Җәннәт әниләрнең табан астында

Җәннәт әниләрнең табан астында

«Җәннәт әниләрнең табан астында» (хәдис).

Әниләрдән кадерлерәк, изгерәк, игелеклерәк, мәрхәмәтлерәк кем бар бу дөньяда?! Һәрбер адәм баласын, туганчы ук, ана кеше тугыз ай буена кадерләп карынында йөртә. Ата кеше орлык салучы гына. Бала табуның бөтен авырлыгын әни кеше кичерә. Баласы тугач та, аның тәүлегенә 22 тапкыр юешләткән чүпрәкләрен алыштырып, әни кеше бага. Бала елаганда Аллаһы Тәгаләгә: «Намаз укучы ата-анамны, мине караган өчен, җәннәтле итсәң иде», – ди. Ә намаз укымаучы әти-әнинең баласы: «Мине – иманлы, гөнаһсыз баланы, тәһарәтсез, бисмилласыз килеш тоткан өчен, җәһәннәмгә кертсәң икән», – дип әйтә икән.

РӘШИДӘ ИСХАКОВА

Хөрмәтле аналарыбыз бу дөньяда күп. Шулар арасыннан беренче булып Рәшидә абыстайны телгә аласым килә. Ислам уты пыскып сүнә барган чакта күп кенә дини руханиларыбыз юкка чыкты. Шул чакта ислам шәригатен саклаучылар ролен абыстайлар үтәде.

Бервакыт Казан шәһәренең бердәнбер мәчете каршына автомобиль килеп туктый. Хәрби киемдәге кешеләр кереп, кизү торучыдан мулланы күрсәтүләрен сорый. Намаздан соң, шыбыр-шыбыр килеп, бабайлар һәм апалар ишеккә чыгарга бара. Аларның юлын теге хәрби киемле кешеләр бүлә. Кизү торучы бабай: «Менә сез сораган кеше шушы була», – дип, берәүгә төртеп күрсәтә. Кара плащлы хәрби сорау бирә: «Мулла Рәшидә Исхакова сез буласызмы?» «Рәшидә Исхакова мин булам, ләкин мин мулла түгел. Чөнки ир кеше генә мулла була ала. Ә мин Рәшидә абыстай гына». Мәрҗәни мәчетенә җыелганнар кычкырып көлеп җибәрә. Чакырылмаган кунаклар, кызарып, мәчеттән чыгып китә. Рәшидә абыстай да үзенең дин гыйлемен таратуын дәвам итә. Аның уң кулы Сәйдә Аппакова булды. Исемнәре телгә алынмаган башка абыстайларга да Аллаһының рәхмәте яусын. Алар, курыкмыйча, зират кырыендамы, фатирдамы, клуб коридорындамы – халыкны дингә әйдәде. Шуларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар егетләре Бохарага барып, җиде ел мәдрәсәдә укып кайттылар. Рәшидә апаның улы армиядә вакытта да биш вакыт намазын калдырмаган, одеял астында булса да укыган. Аннары Госман хәзрәтне Тәлгать Таҗетдин Октябрьск шәһәренә имам-хатыйп итеп билгеләде. Берничә елдан Казан шәһәренә мөфти урынбасары итеп куйдылар. Аннары инде халык аны мөфти итеп сайлап куйды. Ул эшләгәндә 40 мәчетле Татарстан 10 ел эчендә 400 яңа мәчетле булды. Рәшидә абыстайның кызлары, уллары, оныклары (аларның саны йөздән арткан!) барысы да намаз укый, шәригать кануны белән яши.

ФАТЫЙМА ЗАРИФ

Фатыйма апа Самара өлкәсе Шынталы районы Денис авылында туган. Аның әтисе дүрт мәчетле авылда баш мулла була. Беркөнне авылдагы муллаларны җыеп, Самарага «укытырга» алып китәләр. Күрәсең, нык «укытканнар», аларның берсе дә кире әйләнеп кайтмаган. Бер атнадан вәкилләр килеп, Фатыйма апаның әнисен дә яшь баласы белән мунчага яшәргә куып төшергәннәр. Имештер, аларның йорты хәзер халыкныкы. Яклаучысыз калган гаилә Богырысланга күченеп китә. Шәһәр халкы аларны сыендыра, хөрмәт итә. Ләкин кырык көннән кабат эзләренә төшәләр. Богырысланның аксакаллары киңәшләшеп, аларны икенде намазыннан соң Ташкент поездына утыртып җибәрә. Фатыйма апа шушында үсеп, тамыр җибәрә, ике ул үстерә. Беренче улына 18 яшь тулгач, әнисенә сөенче җибәрә: «Мин өйләндем! Хатыным – Мәскәү кызы Ира». «Улым, – ди Фатыйма апа. – Синең әтиең мулла кеше, бабаң да мулла иде. Синең җиде буының муллалар. Ничек инде син иманыңны Мәскәү кызына алыштыра алдың? Димәк, бүгеннән син минем улым түгел, бусагамнан башка атлап керәсе булма!» Сүзендә тора әни кеше: улын 18 ел буена өенә кертми. Беркөнне иртәнге намаздан соң ишек шакыйлар. Ишекне ачса, олы улы башын бусагага салган. Хатыныннан аерылып кайткан ир әнисеннән гафу сорый. «Гафу итмәсәң, бусагадан тормыйм», – ди.

Бераздан бу улы намаз укучы татар кызы белән никахлаша, бер ул һәм бер кызлары туа.

Фатыйма абыстайның икенче улы Сөләйман башта берничә ел төзелештә эшли. Намаз укыр вакыт җиткәч, төзелә торган йорттагы берәр бүлмәнең ишеген салдырып, намазны шуңа басып укый торган була. Намазны укып бетергәч, ишекне кире урынына куя. Авыр эштә эшләп, бер аягын имгәткәннән соң, төзелештән китеп, Казандагы Рәшидә абыстайның кызына өйләнә, хатыны белән бергә җиде ел Бохарада укый. 1989нчы елда алар Татарстанга кайталар. Мөфти Тәлгать Таҗетдин аны Бөгелмә шәһәренә имам-хатыйп итеп билгели. Сөләйман хәзрәт ул вакытта дүрт телдә сөйләшә белә: татар, рус, үзбәк, гарәп. Алга таба да ул укуын дәвам итә, Иорданиягә барып, дин гыйлемен ныгыта. Аннары дүрт ел Согуд Гарәбстанында университетта укый. Укуын тәмамлагач, Казанга кайтып, РИУда укыта. Ул анда проректор иде. Казан кырыендагы Петровский бистәсендә үз куллары белән бик зур йорт салып чыкты, йорты каршысына мәчет төзетте. Әмма 2016нчы елда Сөләйман хәзрәт эзсез юкка чыкты.

ӘҮҺӘДИ КЫЗЫ ФӘҮЗИЯ

Бу кыз гап-гади татар авылында, гап-гади гаиләдә туа. Әти-әнисе көне-төне мал карый, әтисе җәен көтү көтә. Кызы да әтисенә көтү көтешергә килә. Әтисе кебек, ул да шигырьләр, хикәяләр язарга һәвәс була. Аның да тамашачылары тавыклар, чебиләр, каз бәбкәләре һәм көтүдәге маллар гына. Алар ярата апаларының сөйләгәнен, бәләкәй канатларын җилпеп, шатланышалар.

Югары классларда укыганда, Фәүзиянең иҗат чишмәсе ныграк ачылып китә. Укытучылары да аның талантын күреп алып, кызга Казанга укырга китәргә кушалар. Аларның сүзен тыңлый Фәүзия, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Аның язганнары Саба район газетасында гына түгел, республика матбагаларында да дөнья күрә. Алай гынамы соң, Фәүзия татарлар яшәгән һәр төбәкне өйрәнеп чыгып, зур-зур тарихи әсәрләр язды.

Казанда татарча Коръән тәфсире басылып чыккан чор иде. Мин 8нче мартта Фәүзияләр авылына бардым. Клуб алды тулы халык. Әллә клуб ачык түгелме, дисәм, болар клубка сыймаучылар булып чыкты. Клуб эчендә алма төшәр дә урын калмаган. Әлеге чарада үзем дә катнашып, Коръән тәфсирен Фәүзия ханымны үстергән ата-анасына бүләк иттем.

Бу татар хатыны талантлы язучы, эзләнүче генә түгел, ул дистәләгән китаплар авторы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып торды. Ә иң мөһиме: ул чын тәрбияле, динле, иманлы балалар үстерде.

Безнең татар халкында зур хәрефтән АНА дип язылырга лаеклы ханымнар күп: Вафирә Гыйззәтуллина, Гөлзадә Сафиуллина, Альмиралар, Сәкинәләр, Сәйдәләр, Риммалар… Аларга көн дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте явып торсын.

Без үзебез дә әниләребезнең хәер-догасына гел мохтаҗ.

Ташлама, әнкәй, ташлама,

Мине изге догаңнан.

Ташласаң изге догаңнан

Мин бәхетле була алмам.

(Роберт Миңнуллин сүзләре.)

Ильяс ӘХМӘТҖАНОВ,

Актаныш районы, Түке авылы

Комментарии