«Кешегә кирәкмәгән ун баланы тәрбиягә алдык»

«Кешегә кирәкмәгән ун баланы тәрбиягә алдык»

Соңгы вакытта татар эстрадасы артистлары катнашында хәйрия концертлары еш оештырыла. Ә менә узган якшәмбедә «Иске шәһәр» префектурасы уздырган хәйрия чарасына яңа сулыш өрелгән иде. Танылган җырчылар белән беррәттән, Камал театры артистлары, татар әдипләре, милли дизайнерлар да катнашты анда. Ярминкәдән кергән акча Теләче районының Иске Җөри авылындагы «Гаилә учагы» дип аталган балалар йортына тотылды.

Мәликә ханым Гыйльметдинованың исеме күпләргә таныш. Башта Казандагы «Сөләйман» мәчетендә ул вакытта зур кыюлык таләп ителә торган эшне башлап җибәрә ул: чукракларны дин һәм әхлак нигезенә өйрәтә башлый. Аннары күзләре күрмәүчеләрне укыту серләренә төшенә. Ә 2014нче елда Мәликә ханым тагын бер батырлык эшли: ун ятим баланы үзенә ала. Теләчедәге «Гаилә учагы» менә шулай барлыкка килә дә инде.

Ярминкәдә Мәликә ханымның үзен күреп сөйләштек. «Гадәттә, уллыкка яки кызлыкка алу өчен сау-сәламәт бала эзлиләр. Ә без, киресенчә, беркемгә кирәкми торган авыру балаларны алдык. Холыклары да, авырулары да, нәсел-нәсәбе дә төрле булган 3-18 яшьлек ун баланы бөтен Татарстаннан җыйдык. Җиде төрле милләттән иде алар! Иске Җөри авылында ике йорт сатып алдык, хәзер бөтенебез бергә бер гаилә булып шунда яшибез», – ди ул.

Ике бала да, бишәү дә түгел, унау бит ул! Сораулы күз карашымны Мәликә ханымга төбим. «Балаларны үз йортыма алып кайту кичә-бүген генә туган уй түгел. Мин аңа бик озак әзерләндем. «Сөләйман» мәчетендә эшләгәндә үк балалар йортларына, тернәкләндерү үзәкләренә барып йөрдек. «18 яше тулгач, бу балалар кая бара?» – дип кызыксына идем. Балигъ булгач, аларга документларын һәм җыелып барган пенсия акчаларын тоттыралар да чыгарып җибәрәләр икән. Дүрт яклары кыйбла: кая баралар, нишләп бетәләр, кем булалар – беркем күзәтеп тормый. Бу хәл мине бик борчый иде. Ул балалар олы тормышка әзер булмый бит, югалып калалар, ялгыш юлга басалар», – дип сөйли Мәликә ханым.

Иң зур 18 яшьлек баласын (әйе, Мәликә ханым аларны «балам» дип атый) урамда табып ала ул. 18 яше тулгач, егетне балалар йортыннан чыгарып җибәрәләр. Кырыс тормыш кануннарына әзер булмый ул: документларын да, бар булган акчасын да югалтып, урлатып бетерә һәм сукбай хәлендә яшәргә мәҗбүр була. Берничә ай шулай урамда йөргәннән соң, язмышы Мәликә ханым белән очраштыра. Ул баланы үзенә ала, документларын яңадан җайга сала. «Хәзер укып йөри», – дип сөенечен уртаклашты Мәликә Гыйльметдинова.

Әйткәнемчә, ун балада – ун төрле авыру. Әйтик, менә бу иң олысы дигәнендә акыл ягыннан тайпылышлар бар икән. «Миңа килгәндә алар һәрберсе памперста иде, йомышларын үзләре йомышлый алмыйлар чөнки. Шөкер, хәзер кечкенәләренә генә кидерәбез инде», – ди Мәликә ханым. Балаларның һәрберсен дәвалану курсларына йөртергә, кыйммәтле дарулар, башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торырга кирәк.

Менә шул «Гаилә учагы»нда тәрбияләнүче балаларга финанс ярдәме җыю ниятеннән хәйрия ярминкәсе оештырылды да инде. Җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлем җыелган акчаның кемгә биреләчәген дә белмичә килгәннәр иде. «Хәйрия чараларына чакырып торалар, вакытыбыз булганда, баш тартмыйбыз. Безгә килеп җырлап китүе авыр түгел, саваплы гамәл ул. Ярдәмебез генә тисен», – дип белдерде алар.

Калганнар хәйрия тамашасының төп сәбәпчеләрен белә булып чыкты. Кемгә барып сорама, бар да бер сүзне кабатлый: «Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итә алсак, шат кына булачакбыз». Сәүдә рәтләре арасында танылган нәкышчы, быелгы Тукай бүләге иясе Нәҗип ага Нәккаш та бар иде. Әзер эшләрен дә сатты, гарәп әлифбасында кешеләрнең исемнәрен дә язып сатып торды.

«Иске шәһәр» префектурасы Казанның Иске Татар бистәсе урнашкан Каюм Насыйри урамын үз эченә ала. «Безнең төп ниятебез бистәнең асылын ачып бирү иде. Ярминкәгә чакырылган бер генә кеше дә баш тартмады. Киресенчә, афишалар таратыла башлагач: «Нишләп мине дә катнашучылар рәтенә кертмәдең?» – дип үпкә белдерүчеләр дә булды. Концерттан кергән акча тулысынча «Гаилә учагы»на тапшырылачак, ә сәүдәгәрләр үз теләге белән билгеле бер сумма бүлеп бирәчәк», – диде «Иске шәһәр» җирлеге префекты ярдәмчесе Ләйлә Вәлиева. Кварталга бер мәртәбә шушындый хәйрия чаралары оештырырга уйлаулары турында да әйтте ул.

Мәликә ханымга бер соравым калган икән, кабат янына бардым. Сүзне үзе башлады ул: «Балаларга кемдер: «Сез бит ятим», – дисә, алар бик үпкәли, миңа килеп: «Әнием, без бит ятим түгел, ни өчен алар шулай әйтә?» – дип аптырый. Без чыннан да бер гаилә булып яшибез. Үзем генә башкарып чыга алмас идем, ярдәмчеләремә, «Ярдәм» мәчетенә, имам-хатыйб Илдар хәзрәт Баязитовка, үземнең ике балама рәхмәт». Инде хәзер мин үз соравымны бирәм. «Гаилә учагы» «Ярдәм» мәчетенең бер проекты буларак тәкъдим ителә. Проект икән, ул дәвамлы булырга тиештер, дип уйлап, сүземне башлыйм: «Бу балалар үсеп чыгып киткәч…». «Юк, алар китмиләр, – дип мине бүлдерә Мәликә ханым. – Алар минем гаиләдә калалар, шуның өчен дә гаилә бит ул!» Соравымны дәвам итүнең мәгънәсен күрмим. Болай да бар да аңлашыла.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии