Урыс кешесен тәмуг көтәме?

Урыс кешесен тәмуг көтәме?

Бөгелмә шәһәреннән Вәсилә Арсланова «Дин, җәмгыять һәм без» дип аталган мәкаләсендә («Безнең гәҗит», №15, 13 апрель, 2016) шундый сорау биргән иде. Шуннан соң гәҗитебез битләрендә ул сорауга җавап бирелгән мәкалә күренмәде. Ә бит бу – гаять әһәмиятле сорау. Ник дигәндә, без шундый заманда яшибез, катнаш гаилә кору гадәти хәлгә әйләнде, һәм бик күпләребезнең йә кияве, йә килене, һәм, әлбәттә инде, кода-кодагыйлары да урыс милләтеннән. Киләчәктә шул милләт кешесенә кияүгә чыгарга яки өйләнергә җыенучылар да юк түгелдер. Урыс милләтеннән булган таныш-белешләребез дә бихисап. Чыннан да, алар ахирәттә кая эләгәчәк: җәннәткәме, әллә җәһәннәмгәме? Ничек кенә теләсәк тә, без бу мәсьәләгә битараф кала алмыйбыз. Һәм Вәсилә ханымның борчылуы, әлбәттә, урынлы.

Иң элек шуны әйтергә кирәктер: җәннәт белән бүләкләүче дә, җәһәннәмгә ыргытып газаплаучы да – Аллаһү Сөбехәнә үә Хак Тәгалә. Кайсына кертсә дә, УЛ хаклы, Ул безнең Хуҗабыз, без Аның эшенә тыкшына алмыйбыз. Икенчедән, Аллаһ Тәгалә каршында барлык милләтләр дә бертигез. Раббыбыз аналар карынындагы һәрбер яралгыга иманлы җан иңдерә, шуңа күрә бөтен балалар да дөньяга мөселман булып килә. Димәк, гарәпнең яки татарның урыска караганда бернинди өстенлеге дә юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Һәрбер бала мөселман булып туа. Аннары әти-әниләре аларны йә яһүд итеп, йә христиан итеп тәрбияли, йә мөселман итеп үстерә». Димәк, кешенең милләте җәннәткә яки җәһәннәмгә эләгү мәсьәләсендә критерий була алмый. Бөтен сәбәп – аның теге яки бу динне тотып яшәвендә. Ә дин инде ул – Пәйгамбәр һәм ул алып килгән Китап, ягъни шәригать белән бәйле.

Мәгълүм булганча, Аллаһ Тәгалә җир йөзенә 124 мең пәйгамбәр җибәргән. Пәйгамбәрләрнең иң соңгысы – безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.). Үзе турында ул әйтте: «Миңа кадәрге пәйгамбәрләр үз халкына гына җибәрелгән иде, мине исә барлык халыкларга да җибәрделәр» («Бохари»). Димәк, Мөхәммәд (с.г.в.) гарәпләр өчен генә түгел, ә Җир йөзендәге бөтен милләтләр өчен дә, шул исәптән татарлар һәм урыслар өчен дә Пәйгамбәр булып тора. Аңа ышанмаска безнең хакыбыз юк, чөнки Аллаһ Тәгалә әйтә: «Ул (Мөхәммәд (с.г.в.) үз белдеге белән сөйләмәс. Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе – фәкать Аллаһтан иңдерелгән вәхийдер» («Нәҗем», 3-4).

Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләр аркылы иңдергән Илаһи Китаплар дүртәү: Тәурат, Зәбур, Инҗил һәм Коръән. Ни өчен Аллаһ бер генә Китап иңдермәгән соң? Чөнки кешеләр Аллаһтан килгән беренче өч китапны үзләренчә үзгәртеп, бозып бетергәннәр. Мәсәлән, Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Дөреслектә, алардан бер фирка булды ки, алар Аллаһ сүзләрен (Тәуратны) ишеттеләр, аннары аны аңлаганнан соң аны үзгәрттеләр…» («Бәкара», 75). Шуңа күрә ул Китаплар яшәү өчен кулланма була алмыйлар. Коръән иңдерелгәч, әлеге Китаплар, шул исәптән христиан диненең нигезе булган Инҗил дә, гамәлдән чыктылар. Коръән – үзгәртелмәгән бердәнбер Илаһи Китап ул. Аллаһ Тәгалә аны Үзе сакларга вәгъдә бирә: «Без Коръәнне Үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны Үзебез саклыйбыз» («Хиҗер», 9). Шуңа күрә, башка Илаһи Китаплардан аермалы буларак, Коръән беренчел чыганак телендә үзгәрмичә сакланган һәм Кыямәт көненә кадәр шулай сакланачак.

Мөхәммәд (с.г.в.) Җир йөзендәге барлык халыкларга да пәйгамбәр булып килгәч, аңа иңдерелгән Коръән дә шулай ук барча милләтләр өчен гомерлек кулланма булып тора. Шуны аңлатып, Раббыбыз әйтә: «(Әй, Мөхәммәд) Без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, кешеләр аның белән гамәл кылсыннар өчен» («Зүмәра», 41). Игътибар итегез: гарәпләр генә дими, ә кешеләр, ди. Монда сүз, әлбәттә, дөньядагы барлык кешеләр турында бара. Димәк, бу урысларга да кагыла. Ягъни алар да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә иман китереп, ислам динен кабул итеп, Коръәнгә ышанып, аның белән гамәл кылып яшәргә тиешләр икән.

Белүебезчә, хәзерге вакытта урыс халкының күпчелек өлеше христиан динен тотып яши. Христианнар Коръәнгә дә, Мөхәммәд (с.г.в.)нең пәйгамбәрлегенә дә ышанырга теләмиләр. Ә Коръәндә христианнарга, шул исәптә урысларга кагылышлы аятьләр аз түгел. Сүзне озынга сузмыйча, Коръән тәфсирен ачыйк та, шуларның кайберләрен карап китик. Вәсилә ханым Арсланова куйган сорауга җавап шулардан ачык аңлашылыр, иншә Аллаһ.

«(Әй, Мөхәммәд), Без сине барча дөнья кешеләренә Пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһка итагать иткәннәрне җәннәт белән шатландыручы һәм итагать итмәгәннәрне җәһәннәм газабы белән куркытучы итеп» («Сәбә», 28).

«(Әй, Мөхәммәд), Син әйт: «Ий, кешеләр! Тәхкыйк, мин барчагызга – бөтен дөнья кешеләренә – Аллаһтан җибәрелгән рәсүлмен»… Ул рәсүл Аллаһка һәм Аның сүзләренә ышана, аңа иярегез, шаять, туры юлга күнәрсез!» («Әгъраф», 158).

«Әгәр бөтен милләт кешеләреннән кем Коръәнгә ышанмаса, аның белән гамәл кылмаса, аңа вәгъдә ителгән урын – Ут» (ягъни җәһәннәм) («Һуд», 17).

«Ислам – башка барлык диннәрдән дә өстен» («Саф», 9).

«Берәү ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле һич кабул булмый, ул – ахирәттә хәсрәтләнүче вә һәлак булучыдыр» («Гыймран», 85).

…Христианнар әйттеләр: «Гайсә – Аллаһның улы», – дип. Аларның авызлары белән әйтелгән бу сүзләр элекке кәферләрнең сүзенә охшый. Алар хаклыктан качалар. Алар Аллаһтан башка үзләренең галимнәрен, заһидларын һәм Мәрьям улы Гайсәне иләһәләре итеп алдылар. Алар бит Аллаһка гына гыйбадәт кылырга боерылганнар иде, Аллаһтан башка һичбер иләһә юк» («Тәүбә», 30-31).

Кемнәр: «Аллаһ ул – Гайсә, Мәрьям улы», – дип әйтә, алар – кәферләр…» («Мәидә», 72).

«Дөреслектә, кемнәр кәфер булдылар һәм кәфер хәлләрендә үлделәр, аларга – Аллаһның, фәрештәләрнең һәм кешеләрнең ләгънәте. Алар ләгънәт астында мәңге калырлар, газаплары җиңеләйтелмәс» («Бәкара», 161-162).

«Гайсә – Аллаһның улы», – дип әйтү – пәйгамбәрне Аллаһ Тәгалә белән тигезләү, Аңа тиңдәшлек кылу (ширек) була. Аллаһ Тәгалә ширекне һич тә гафу итми.

«Аллаһ Үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны Үзе теләгән кешедән гафу итәр…» («Нисә», 48).

Аллаһ Тәгалә яһүдиләр белән христианнарны «Китап әһелләре» дип атый һәм аларны Коръәнгә һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)гә иман китерергә чакыра.

«Әгәр Китап әһелләре иман китерсәләр, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде. Алар арасында ислам динен тотучы мөэминнәр бар, ләкин аларның күбрәге – фасыйклар (бозык кешеләр)» («Гыймран», 110).

«Әгәр Китап әһелләре иман китереп Коръән белән гамәл кылсалар һәм Коръән хөкемнәрен бозудан саклансалар, әлбәттә, әүвәлге гөнаһларын җуярбыз һәм нигъмәтләр тулы җәннәтләргә кертербез» («Мәидә», 65).

Шундый эчтәлекле аятьләр Коръәндә тагын бар. Ләкин шушылары да Вәсилә ханымның соравына җавап бирергә җитәрлек. Димәк, Аллаһ Тәгалә урысларны да җәннәткә кертәчәк икән, тик бер шарт белән: алар, гамәлдән чыккан Инҗил белән бәйле христиан динен калдырып, ислам динен кабул итәргә тиешләр. Шуны аңлаган бик күп урыслар Русиядә хәзер Аллаһның хак дине исламга керәләр, һәм аларның саны көннән-көн арта бара. Төрле мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә безнең ил мөселманнары арасында 100 меңнән артык урыс кешесе бар. Ә инде Аллаһ Тәгаләнең чакыруын ишетергә теләмәүче Китап әһелләрен Раббыбыз гына түгел, Аның Пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) дә кисәтте: «Мөхәммәднең җаны Аның кулында булган Зат белән ант итәм, бу өммәттә кем генә булмасын, яһүдме ул яки христианмы – ул минем турыда ишетсә, аннары минем белән килгән хакыйкатькә иман китермичә үлсә, ул Ут әһеле булмыйча калмас» (Мөслим).

Вәсилә ханым Арсланова Коръәнне укыганда игътибарсызрак булган, күрәсең, юкса үзенең әлеге соравына үзе дә җавап тапкан булыр иде. Әгәр без христиан динен тотучы танышларыбыз өчен борчылабыз икән, әлбәттә, Мөхәммәд (с.г.в.) аша Аллаһ Тәгаләдән килгән хакыйкатьне аларга ирештерергә тиешбез. Һәм бу урысларга гына түгел, христиан динендә булган милләттәшләребезгә (керәшеннәргә) дә кагыла. Аллаһ Тәгалә Коръән хакыйкатен яшермәскә куша: «Дөреслектә, кемнәр Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәрен яшерәләр, алар карыннарына фәкать Ут ашарлар» («Бәкара», 174). Аллаһның илчесе (с.г.в.) дә әйтеп калдырды: «Миннән бер генә аять булса да кешеләргә ирештерегез» (Бохари).

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы,

Ишки авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы

Комментарии