Мөселман булдым!

Мөселман булдым!

бөркәнеп йөрүче кызлар күптәннән үзләренә җәлеп итә. Киенүләре, тирә-яктагыларның аларга мөнәсәбәте кызыксындыра. Шуңа күрә, берничә көн бәйләп, шул кызлар кичерешен үземдә тоясым килде.

Таныш-белеш арасында мөселман кызлар шактый булганга, яулык бәйләүнең иң гади ысулы миңа таныш. бәйләп чыккан кызлар үзләренә артык игътибар җәлеп иттерергә тиеш түгеллеге миңа мәгълүм. Әмма бездә алай буламы соң?! Мин яшәгән Лагерный бистәсендә яулык бәйләп йөрүче кызларны күрү – сирәк күренеш. Шуңадыр, автобуска килеп керүем булды, андагы һәркем мине баштанаяк күздән кичерде. Үземә текәлгән карашларны сизгәч, дөресен генә әйткәндә, уңайсыз булып китте. Берничә тукталыш узгач, яныма бер ир килеп утырды. Әмма башымдагы яулыгымны күргәч, читкәрәк китте. Ни өчендер – аңламадым…

Колхоз базарына бару иде бу. Беренче көнне берүзем шулай йөрергә уңайсызлангач, иптәшкә дус кызымны да яулык бәйләтеп алып чыктым. Шул рәвешле икәүләшеп киттек.

Колхоз базарындагы хәл һәркемгә таныш: бөтен кеше этешә, төртешә, ачулана… Ни гаҗәп, бу көнне базарда безгә аерым игътибар да булмады, начар сүз әйтүче дә очрамады. Шулай да кайбер узып китүчеләр арасында: «Әссәламегаләйкем!» – диючеләр булды.

Иртә сөенгәнмен икән. Автобуста кайтканда миңа карамаган кеше калмады, ахры. Анысына бераз күнеккәнгәме, артык игътибар бирмәдем. Әмма вакыт узу белән, олы яшьтәге хатын-кызлар карашы мине «яндыра» ук башлады. Алар күзендәге нәфрәт очкыннарын күрсәгез иде. Моның сәбәбен ачыклау өчен, ханымга дәшмәкче дә идем, тик һаман да шул кыюлык җитмәде.

Икенче көнне кичке сәгать алтыларда өйгә кайтып баруым… Янымда буш урын бар. Автобуска ике яшь егет килеп керде. Берсе минем алдагы урынга утырып, дустына русча эндәште:

– Әнә артта урын бар. Утыр. Нигә басып торасың?

– Нәрсә, әллә күрмисеңме анда кем утырганын?!

– (Борылып миңа карагач) Ә, аңлашылды…

Шулай итеп, егет әллә мөселман кануннарын белеп, әллә ниндидер икенче сәбәп аркасында, янәшәмә утырмады.

Күптән белүче дусларым (шул исәптән, егетләр дә) яулыктан күргәч, авызларын озак кына җыя алмады. «Гөлназ, син нишләдең? Әллә намазга бастың инде?» – диючеләр шактый булды. Ә таныш булмаган егетләр, гомумән дә, минем якка карамас булды…

Казанда яулык бөркәнгән кызлар күп хәзер. Ә менә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләр өчен бу бик үк гадәти күренеш түгел. Шәһәр урамыннан яулыксыз барган килеш тә сине баштанаяк тикшерәләр, ә яулык бәйләгән кызлар шәһәрлеләрне, гомумән, сүзсез калдырды.

Яулык бөркәнгәнемне күргәч, өйдәгеләр дә аптырап калды… Әти белән әни дә: «Нишләвең бу?» – дип, сораштыра башлады. Дөресен генә әйткәндә, болай яулык бәйләүне алар өнәп бетерми. Әти дә, әни дә, шәхсән үзем дә, татар кызларының яулыкны шулай бәйләп йөрүләре белән килешмим. Ник дисәгез? Миңа калса, безнеңчә – чын татарча түгел, бу төрекчә бөркәнү. Татар спектакльләрендә алай киенмиләр, әсәрләрдә алай сурәтләнмиләр.

Татар хатын-кызы дигәч, күз алдыма, нишләптер, Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы килеп баса. Кара озын толымлы, аларга бәйләнгән чулпылар. Үз куллары белән чигелгән зәвыклы калфак һәм дүрт яклап бәйләнгән ап-ак яулык…

Мин болай да киенеп йөрергә була, дип уйламыйм үзе. Урамга шулай чыксаң, кешеләр безне, гомумән дә, аңламас.

Шулай итеп, берничә көн яулык бөркәнеп йөргәч, мөселман кызларга нинди карашта булуларын, аларның ниләр кичерүен аңладым. Шул вакыт эчендә җавапсыз калган сораулар да туды.

Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА.

Комментарии