Котылу юлы – диндә

«Коръән хөкемнәре – Аллаһ динедер, шул дингә керегез! Аллаһ диненнән күркәмрәк дин булырмы? Шулай булгач, Аллаһ динен кабул итегез һәм Аллаһыга гына гыйбадәт кылабыз, аңа гына итагать итәбез, диегез» (Бакара сүрәсе, 138нче аять, Ногмани тәфсире).

Дөнья – фани, ә ахирәт – мәңгелек. Аллаһы Тәгалә үзенең берлеген адәм баласына нинди юллар белән генә күрсәтми. Барлык пәйгамбәрләргә үзен танырга, кешеләргә аңлатырга кушып, китап җибәргән. Үзенә буйсынып яшәгән кешегә дөньяда да, ахирәттә дә – яхшылык, үзен танымаган, канунга буйсынмаган, белгәнен балаларына, дусларына аңлатмаган кешеләр авыр хәлдә калырлар, диелгән.

Дөнья – сынау йорты. Хәзерге көндә чир белән сынады. Чирдән куркабыз, ә чирнең Аллаһы Тәгаләдән сынау өчен җибәрелгәнен аңларга теләмибез. «Әйт мөэминә хатыннарга. Кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар. Башларын, муеннарын, күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар. Ә тәпиләрен ачсалар ярый» (Нур сүрәсе, 31нче аять, Ногмани тәфсире). Әйе, хатын-кыз бик нәфис. Шәрә килеш, чәчләрен туздырып, яланбаш йөрсә, бик тиз күз тия. Күз бик әшәке. Кайбер кеше сокланып караса, кешене – гүргә, хайванны казанга кертер, дигән әйтем бар. Чәч – магнитлы, барлык пычракны үзенә җыя. Яшен вакытында яланбаш утыр, нәтиҗәсен бик тиз күрерсең.

Аллаһы Тәгалә бу дөньяны төзегән һәм дә азагын билгеләгән. «Дөреслектә, без җир өстендәге барча нәрсәне җиргә зиннәт өчен яралттык. Кешеләрнең кайсылары бу төзелешне Аллаһыдан дип белер һәм яхшы эшләрне, изге гамәлләрне күбрәк кылыр, дип, кешеләрне сынамак өчен дөньяны төзедек һәм зиннәтләдек. Даһи җир өстендә булган зиннәтләрне һич үлән үсми торган итеп, парча-парча кылачакбыз» (Каһаф сүрәсе, 7-8нче аятьләр, Ногмани тәфсире). Бу хәлләрнең булуына күп калмагандыр. Җәй буена, иртә чыксаң, кошлар да рәхәтләнеп сайрашмады, су буенда бакалар да бакылдамый, тынып калды. Саный китсәң, гыйбрәт хәлләр күп. Имансыз үтәргә язмасын. Ачлыкны күрсәтмәсен. Элеккеге кешеләр җаен тапкан, хәтта алабутадан да ипи пешергән. Сабыр да булган. Безнең буын чыдамас.

Әгәр дә өйдә, балалар бакчасында, мәктәптә дә ислам дине, Аллаһы Тәгаләне тану кертелмәсә, бу хәлләр булачагы көн кебек ачык. Аллаһы Тәгалә безне үзе яралткан, рәхмәтеннән ташламасын, гөнаһларыбызны гафу итсен, күңелебезне иман нуры белән нурландырсын. Бу дөньядан иман белән үтәргә, бер-беребезне җәннәтле булу белән котларга насыйп әйләсен.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии