- 02.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №30 (31 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Барча мактауларыбыз галәмнәр Раббысы Аллаһка. Аллаһның илчесенә иминлек һәм бәрәкәт. Бер Аллаһтан башка иләһ юк һәм Аллаһның тиңдәше юк; Мөхәммәд – Аның колы һәм илчесе – дип шәһидлек кылам. Шуның соңында: чынлыкта, барлык нәрсәләрне халык кылучы Аллаһ Cүбхәнәһү вә Тәгалә, берсен икенчесеннән өстен итте һәм теләгәнен сайлап алды. Ул кешеләрне бар итте, алар арасыннан пәйгамбәрләрне сайлап алды. Урыннар барлыкка китерде, ул урыннар арасыннан сайлап мәчетләр булдырды; айларны бар итте һәм алар арасыннан Рамазан аен сайлады.
Аллаһ Тәгалә әйтте: «Синең Раббың нәрсә теләсә – шуны халык кыла һәм сайлый, ә аларның сайлау мөмкинлеге юк. Аллаһка ширек иткән нәрсәләрдән Аллаһ Пакь һәм Бөек!» (27-68)
Бу айны Аллаһ шул айга гына хас үзенчәлекләр белән бүләкләде. Аның иң олы үзенчәлеге – Рамазан аенда Аллаһ кешеләргә кулланма һәм аңлатма буларак, Коръәнне төшерде.
Аллаһ әйтте: «Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһтан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сездән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле булса, яки мәшәкатьле озын сәфәрдә булса, ураза тотмасын, чирле кеше сәламәтләнсә, мөсафир өенә кайткач, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми һәм Рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен, Аны зурлавыгызны тели, бәлки Аллаһка шөкер итәрсез.» (2-258)
Аллаһ Рамазан аеның ни өчен ураза ае итеп сайлау сәбәбен, Коръәнне шул айда төшерү белән аңлата, диләр кайбер галимнәр:
«Чынлыкта, Без аны Кадер Кичендә төшердек.» (97-1) Билгеле, кадер кичәсе – Рамазанда. Шуңа да, мөселманга бу мөбарәк айда Коръәнне күп уку мөһим.
Ибн Аббастан, Аллаһ аларның икесеннән дә риза булсын, болай дип хәбәр ителә: «Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм кешеләрнең иң юмарты булды. Җәбрәил галәйһи сәлләм аның белән күрешкәннән соң, ул Рамазан аенда тагын да юмартрак булды. Рамазанда ул аның белән һәр төнне күрешеп, Коръәнне кабатлады. Чынлыкта, бу көннәрдә Аллаһның илчесе саллаһу галәйһи вә сәлләм һәр хәерлелектә исүче җилдән дә юмартрак булды».
Бу айда җәннәт капкалары ачылып, җәһәннәм капкалары ябыла. Әбү Һөрәйрәдән, Аллаһ аннан риза булсын, Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәллләмнең хәдисендә әйтелә:
«Рамазан аеның беренче төнендә шайтан һәм җеннәр богауга утыртыла, ут капкалары ябыла һәм бу капкаларның берсе дә ачылмый; җәннәт капкалары ачыла һәм аларның берсе дә ябылмый; ә Чакыручы чакыруын дәвам итә: «Йә хәерлелек теләүче кил, йә яманлык теләүче, тукта!» Аллаһта уттан азат ителүчеләр бар һәм бу Рамазанның һәр төнендә дәвам итә.»
Аллаһ Тәгалә әйткәнчә, бу төн мең төннән дә хәерлерәк:
«Син каян белдең нәрсә ул кадер кичәсе? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк».(97-2, 3)
Әбү Һөрәйрә, Аллаһ аннан риза булсын, Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен җиткерә:
«Кем Кадер кичәсе төнен инанып һәм бүләккә өмет белән уздыра, аңа аның кылган гөнаһлары гафу ителәчәк».
Бу төндә кылган хәерле гамәл мең ай дәвамында эшләгән эшләрдән хәерле.
Шулай ук, бу айда догалар кабул була. Әбү Сәид әл-Һөдри, Аллаһ аннан риза булсын, Аллаһның илчесе саллаһу галәйһи вә сәлләмнән хәдис җиткерә: «Чынлыкта, Аллаһта һәр көн һәм һәр төнне уттан азат ителүчеләр бар (Рамазан ае күздә тотыла) һәм, чынлыкта, мөселманның һәр көне һәм һәр төне – дога – ялвару, ул сорый һәм догалар кабул була…»
Рамазан аеның тагын бер үзенчәлеге – ураза тотучының авызыннан килгән ис Аллаһ тәгалә өчен хушбуйдан да тәмле. Һәм, әлбәттә, аның авызыннан килгән ис мускус исеннән яхшырак. Әбү Һөрәйрә, Аллаһның илчесе салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмнән җиткерә: «Адәм балаларының гамәлләре унга тапкырлана, хәтта 700гә кадәр тапкырланырга мөмкин.»
Аллаһ Газзә вә Җәллә әйтте: «Уразадан башка, чөнки ураза Минем өчен, аңа әҗерне Мин кайтарам. Ул Минем өчен ризыгын һәм җенси теләкләрен калдыра.»
Ураза тотучының ике рәхәте бар – уразаны тотып бетергәннән соң һәм, үзенең Раббысы белән очрашкан вакытта.
Шулай ук, Рамазан аеның тагын бер үзенчәлеге – бу ай дәвамында Гөмрә хаҗ кылу. Ибн Аббастан, Аллаһ аларның икесеннән дә риза булсын, Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнең умм Синан исемле әнсәрләрдән булган бер хатынга әйтүен хәбәр итә: «Сиңа безнең белән Хаҗ кылырга нәрсә комачаулады?» Ул әйтте: «Иремнең атланып йөрердәй ике малы бар иде. Ирем белән улым аның берсенә утырдылар, ә икенчесендә безнең хезмәтчебез булды.» Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәләм әйтте: «Рамазан аенда Гөмрә кылу Хаҗны тутыра, я булмаса минем белән Хаҗ кылуга тиң.»
Рамазан аеның тагын бер үзенчәлеге – гөнаһларны һәм начар эшләрне кичерү. Мәлик бин әл-Хәсән бин Мәлик бин әл – Һөвәйрисә әтисеннән, аның бабасыннан пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәләмнең хәдисе җиткерелә: «Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм мөнбәргә менгәндә, беренче баскычында: «Әмин», – ди, аннан икенче баскычына күтәрелде һәм: «Әмин», диде, өченче баскычына менде һәм «Әмин», диде. Яңадан әйтте: «Минем янга Җәбрәил галәйһи сәләм килеп әйтте: «Йә Мөхәммәд, Рамазан аенда кем гафу ителми, аны Аллаһ ерагайтыр». Мин: «Әмин»,– дидем.
Янә Җәбрәил галәйһи сәләм әйтте: «Кем әти-әнисенә хөрмәтсез, ул утка керә, Аллаһ аны ерагайта». Мин: «Әмин»,– дидем. Ул тагын әйтте: « Кем дә булса синең исемеңне телгә алды, ә башкалар сиңа иминлек һәм бәрәкәт тапшырмаса, Аллаһ аны ерагайтыр, «Әмин»,– дип әйт диде. Мин: «Әмин», – дидем». Әбү Һөрәйрәдән, Аллаһ аннан риза булсын. Аллаһның илчесе салла Аллаһу галәйһи вә сәләм әйтте: «Нык инанып һәм Аллаһтан бүләккә өметләнеп кадер кичәсен уздыручының гөнаһлары гафу ителер; Рамазан аенда нык инанып һәм бүләккә өметләнеп ураза тотучының гөнаһлары гафу ителер».
«Нык инанып һәм бүләккә өметләнеп» сүзе уразаның мәҗбүри икәнлегенә ышану һәм аның өчен бүләк алырга теләүне һәм авырсынмыйча, аңа нәфрәт күрсәтмичә ирекле рәвештә ураза тотуны аңлата. Кайберәүләр гадәт буенча, кешеләрдән күреп намаз укыйлар һәм ураза тоталар. Бу – хата. Әгәр кеше ихлас булмыйча һәм Аллаһтан буласы бүләккә инанмаса, бу бүләкләрне алмый. «Аллаһка вә рәсүлгә итагать итегез, шаять Аллаһтан рәхмәт кылынырсыз. Дәхи тәүбә итеп төзәлегез вә изге гамәлләр кылу белән Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләр тарафына ашыгыгыз! Ул җәннәтләр шәригать хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәргә әзерләнде». (3-131-133)
Барча мактауларыбыз Галәмнәр Раббысы Аллаһка!
Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә, аның нәселенә, гаиләсенә, сәхәбәләренә һәм аның туры юлын дәвам итүчеләргә Хөкем көненә кадәр Үзенең сәламен, рәхмәтен һәм бәрәкәтен иңдереп торсын!
Кадерле туганнар!
Юмарт Яклаучыбыз Рамазан аен хәерлелек белән һәм Аның ризалыгында үткәрергә насыйп итсен!
Мин Аллаһтан безгә Үзенең рәхимлелек хәзинәсен ачсын, безне хакыйкать юлына куйсын һәм безне шушы юлга чакыручылар итсен, кешеләр безнең чакыруны ишетсен һәм файда алсын, безне тугрылар өчен үрнәк итеп куйсын, дип сорыйм.
Түбән Камадан Хаҗия.

Комментарии