Бездә шулай яшиләр

Бездә шулай яшиләр

Быелның 25нче мартында Имам хатыйбыбыз Ибраһим хәзрәт тәкъдиме һәм җирле идарәләр рөхсәте белән Курса Почмак авылы мәчетенең ачылуына 20 ел тулуны билгеләп, тантаналы бәйрәм үткәрдек.

«Кабат кайтты авылыма

Көмеш айлы манара…» – дигән сүзләр белән башланып китте ул. Кичәне алып баручы мөгаллимә Равия ханым мәчет тарихын, 20 ел элек аны ачканда язылган видеоязмалар кулланып, элекке муллаларның фотолары белән таныштырып, бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Тере тарих булып, элеккеге мәчеттә указлы мулла булып торган Сабир имамның улы җырчы Шамил Әхмәтҗанов трибунага чыкты. Ул атасының язмышын искә алды һәм бик озак еллар Курса Почмак халкына хезмәт иткән әнисе Әминә абыстай турында истәлекләр сөйләде.

Мәчетебез яшәгән 20 елның 15-16 елы Исмәгыйль улы Ибраһим хәзрәтнең исеме һәм фидакарь хезмәте белән бәйле. Аллаһ йортыбыз төзек, чиста, җылы, якты икән, аның имамы шундый эшчән, тырыш, җаваплы һәм тәкъва кеше дигән сүз.

Мәчетләр эшчәнлеге шул авыл зиратының торышында да күренә. Каберлекләр – халыкның әлеге җирлектә ничәнче еллардан бирле һәм ничек яшәгәнен күрсәтүче дәлил бит. Зираты ташландык хәлдә булган авылның халкы да ата-бабасын белмәгән килмешәк рәвешендә була. Андагы тәртип өчен җаваплы Харис әфәнде зиратны чистартуга зур өмәләр оештырып, күп чыгымнар тотуыбызны сөйләде. Алга таба да чардуганнар өстенә төшәрлек агачларны бергәләп кисеп, зиратны эчкә таба чистартып барырга кирәклеген аңлатты.

Йомгаклау сүзен Арча үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт алды.

Изображение удалено.Изображение удалено.– Балалар дога укыганда аркалар чымырдап китеп, күңелләр тулды. Алар безнең киләчәгебез, димәк, киләчәгебез бар. Әле сезнең каты авыручының, бәла-каза күргән кешеләрнең хәлләренә кереп, булдыра алганча өлеш чыгарып, ярдәм итүегезне дә белми идем. Рәхмәт изге эшләрегез өчен, – диде ул һәм Ибраһим хәзрәткә Рәхмәт хаты, мәчеткә истәлекле бүләк тапшырды.

Гүзәлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Арча районы, Курса Почмак авылы

Комментарии