- 02.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №44 (3 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Тормыш төрлечә сынады. Эшсез калдым. Борчулардан стресс кичереп, озак авырдым. Ялгызлык та авыр нәрсә булып күңелемә үтеп керде. Авырулардан соң җаныма дәва табармын дип, Казан шәһәрендәге бер мәчеткә юл тоттым. Ләкин мин күрергә теләгән ханым булмады, ишекне бер ир кеше ачты. Исәнләшкәннән соң, килүемнең сәбәбен аңлаттым. Миңа кирәк кешене кайда һәм кайчан күреп булуын аңлаткач, китәргә теләвемне сизеп, бу ир мәчет эченә узуымны сорады.
– Әйдәгез әле, керегез, сөйләшеп алырбыз, – дип ачык чырай белән чакыргач, болай гына китәргә базмадым. Бу – мәчет кешесенең сүзен аяк астына салу кебек тоелды.
Рамазан ае урталары иде. Аллаһының ризалыгы өчен уразамны тотарга тырышам. Авырганда калдырган чакларым да булды. Ул көнне дә уразада түгел идем. Аллаһы юлында булып, 5 вакыт намазларын калдырмыйча матур итеп, ихлас яшәүче кешеләргә сокланам. Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанам, ләкин барлык кушкан гамәлләрен тулысы белән үтәп яшәргә ирешә алган юк.
Шулай сөйләшеп киттек. Былтыр хаҗга барып кайткан. Аллаһы йортында хезмәт итүче бу кешегә хөрмәтем артты. Үзебез турында сөйләштек. Ул да ялгыз икән. Телефон номерларын алыштык. “Дин китапларын бирермен, намаз тәртипләренә өйрәтермен”, – диде ул миңа. Һәм кич белән мәчеткә ифтар мәҗлесенә чакырды. Үзем сөйләшәм, үзем эчтән генә сабый бала төсле куанам. Шулай итеп, матур хыялларга чума башладым. Менә шушындый дин юлындагы ир кешене очратып, аның ярдәме белән дингә кереп китеп, ялгызлыктан, күңел тынычлыгын табарга теләдем бит. Бу минем язмыш мәллә, дим үз-үземә… Шулай итеп, хаҗием кыюлана башлады. Кулларымны тоткалап, үбәргә үк үрелде. Башта көтелмәгән хәлдән аптырап, шаярткан булып: “Уразаң бозылмасын, ярамый бит болай”, – дидем. “Мин бит мулла түгел”, – ди бу. Уңайсызланып, китәргә җыендым. Ул нәрсәдер исенә төшкән кеше кебек: “Хәзер, бер генә минут көтеп тор әле, икенче катка менеп төшәм”, – дип, өске катка менеп китте. Мин аптырап, нишләргә дә белми торганда, бик тиз генә төшеп җитте һәм кочаклап үбәргә дә тотынды. Ә авызында – сагыз. “Нәрсә, сез уразада түгелмени?” – дим бер нәрсә дә аңламыйча. “Ураза, уразамны ачтым”, – ди бу. Шаккаттым!
Нәрсә соң бу? Ничек инде бу эшләр белән шаярырга була. Ул уразада булганмы? Әллә баштан ук алдаганмы?
Мәчет – минем өчен изге җир. Анда хезмәт итүчеләр ихлас, изге күңелле кешеләр, дип уйлый идем. Күңелемдәге куаныч, җылылык шунда ук әллә кая китеп югалды. Алар урынына килгәнемә үкенү һәм хурлану хисе кереп оялады.
Берничә көннән үзем дә әбиләр җыеп, ифтар мәҗлесе үткәрдем. Аллаһым үзе риза булып, кабуллардан итсен. Ләкин күңелем тыныч түгел, узган вакыйга мине бик тетрәндерде.
Гомерем буе гаделсезлеккә, тәртипсезлеккә битараф яши алмадым. Инде мәчеттә дә күңелебез сафлана, пакьләнә, тынычлана алмагач, кайдан табып була инде ул матурлыкны, чисталыкны, иманыбызны?!
И Аллаһым, кичер без бәндәләрне. Бирсәң иде күңелебезгә иман байлыгы.
Дания.
Казан шәһәре.
Тәнгә кадәр җанны дәвала
Язмыш итәгеңнән тартса, әллә кемнәр ишеген кагасың икән ул. Без бу әбинең багучы гына түгел, дәвачы да икәнен белеп бардык. Бәлки, авыру сәбәбен әйтеп кенә калмас, ә дәвалау юлларын да күрсәтер дигән өмет белән бусагасын атлап кердек. Бу әбинең кем икәнлеген, дәвалау ысулларын, үткәнең-киләчәгеңне, авыруларыңны төгәл әйтә белү-белмәвен язу түгел максатым. Игътибарымны каты авыруларны (бик каты авырмаган кеше монда килми!) китереп чыгарган сәбәпләр җәлеп итте. Безнең өчен ул сәбәпләр гади генә бер нәрсә кебек: катнаш никах, имансызлык, Аллаһыга ышанмау, эчүчелек, явызлык, көнләшү, дөнья куу… Хәзер шуларның бер-икесенә тукталыйк.
– Муеның тирәсендә кара нокта күрәм. Тәре таккан чылбырың буа сине, үзең мөселман, үзең иконага баккансың, – диде шәп кенә киенгән бер ханымга әби.
– Әйе, ирем – рус, шуңа тактым. Мин аны, ул мине ярата, – диде сайлаган юлының дөрес булуына нык инанган ханым.
– Бәлки, бер-берегезне яратасыздыр. Ә аның гаиләсе сине чит күрә. Алар сүзенә карап, балалар тапкансың. Үзең тынычлык таба алмыйсың. Үзебезнең кешегә чыгарга иде кияүгә, – дип нәтиҗә ясады дәвачы.
Шуннан соң уйладым инде. Мәрьям Машага әйләнеп, мәчет урынына чиркәүгә керсә дә, бөтен эш-гамәлләре белән башка дингә күчеп бетсә дә, энә очы хәтле бер корт-ачыну, үкенү хисе эчтән кимерәдер, тәнен чымырдатадыр кешенең. Еллар буена шул чымырдаулар күңел тынычлыгын бетерә һәм каты авырулар китереп чыгарадыр кебек миңа. Әлфия – Аля, Гөлгенә – Галя, Кыяметдин – Коля булып иконага бакканда, намазлыкка баскан әбисен күз алдына китерми дисезме әллә? Әби әйтмешли, кеше бит ул – таш түгел. Барысын да җиңәбез дип, үзебезне алдыйбыз гына. Җан сыкраулары тән авыруына китерә.
Шәп кенә киенгән бер пар иң соңыннан килеп керде. Утырырга урын булмагач, кирпечләргә такта куярга кушылды. Ире гади тактага риза, хатынына утырыр өчен идән тактасы кирәк булды. Әби: “Авызыгызда иман юк. Эчегез тулы чир. Һаман идән тактасы кирәк. Шул такта белән сыдырасы иде”, – диде.
Төпсез нәфес кисмәген тутырыр өчен тырышып чабабыз. Чаба-чаба мәтәлеп китәбез. Артка борылып карап, шөкер итү юк. Эшләгәнебез, ашаганыбыз тәнгә, җанга шифа булып ятмый. Кешелек кыйммәтләрен таптап мал артыннан куганга, әйбернең кадере юк. Ял күрмәгән җан-тән сафтан чыга. Күкрәк, кендек ачык, итәк кыска, башта – яулык, авызда иман юк. Менә авырулар каян килә. Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанып, бер аңардан сихәт сорасак, тизрәк терелүебез беркемгә дә сер түгел. Аллаһы кушкан кысаларда гына гомер итәргә риза түгел яки Коръәнчә яшәргә өйрәнеп җитә алмыйбыз дип уйлап утырдым үзем.
Аяк асты тулы дәваны – дару үләннәрен таптап йөрибез. Әбием гомер буе әрем төнәтмәсе эчте, сөлек салдырды, кулыннан дисбе төшмәде. Тфү-тфү, 96 яшь үзенә. Ә без җиргә төкерәбез, суны пычратабыз, матурлыкны ботарлыйбыз. Явыз күңел үзеннән-үзе авырый. Ходайдан ярлыкау сорыйсы урынга, үз-үзебезне “ашап” яшибез.
Иманым камил, җаныбыз чиста булса, авырмаячакбыз. Әби дөрес әйтә: “Тәнгә хәтле җанны дәваларга кирәк”.
Әлфирә ГАЛИЕВА.
Аксубай районы.
Яшьләр яши белми!
Үсеп килүче балаларыбызга карыйм да аптырап китәм. Бер генә эш тә сөймиләр. Көне буе телевизор һәм компьютер артында чит ил хәшәрәтләрен карап тик утыралар. Үзебез азындырабыз шул аларны. Теләгәнен алабыз да бирәбез. Тәртипсезлек башын шуннан күрәм.
Безнең буынны “тәрбиялибез” дип авыз суы корытып, сөйләп торучы да булмады. Эшләп үстек. Шуңа да миһербанлы, шәфкатьле булдык.
Ничектер, элеккеге күңеллелек юк. Элек армиягә китәсе егетләр сөлге җыярга чыга иде. Бу – яшьлекне озату да. Чөнки башка мондый мөмкинлек булмаячак. Гармун уйнавына кушылып җырлап урам әйләнү – үзе горурлык. Кызлар, сөйгәне дә, сөймәгәне дә, кулъяулыкны алдан чигеп куеп, сине көтеп торыр. Гомумән, авыл моң эчендә. Кичләрен тальян тавышы һич кенә дә тынмый. Урамда нинди генә уеннар уйналмый да биюләр биелми иде!
Ә хәзер… Клубка чыгуларын әйтер идем… Әллә нинди колакка ятышсыз чит ил музыкасы акыра, биюләре дә әллә кем түгел…
Эх, бар иде безнең заманнар! Бүгенгеләргә үрнәк булырлык чаклар!
З.ШӘВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы.
Кайтаваз
Әхлаксызлыкны хупламыйк!
“БГ”да “Кушаматсыз адәм юк” (6 май, 2009) дигән язманы укыгач, үз фикеремне язарга булдым. Кайбер газеталарда кушаматлар турындагы язмаларны игътибар белән укып барсам да, аларның тагылу тарихында зур мәгънәсезлектән башка бер генә зирәк акыл да, тапкырлык та күргәнем булмады.
Базарга барган идем, ката саталар дисә –Ката, кабартма ашыйсым килә дисә – Кабартма, капка алдында ире хатын пәрәмәч пешерә әле дисә – Пәрәмәч кушаматы тагу өчен никадәр зирәклек, акыл кирәктер – аңламыйм. Ә әхлак турында әйтеп тә тормыйм. Җитмәсә, кайберәүләр шуны татарның бер халык авыз иҗаты кебегрәк дәрәҗәгә күтәрә. Авыздан чыккан һәр сүз өчен кушсалар, бер-ике генә түгел, әллә ничә кушамат йөртерсең. Автор: “Үзенең кушаматын һәркем белә, ләкин моңа берәү дә үпкәләми”, – ди. Кем белгән, бәлки, ямьсез кушаматлы кеше күңеленнән бик рәнҗи торгандыр, әмма мәрхәмәтсез авылдашларының явыз, рәхимсез теленнән ничек котылсын?! Кушаматсыз адәм юк дигәндә, мин авылымны – Аксубай районына кергән Кызыл Тауны мисалга китерәм. Безнең авылда да кушаматлар бар, әмма аз һәм алар арасында котсыз яңгырашлылары юк. Шәхсән үзем берсен дә атауны хупламас идем. Алланың рәхмәте яусын авылдашларыма, кушамат такмады. Ансыз да бутамадылар. Классташларыбыз арасында да кушаматлар юк дәрәҗәсендә иде. Югыйсә күрше авылыбызда аларның ниндие генә юк: Бозау, Бүре, Карга, Мәче, Бака, Таракан… Тагын җансыз нәрсәләр бихисап.
Кем үзен шушы кушаматлар белән атауны теләр икән. Шул ямьсез кушаматларны бишектәге бер гөнаһсыз нәни генә сабый да йөртә.
Авылдашлар – һәрвакыт бер-береңә кирәкле иң якын кешеләр. Анда туган, кардәш, күрше, классташ, дус, кода-кодачаларың, ата-анаңның, абый-апаңның яшьтәшләре. Алар турында сөйләгәндә шундый иләмсез кушаматларны куллану нинди мәрхәмәтсезлек! Автор әйткәнчә, кушаматны ниндидер шаяны уйлап чыгармый, ә явызы тага. Явызлык, яманлык хөсетлектән чыга. Ә мәрхәмәтле, әхлаклы кешенең әйтергә теле әйләнми. Белмим, башка халыкларда да, төрки, дини кардәшләребездә дә бар микән татардагы кебек иләмсез кушаматлар чәпәү?!
Коръәннең 49нчы сүрәсенең 11нче аятендә болай диелгән:
“Әй иман китергән бәндәләр! Сезнең берләрегез икенчеләрегезне мыскыл итмәсен, алардан көлмәсен. Бәлки, алар көлгән кешеләр Аллаһы Тәгалә хозурында хәерлерәктер. Бер-берегезгә әшәке кушаматлар такмагыз. Иман китереп әшәкелек кылу яман гадәт. Тәүбәгә килмәгәннәр үзләренә золымлык итә”.
Һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.ның хәдисендә “Кушаматы белән кешегә эндәшүчегә фәрештәләр ләгънәте”, – диелә.
Кушамат әйтү – зур явызлык, мәрхәмәтсезлек, золымлык. Кушамат белән кешегә дәшкән саен аны уйлап чыгаручы – автор әйткән “шаян”га рәнҗештән, ләгънәттән өлеш өстәлеп тормыйдыр дип һич уйлап булмый.
Без дә шул әхлаксызлыкны хупламыйк, авылдашларыбызны рәнҗетмик, иманнан ерагайта торган нәрсәләрдән һәм ләгънәттән саклансак иде.
Әлфия ШАГАЕВА.
Кама Аланы.
Игътибар!
Теләче районы Лесной бистәсендә 13 ноябрьдә көндезге сәгать 11.00дә мәчет ачылу тантанасы була. Авылдашларны, якташларны тантанага чакырабыз!
Күңелем сыкраганда
Тәүбә
Ул догасыз үткән еллар
Яшәү санала микән?!
Кеше җирдә бозыклыклар
Аша сынала микән?!
Ни кызганыч, без оттырдык,
Шайтан артыннан китеп.
Йөрер идекмени бүген
Күктән ярлыкау көтеп.
Вакыт таба алмаган булдык,
Өйрәнергә бер сүрә.
Матди байлык эзләп чаптык,
Язмышны сүгә-сүгә.
Мөселман исеме йөрттек,
Гыйбадәт кылмасак та.
Түрәләр җырын җырладык,
Гел теләк булмаса да.
Инде, берүк, язган булсын
Гамәлнең изге ягы.
Дога-сүрә укып үтсен
Гомернең калган ягы.
Мирсәет ШӘРӘФЕТДИНОВ.
Сарман районы, Юлтимер авылы.
Комментарии