлләрен дөрес итеп, бөтен нечкәлекләрен белеп үтәргә өйрәтте. Абыстаебыз янында күңелебез тулып елаганда ул һәрберебезнең күңелләрен аңлап, йөрәкләребезгә үтеп керә торган җылы сүзләре, киңәшләре белән ярдәм итте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләмнең тормышыннан, авыр вакытларда алар ничек итеп түзгәннәр, нинди догалар укып Аллаһ Раббыбыздан ярдәм сораганнар, ничек итеп гыйбадәтләрен артырганнары турында аңлатып, хәлләребезне җиңеләйтергә тырышты. Жилой Рудник авылы мәчетендә үткәрелгән укулардан соң, тәннәребезгә, күңелләребезгә җиңеллек табып кайта башладык. Гөлфия абыстаебыз балаларын югалткан «китек күңелле» әниләрнең йөрәкләрен авырттырмыйча, үз балалары кебек безне якын итеп, яратып каршы ала һәм озатып кала иде. Безгә мондый киңәшләр авыр мохитебездән чыгар өчен бик кирәк иде... Аның безнең белән хаҗ сәфәренә баруы безнең өчен зур ышаныч, таяныч булды. Чөнки хаҗ гамәлен җиренә җиткереп үтәү безнең өчен бик мөһим иде. Без аңа чиксез рәхмәтле. Шушы әзерлек айларында безнең һәр үтенечебезне үтәүче Кукмара муниципаль районы җитәкчесе С.Д. Димитриевка, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.М. Әхмәтшинага, ДУМ РТ Хаҗ җитәкчесе Рәнис хәзрәткә, Хаҗ группасы җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаевка, Кукмара имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиевка, Туеш авылы мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллинга хаҗияләр исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм.
Хаҗ сәфәре, хаҗ гыйбадәтенең гамәлләрен үтәү, пәйгамбәрләребезнең эзләреннән йөрү, ул эзләрне күрү, изге Мөкәррәмә, нурлы Мәдинә шәһәрләрен, Аллаһның изге йорты Кәгъбәтуллаһны, Ибраһим галәйһиссәламнең аяк эзләрен күрү, аны үз кулларың белән тотып карау, Мөхәммәт гәләйһиссәламнең туган йортын, аның хатыны Хәдичә радыяллаһу ганһә каберен күрү, җәннәт бакчасында булу, Ухут һәм Укчы таулары янында сугышта шәһит киткән мөселман кардәшләребезнең каберләрен күрү безне бик нык тетрәндерде. Согуд Гарәбстаны илендә халыкның тормышы, яшәеше, анда гаделлек, тынычлык, бәхет хөкем сөрүе күңелләрдә сүзләр белән генә сөйләп аңлатып бетерә алмаслык матур хисләр дәрьясы тудырды.
Мәккә шәһәре! Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәлам туган-үскән, пәйгамбәрлеге башланган изге шәһәр! Нур тавында Аллаһы Тәгаләдән пәйгамбәребезгә Коръән аятьләре иңә башлаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәламнең кешеләрне туры юлга күндерү өчен, җәһәннәм утыннан коткару өчен күпме җәфа, авырлыклар, газаплар күргән шәһәр! Монда бер җан иясе дә рәнҗетелми: бер чебен дә, бер бөҗәк тә үтерелми, агачлардан бер генә яфрак та өзмиләр, бер генә үлән, чәчәк тә өзелми, ә менә күгәрченнәрне, кошларны ашату һәркемнең изге бурычы булып тора.
Хаҗ кылырга килүчеләр Мәккә шәһәренә килеп җиткән көнне үк гомрә хаҗ кылалар. Моның өчен әл Хәрам мәчетенә баралар. Әл Хәрамның нәкъ уртасында изге йорт — Кәгъбәтуллаһ! Беренче тапкыр изге йорт Кәгъбәтуллаһны күрү күңелләребездә хисләр ташкыны уятты. Чынлап та бу бәхетле мизгелне сүзләр белән генә аңлатып булмый... Кәгъбәтуллаһка якын килгәч, тәүәф кылу Кара Таштан башлана. Монда очсыз-кырыйсыз халык дулкыны: ничәмә-ничә миллионлы, төрле телләрдә сөйләшүче кешеләр тәүәф кыла. Гыйбадәтләребез дә барыбызның да бер үк төрле: бер Аллаһка ялвару, аңа иман китерү, Аллаһы Тәгаләгә якынаю, гөнаһларыбызны ярлыкавын сорап ялвару, җәннәт сорау. Кыйблабыз бер – Кәгъбәтуллаһ!
Кәгъбәтуллаһның диварына озак кына тотынып тордык. Аякларыбыз үзеннән-үзе кеше ташкыны арасыннан Ибраһим гәләйһиссәламнең аяк эзләренә алып килде. Улы Исмәгыйль пәйгамбәр белән бергә Кәгъбәтуллаһны төзәтеп салган вакытта басып торган урынындагы эзләр бу. Әлеге могҗизалы эзләр калын пыялалы төрбә эченә алынган. Эзләр пыяла аша аермачык булып күренәләр. Ул урын «Мәкам Ибраһим» дип атала. Сафә белән Мәрва таулары арасында сәгый кылу үзе бер хикмәт. Чөнки риваятьләргә караганда зәм-зәм суы чыганагы шушы урында чыга. Зәм-зәм чишмәсе – Аллаһының Исмәгыйль гәләйһиссәламгә Җәбраил фәрештә тарафыннан җирдән чыгарылган олы бүләге. Һаҗәр анабыз сусыз калгач, Исмәгыйль улын төреп җиргә сала да, Сафә белән Мәрва таулары арасында су эзләп йөри. Шул вакытта Җәбраил фәрештә аның улы Исмәгыйль гәләйһиссәлам янына килә. Бәләкәй бала аягы белән типкән җирдән чишмә бәреп чыга. Тәүәф тәмам булгач, ике рәкәгать тәүәф намазы укыла. Шуннан соң хаҗи-хаҗияләр Зәм-зәм суы эчәләр. Зәм-зәм суын эчәр алдыннан һәркем үзе өчен һәм барлык мөселман кардәшләре өчен Аллаһның рәхмәтләрен сорап дога кыла. Соңыннан Сафа-Мәрвә таулары арасында сәгый кылына һәм чәч кистерелә.
Олы хаҗ Мәккәдәге яши торган урыныбызда ният әйтүдән башлана, госел коенып ихрам халәтенә керәбез. Сигезенче зөлхиҗҗә көнне автобусларга утырып Мина үзәнлегенә киттек. Безне анда ДУМ РТ хаҗ җитәкчесе Рәнис хәзрәтнең ярдәмчеләре каршы алды. Һәрбер төркемне алдан әзерләнгән аерым палаткаларга тараттылар. Ә безне, солдат әниләрен, Мәккә шәһәренә аяк басканда ук кызыл келәмнәр җәеп каршы алганнар иде, бу хөрмәт Мина үзәнлегендә дә кимемәде. Без урнашкан арада ризыклар да китереп өлгерделәр.
Тугызынчы зөлхиҗҗәдә Гарәфә үзәнлегенә киттек. Кояш баеганчы тулган күңелләребезне күз яшьләре белән бушатып, догалар кылдык, теләкләр теләдек... Кояш баегач Мөздәлифә үзәнлегенә килдек. Күпме вакыт АллаҺ Раббыбыз белән Гарәфә үзәнлегендә «очрашырга» тырышып әзерләнгәннән соң, догалар кылып бушангач, йөрәкләребез монда килгәч ял итте. Ике-өч сәгать йокыдан соң иртәнге намазга торуның рәхәтлеген хаҗ гамәлләре үтәгән кеше үзе генә аңлый ала... Иртәнге намазны укыганнан соң автобусларга утырып Мина үзәнлегенә кайтып киттек. Җәмәратка таш атулар... Корбан чалынганы билгеле булганнан соң Зыярат тәүәфы кылулары күңелләребездә тирән эз калдырды.
Гамәлләребезне Аллаһ Тәгалә Үзе кабул кылса иде, без һәрберебез фарыз тәүәфлардан соң сугыш кырларында һәлак булган улларыбыз өчен аерым тәүәф кылдык, газизләребез өчен җәннәт сорап ялвардык.
Бер ай дәвамында безне Мәккә-Мәдинә шәһәрләрендә экскурсияләргә йөрттеләр. Һәр барган җирдә шул урынга кагылышлы булган риваятьләрне сөйләделәр.
Гарәп халкы килгән хаҗиларга шулкадәр хөрмәт күрсәтте. Аларда машиналардан сәдака итеп ризык, су өләшеп йөрү тәртибе бар. Алар шулай итеп үзләренә әҗер-саваплар җыя икән.
Һәр намаз вакытында кибетләр, эш урыннары ябылып тора, намаз беткәч, тагын көндәлек эш башлана. Мәчетләргә барып җитәргә өлгерә алмаганнар намазлыкларын урамга җәеп укыйлар. Намазлардан соң һәр мәчеттән вәгазь яңгырый. Монда һәрдаим Аллаһы Тәгаләгә зекер әйтеп торалар. Шушы җирдә ничек бәхет, бәрәкәт булмасын?! Җир шарының иң изге, имин җирендә булдык без...
Хушлашу тәүәфы кылып, пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәламгә дога ирештергәч, бу изге җиргә гаиләләребез белән кабат килүебезне сорап, китәргә борылдык. Атлап китим дигән чакта яңадан Кәгъбәтуллаһны күрәсе, борылып карыйсы килү теләгеннән тыелып булмады – халык арасыннан каерылып-каерылып артка карадык. Саубуллашу бик тә авыр...
Бу сәфәрне оештыручыларның һәрбарчасына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын! Озын изге юлыбызда бер каршылык та булмады, Аллаһка шөкер. Яңадан да изге Мәккә-Мәдинә шәһәрендә очрашулар насыйп булсын иде Иншәә Аллаһ.
Раушания ИЗМАЙЛОВА,
СВОда һәлак булган офицер
Айнур Измайловның әнисе
Комментарии