- 02.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №29 (28 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Кечкенә чакта ашаган вакытта аягыңны селкеп утырсаң, әби: “Шайтан чакырма!” – дия иде. Имеш, ул өстәл янына килеп, синең ризыкны җыеп утырачак. Әлбәттә, бу бары тик өстәл янында үзеңне итагатьле итеп тоту, тәрбия өчен кирәк нәрсә булгандыр. Бүген исә татар халкын, аның туган телен белмичә үскән балаларны моның ише шайтан чакырулар белән генә куркытып булмый.
Ике туган абыйның ике улы үсә. Берсе 1нче сыйныфны быел тәмамлады, ә икенчесе бераз кечкенәрәк. Әти-әнисе татар, шәһәрдә үссәләр дә яхшы сөйләшә үзләре. Ә менә балаларына туган телне бөтенләй өйрәтмиләр. “Синең милләтең кем?” – дип сорагач, “рус” дип җавап бирә иде әле алар. Хәзер исә җәй көннәрендә авылга кайтып торып, үзләренең татар икәнлекләрен бераз аңлый башладылар кебек. Сөйләмнәрендә “туган тел” сүзләре дә барлыкка килде. Олы малайны исә быел җәй “бисмилла” әйтеп ашарга һәм тәмамлагач, дога кылырга өйрәттек. Әти-әнисе күргәч шаккатсын, аларга сабак булсын өчен.
Ничек кенә булмасын, дин дигән нәрсәне кечкенә чактан ук кертергә кирәк. Бары тик шул вакытта гына кеше ислам кануннары нигезенә, асылына төшенә башлаячак. Ә соңрак инде тормыш, бозыклык һәм башка нәрсәләр кешене үз эченә йота. Хәер, әлегә өлкәннәр дин тотмаган вакытта балалар турында сөйләргә иртәрәк әле. Бүген татар җәмгыяте әнә шундый берничә катламга бүленә. Берәүләр башын күтәрмичә намаз укый, икенчеләр елга бер тапкыр мәчеткә барып кайтып, Ходай каршында үз “бурычын” үти. Ә өченчеләр исә бөтенләй динне түгел, хәтта туган телен дә белми. Без исә ул арада ислам иле вәкилләрен үзебезгә җыябыз. Халыкара зур саммитлар үткәреп, Кол Шәрифне күрсәтеп, “Менә без нинди, динле иманлы”, – дип күкрәк кагабыз. Бу таякның икенче башы татар халкының үз башына ук төшмәгәе.
Бер таныш егет исемен Динар дип атыйк. Ул инде берничә ел намаз укый. Биш вакытын да калдырмый, бөтен эшен ташлап башкара бу эшне. Эчми, тартмый мәчеткә йөри. Үзе татар, ләкин бер аваз сүз татарча белми. Бу хакта сүз кузгаткач, җаваптан бик оста кача. Үзен татар түгел, ә РУСИЯЛЕ дип атый. Имеш, без төрле милләтләргә бүленергә тиеш түгел, ә әнә теге яңа РУСИЯЛЕ дип кенә аталырга тиеш икән. Һәм бу яңа милләтнең чын патриоты ул. Аның кебекләр тагын бар, алар аралаша, җыелышып мәчетләргә йөри. Аракы һәм тәмәкенең начарлыгы турында җыеннар оештыра. Алар халыкны дер селкеткән террорист ваһһаббитлар да түгел, ә РУСИЯЛЕЛӘР, яңа милләт вәкилләре. Динар ничек кенә матур сөйләнмәсен, динле булмасын, аның да “кыек” ягы табылды. Биш вакыт намаз укуына карамастан, кызлар белән йоклаудан баш тартмаган ул. Бу турыда ару гына бәхәсләшкәч: “Мин бит аларга бары тик рәхәт бүләк итәм, бу гөнаһ түгел”, – дигән тәгълимат китерде егет. Намаз укуларының ни савабы була инде болай булгач? Күңелең белән тулысынча аңа бирелмәгәч, ни өчен дин тотарга? Ә бу аларның үз фикере, хәтта татар телен белмәгән яңа милләт вәкилләре инде ислам кануннарына үзгәрешләр кертә башлар түгелме…
Үзгәрешләр дигәннән, бу хәлләр шәһәрдә генә түгел, авылда да күзәтелә. Биредә халык, ничек кенә кызганыч тоелмасын, диннән ерак әле, бик ерак. Бер авыл мулласы белән шулай ачыктан-ачык сөйләшеп утырырга туры килде. “Энем, нишләтәсең инде мәчет буш, халык йөрми. Килгәннәре дә берничә карт-коры, ә яшьрәкләргә дин кирәкми әлегә. Алар әнә печән чаба, тормыш артыннан куа. Бөтен мәшәкатьләре шул. Пенсиягә чыкканнарга: “Килегез, йөрегез, намазга басыгыз”, – дип, әйтеп карадым инде мин. Тик колак салучы юк. Баш селкеп тыңлап торган булалар да, “ярар” дип китеп баралар. Шуның белән шул. Мин бит инде өйдән өйгә кереп мәчеткә йөрегез дип кул куйдырып йөри алмыйм”, – дип зарланды мулла. Балтач районының Шөңшеңәр авылының җирле үзидарә рәисе исә мулла таба алмыйча интегә. “Килүче кеше юк, каян табарга икән?!” – дип борчыла ул.
Динсезлек халыкны йота бара сыман. Күптән түгел татар авылында бер таныш кешебез үлеп китте. Зурлап озаттык үзен. Зираттан кайткан вакытта күрше авылда яшәүче туганнары үзләрендә чәй эчеп чыгарга тәкъдим итте. Ерак юлга чыгасы булганга, без каршы килмәдек. Алар килеп табын артына утыру белән, өстәлгә бер ярты аракы менеп кунаклады. Әллә күземә күренә микән дип торам. Юк, чын шайтан суы! Яңа гына зираттан туганын күмеп кайткан хуҗа кеше күзен дә йоммыйча, теге шешәнең бугазына ябышты. Өстәл артында утырган ирләргә сала да башлады. Әлбәттә, минем белән булган егетләр баш тартты. Ә авыл ирләре: “Әйбәт кеше иде, урыны оҗмахта булсын”, – дип, рюмкаларны “каплап” та куйдылар. Татарда гомер булмаган рус йоласы каян килгән монда? Гаиләләре дә андый сала торганнардан түгел, авылда юк-бар кешеләр түгел үзләре. Бу нәрсә шайтан котыртуымы? Русларда да зираттан кайту белән аракыга алай ук ябышмыйлар бит. “Поминка” дигәннәре дә төрле гаиләдә төрлечә үтә. Аракы салынган стакан өстенә ипи куялар да эш шуның белән тәмам. Ә Татарстанның татар авылында үлгән кешене искә алып, аракы чөмерәләр. Кыскасы, без аш ашап, чәй эчкәндә тегеләр бер шешә аракының төбенә төшкән иде инде. Гаҗәп күренеш, әллә динсезлектән тәмам руслашабыз инде шунда. Озак уйлап йөрдем әлеге хәлләрдән соң, тегесеннән-монысыннан сораштым. Зираттан кайткач, аракы чыгару татар авылларында “күркәм” бер гадәткә әйләнеп бара икән инде. Ә кайбер шайтан суы яратучылар кышын зиратта кабер казыганда ук, “салкын” дигән сәбәп табып, яртыны шунда ук бушата икән.
Мәш килеп мөселман, ягъни аракысыз туйлар үткәрәбез хәзер. Ул шулай ук бертөрле “мода”га әйләнеп бара. Тик ни хикмәт: мәҗлескә килгән кунакларның бер өлеше чара ахырына инде ару гына “кызган” була. Әйе, туйда эчми алар, туй мөселманча аракысыз бара. Качып эчә татарлар мондый мәҗлестә. Авылда алмагач арасына, мунча артына чыгып, шәһәрдә почмакка посып, якын кибетләргә чыгып. Мөселманча дигән булып, күбесе исерек булган кунаклар белән нигә “шайтан туе” ясап ятарга алайса?! Кирәкме ул татарга? Бу сорауга бүген җавап бирүче табылмас.
Күптән түгел бер таныш кеше белән аралашып утырабыз. Ул үзе Апас якларыннан. Күптәннән Казанда яши. Өйләнгән, ике бала үстерәләр. Туган якларына еш кайтып йөри икән. Авылының һәм үзенең исемен әйтмәскә кушты. “Безнең якта бер акылга сыймаслык проблема бар”, – дип башлады сүзен абзый. “Ни булды?” – дип сорауны оештырганчы, аның хакында бәрде дә әйтте бу. “Авыл зиратына барып мәхәббәт белән шөгыльләнүчеләр барлыкка килгән әле бездә, энекәш”, – ди бу миңа. “Булмас, юк сүздер”, – дип кул селтәгәч, кызып китеп, тагын сөйли башлады бу. “Күргәннәр, белгән кешеләр күргән. Кеше йөрми анда, качып шунда күрешәләр икән. Теге эшләре белән маташканнарын күргәннәр”, – ди бу миңа. Мондый ук хәлләр турында ишеткән юк иде әле. Төтенсез янгын булмый диләр. Юк сүз булса, халык сөйләмәс иде. Димәк, анысы да бардыр. Анда ук аракы эчкәч, башкасы да ерак йөрмәс инде.
Тик бу проблемаларда кемне гаепләргә соң? Кем гаепле? Дөрес юлга бастырмаган ата-анамы, әллә инде котыртучы шайтанмы, әллә инде башка сәбәпләр бармы моңа? Әлегә болар җавапсыз сораулар булып кала. Ләкин мондый очраклар кабатланмасын өчен, беренче чиратта, үзгәрешне үзеңнән башкаларга кирәк. Бәлки, нәкъ менә син сайлаган юл башкалар өчен дә изге сукмак булыр.
Нияз РАХМАН
Комментарии