ТАТАР ТЕЛЕНӘ ҺӨҖҮМ!

Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр шурасы мәчетләрендә татарча гына алып барылырга тиеш, кирәк чакта рәхсәте белән кайбер мәчетләрдә дини аңлатмаларны искәрмә рәвешендә русча шәрехләргә, дигән карарга килде. Бу карар шундук кайбер шәхесләр тарафыннан тәнкыйтькә дучар булды. Алар фикеренчә, мәчетләрдә милли фактор, бигрәк тә теле икенче планга чыгып, өстенлекне рус теле (яки алар әйтмешли, “русиян” теле. – А.Ш.) алырга тиеш. Мөселман җәмәгатьчелеге аптырашта.

Иң элек шуны әйтергә кирәк: быел Татарстан мөселманнарының IV корылтаеннан соң (21 апрель) Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр шурасын Рөстәм Батыр җитәкли башлады. Шулай ук шура составы да яңарды яки шартлы рәвештә әйтсәк, миллиләште. Бүген эш юнәлеше үзенең миллилеге, хәнәфит мәзһәбенә нигезләнгән татар илаһиятен гамәлгә ашыруы белән аерылып тора. 11 октябрьдә шура утырышы мәсьәләсенә йөз белән борылды. Бу татарофоблар өчен үз “чәнечкеләрен” чыгарырга “җитди” сәбәп булды һәм бу безнең башка проблемаларны калкытып чыгарды.

ТАТАРСТАН – МИЛЛӘТЧЕЛӘР ОЯСЫ?

Голәмәләр шурасының бу адымын шундук “ ислам мирасы” гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Шәүкәт Әвәсев (русча Авясов) тәнкыйтьләп чыкты. Ул Татарстандагы гына түгел, Идел буендагы татар төбәкләрендә, бигрәк тә авылларда вәгазьләр татарча алып барылуына гаҗәпләнүен белдерә. Татарстанның ярты халкы татар булмаганлыктан, башка мөселман халыклары бу карарны кабул итмәгәндер, дип фараз кыла. “Әлеге карар безнең татар телен белмәгән мөселман кардәшләрне түбәнсетә”, – дип нәтиҗә чыгара. Парадокс, әмма Әвәсевчә фикерләсәк, димәк, Татарстанда Рус православие чиркәүләре дә эшен ике телдә алып барырга тиеш буламы? Бүген Татарстанда мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге татар һәм шуңа да вәгазьне нинди телдә алып баруда бернинди бәхәс була алмый.

“Русия ислам мирасы” хәрәкәте рәисе Шәүкәт Әвәсев Татарстанда милләтчеләр көче арта дип саный. Бигрәк тә ул соңгы вакытта узган татар дин әһелләре җыенын мисал итеп китерә. Биредә татар конгрессына гына мөһим темалар кузгатылды дип саный ул, гәрчә гомумдини мәсьәләләр һәрдаим күтәрелсә дә. “Милли-мәдәни автономияләрнең әһәмияте кимегәннән соң, күп кенә мөфти-имамнар татар булганлыктан, үз позициясен дин өлкәсендә ныгытырга кереште”, – ди ул. Ә мөфтият хакында “Ул милләтчеләр җырын җырлаучы идарәгә әйләнде”, – ди.

“Тәнкыйтьче” Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батырны дини генә түгел, юридик хокукларны бозуда да гаепли. “Татарстанда татар теле белән рус теле дә – дәүләт теле. Бу исә мөселманнарның конституцион хокукын кимсетә”, – дип саный Шәүкәт әфәнде.

Шәүкәт әфәнденең мантыйкы шундый: элегрәк “рус” исламын формалаштырырга теләсәләр, хәзер “татар” исламын булдырырга телиләр. Янәсе, татар, әмма “русияле” атамасы белән алар үзләре “рус” исламы проектын тәкъдим итә. Тарстанның милләтче даирәләренә татар исламына күчәргә озак вакыт калмады.

Русия мөселман җәмәгатьчелегенең игътибар белән укыла торган Ислам.ру интернет сәхифәсе тәнкыйтьчеләргә азык тудырды. Әвәсев артыннан шундук аның оешмасы әгъзасы Равил Төхфәтуллин чыгыш ясады.

ТАТАРЛАР ТҮГЕЛ, РУСИЯЛЕЛӘР?

Алай гына түгел, тәнкыйтьче әфәнделәр “без русиялеләр, безнең бердәм русия теле бар”, “500 ел элек Ходай Русия җирлегендәге халыкларны бер дәүләткә берләштерде. Аларга аралашыр өчен русия телен бирде… рус теле ул – иске славян теле”, – дип тәкрарлыйлар.

Монда шуны да әйтергә кирәк: икенче язмада автор Кадыйровка таянып, аның “Комсомольская правда”га биргән интервьюсында әйткән сүзләрен мисал итеп китерә. “Мәскәүдә төп мәчеттә Равил Гайнетдин вәгазьне татарча алып бара. Анда чеченнар, кумыклар, дагстаннар утыра. Кайберәүләр татарча аңламый. Безнең уртак телебез – рус теле. Шул телдә вәгазь сөйләнергә тиеш”. Чеченнар һәм аның башлыгы Рамзан Кадыйровка мәдхия моның белән генә тәмамланмый, язма башыннан алып, ахырына кадәр җырлана.

Бу язмада русияле милләте турында гына сүз бармыйча, ә мең дә бер мәртәбә чеченнарны мактап, “үрнәк” күрсәтүгә кайтып кала. Ул китергән мисаллардан күренгәнчә, Башкортстандагы халык начар, Чечнядагылар дөрес яши. Бу – Татарстанны милләтчелектә гаепләп, үзе моннан да начаррак үрнәк күрсәтү түгелме? Ул тулы бер системалы җәмгыять хакында сөйли. Димәк, аның бердәм мәдәнияте дә, бердәм дине дә булырга тиеш. Бу очракта азчылык мәнфәгатьләре икенчел планга төшеп калгач, монда исламга да урын юк дигән сүз. Нигездә, уйланып бетерелмәгән, моңарчы Мәскәү абзый авызыннан ишетелгән сүзләр әйтелә һәм Русиянең күп милләтле, күп динле җирлек булуы әһәмиятсез булып кала.

“РУС” ИСЛАМЫ – ВАҺҺАБИЧЫЛЫККА ЮЛ…

Татар телен генә түгел, милли телләрне инкарь итү “ислам” радикализмын, ваһһабичылыкны көчәйтүгә җирлек тудыра. Бүген ваһһабичылык күп очракта рус телле. Казанда “Борнай”, “Әниләр” һәм Магистральдагы мәчетләрдә рус телле вәгазь сөйләнә. Нәтиҗә шуны күрсәтә: боларда вәгазь традицион ислам карашларыннан аерылып, ваһһабичылык элементлары белән шыплап тулган.

Татарлар арасында да ваһһабичылык белән агуланучылар, татар милләтенә каршы махсус көрәшүчеләр бар. Ләкин эш телдә генә түгел, ә идеологиягә кайтып кала. Җәмгыятьтә хәнәфит мәзһәбенә нигезләнгән традицион ислам юнәлешен саклап һәм үстереп булса, татар теле мәчетләрдән берничек тә кысрыклана алмаячак. Традицион илаһият гыйлеме “татарлык” белән нык бәйләнгән, шуңа да миллилек ике як өчен отышлы санала.

Татарларның башка халыкларга караганда акрынрак исламлашуын күзәткәндә дә, аның дөрес юнәлештә баруы төп таләпләрнең берсе булып кала бирә. Әгәр бу юлга нокта куярга теләсәләр, бигрәк тә Әвәсевлар кебек маңкортлар киртә булып торса – үзләрен этник мөселман санаган халыкларга исламга каршы дәгъват әзерлиләр. Русиялеләр нинди исламда булыр? Төп сорау шул. Алар безнең традицион карашларны инкарь итә икән, чеченнардагы вәзгыятьне яклыйлар, Көнбатыш белән Көнчыгыштагы глобальләшү шартларына ишек ача икән, биредә “ислам”ның радикаль, бәлки ваһһабичылыкка юнәлгән булуында шик калмый кебек.

ТАТАР ИМАМНАРЫНА УРЫН БУЛЫРМЫ?

“Русия төбәкләрендә татарлар салган мәчетләрдән безнең имамнарны кысрыклап чыгаралар. Без моңа чаралар күрергә тиеш”, – дип татар дин әһелләре җыенында чыгыш ясады Татарстан Президенты . Русия үзәгендә татарлар салган мәчет-мәхәлләләрнең милләттәшләребез кулыннан тартып алырга тырышуларын күзәткәндә, без, Татарстанда яшәүче татар-мөселманнар, вәгазьне татар телендә алып барган өчен тәнкыйтькә дучар булабыз.

Әгәр бүген мәчеттәге имамнар татар телен яклап чыкмый икән, беренче чиратта, үз-үзенә зыян китерәчәк. Изге урын буш тормый, диләр. Әгәр бер кысрыкланса, аның урынына башка дәгъва кыла дигән сүз. Монда инде татар имамына да урын калмый. Татарча сөйләп, без Русиядә күпчелекне тәшкил итүче этник мөселманнарны исламлаштыручы милли-дини үзәккә дә әверелдерә алабыз. Нәкъ тарихтагыча. Бу проблема бер көнлек кенә түгел, киләчәктә моның кузгатылачагы котылгысыз.

Голәмәләр шурасының өченче утырышында татар теле мәсьәләсе кузгатылу менә шундый резонанс тудырды. Голәмәләр шурасы Татарстан Мөфтиятенең киңәшче органы булып тора. Шура вәкилләре бер фикергә килеп уртак карар чыгарса да, аның үтәлеше мөфти Госман Исхакый кул куйганнан соң гына гамәлгә керә алачак. Кайбер даирәләр мөфтинең тиздән моңа кул куячагын, ягъни карарның уңай бәяләнүен белдерә.

Рөстәм БАТЫР, Голәмәләр шурасы рәисе:

– Безнең карарда вәгазь татарча сөйләнергә тиеш диелә. Әмма вәзгыятькә карап, русча аңлатма кертергә була. Тик өстәмә рәвештә генә. Чөнки Татарстанның һәр мәчетендә дә татарлар бар, шуңа да аларга якын ана теле сакланырга тиеш. Казанда русча вәгазь алып бару гадәткә керә алмый. Каршы чыгучылар безнең карарны күрмәде һәм дөрес аңламаган да. Рус теленә урын юк дип әйтелми анда.

Тел мәсьәләсе башка тирән проблемаларны да күтәрде. Нинди юнәлештә ислам үсеш алырга тиеш, дигән мәсьәлә әһәмиятен көчәйтте. Монда исламның милли төсмерсез кайтуы хакында сүз бара. Кеше милли җирлектән аерылып, исламны коры гына үзләштермәкче була, нәтиҗәдә, аның милли тамырлары, халкы белән элемтәсе өзелә. “Милләтсез” ислам глобальләшү шартларына китерә. Башта милли төсмерне җуйсак, әкренләп динебезне дә югалтуга китерәчәкбез.

Күптән түгел, безгә Европа моделен кулланырга кирәк дип белдерде. Ягъни этник мәчетләр булдырыла, һәрбер халык үз мәчетендә ана телендә вәгазь сөйли ала. Бу мәчетләргә һәркем йөри алса да, милли төсмер хуҗадан тора. Бу безгә динилекне генә түгел, миллилекне дә сакларга ярдәм итәр иде. Биредә татарларның да гаебе бар. Башка халыкларны куып булмый, ә татарларның беренчелек өчен дәгъва кылуы кайвакыт урынсыз булып кала. Күпчелекне башка халыклар тәшкил итүе – котылгысыз. Этник мәчетләр моделен куллану – иң кулай ысулдыр. Мәсәлән, Финляндиядәге татарлар үзәк мәчеткә дәгъва кылмады, ә үзенекен корып, шуның нигезендә мәхәллә булдырды.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН

httpv://www.youtube.com/watch?v=q3h7RTcDYBs

Комментарии