Мәүлет турында

Хәзер диндә теге ярамый, бу ярамый, дигән нәрсә күп. Мәүлет кичәләрен үткәрүне дә дөрес түгел диючеләр бар.

Актаныш районында атаклы җырчыбыз Әлфия апа Афзалованы искә алу кичәсенә килгәч, Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәтенең Дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров ярты сәгатьләп сөекле пәйгамбәребез тормышыннан кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар сөйләде. Теле шул кадәр саф, бер генә урыс сүзе дә кертми сөйләве белән дә сокландырды ул.

Мәүлет үткәрүне бидгать гамәл дияргә маташучыларга аның җавабы мондый булды.

Беренчедән, сәхәбәләргә пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләү ихтыяҗы булмаган, чөнки алар тере Рәсүлне күреп, аралашып яшәгәннәр.

Икенчедән, хәзер пәйгамбәребезнең үрнәк тормышы белән халыкны тәрбияләү, Коръән Кәрим аятьләре ярдәмендә тәртипкә өндәү ярамаган гамәл буламыни?

Телебезгә һөҗүм көчәеп, милләт инкыйразга, бетүгә бара, дип төшенкелеккә бирелә язганда, Нияз Сабировның, мөфти Камил Сәмигуллиның, Рамил хәзрәт Юнысның (радиодан вәгазьләрен тыңлыйбыз, гәҗитләрдән ислам диненә багышланган язмаларын укыйбыз), башка күп телләр белүләренә карамастан, туган телебезне дә яхшы белүләре кәефне күтәрә. Телебез яшәрме әллә, дигән өмет чаткылары уяна. Эш кәгазьләрен тутыру, парламентта сөйләшү, мәхкәмәләр, мәчетләр татарча эш алып барсамы?!

Ә нигә? Яһүдләр үлгән телләрен дә тернәкләндерделәр, торгыздылар бит әле. Безнеке үлмәгән, тезләнгән генә. Дуслар, бергәләп тотынсак, күтәрәбез аны, инша Аллаһ!

Әхтәм САТИЕВ-ҖАМАЛЫЙ,

Актаныш районы

Комментарии